Илне саклау – җаваплы бурыч ул
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә илебез территориясендә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Кораллы Көчләргә агымдагы елның көзге чакырылышы үткәрелә. Безнең районнан шушы чорда армиягә 30 дан артык егет озатылырга тиеш.
-Әлеге сан башка районнардагы чакырылыш ресурсларының армиягә алынырга тиешле проценты белән чагыштырып карарлык һәм безнең өчен үтәлерлек бирем, -ди ТР буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Виктор Лаврентьев.
Россия Федерациясе буйлап армиягә көзге чакырылышта 144 мең призывник алыначак, аларның 4 мең тирәсе - Татарстан егетләре. Бу саннар алдагы чакырылышлар күрсәткечләре белән чагыштырганда бераз кимрәк. Сәбәбе - армиядә контракт буенча хезмәт итүчеләрнең саны артуда.
-Армиягә алынасы шушы 30 егетебезгә карата таләпләр шактый югары. Беренчедән, бу аларның әхлакъларына кагыла: призывник җинаять кылмаган, аңа карата суд карары чыгарылмаган булырга тиеш. Булачак солдатның суицид белән бәйле гамәлләргә кагылышы да булмасын. Моны ничек аңларгамы? Үзе генә түгел, якын туганнары арасында да үз-үзенә кул салырга маташу, иң куркынычы моны гамәлгә ашырган якыннары булмау турында сүз бара,-ди Виктор Павлович.
Аның әйтүенчә, призывникка дәүләт сере булып саналган документлар белән теге яки бу дәрәҗәдә эш итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә егетләрне армиягә алганда аның нәсел-нәсәбен дә тикшерәләр икән.
Икенчедән, егетләрнең сәламәтлегенә дә таләпләр катгый.
-Ким дигәндә 50 процент чамасы призывниклар сәламәтлекләре буенча А-1 категориясенә туры килергә, ягъни таза-сау булырга тиеш. Армиягә бару күңел ачып йөрү генә түгел, хәрби хезмәтне егетләргә шактый кырыс шартларда үтәргә туры килә,-ди хәрби комиссар.
-Кайчак ата-аналардан "авыру балаларны армиягә аласыз", дигән гаепләү ишетергә туры килә. Алай түгел. Әгәр хезмәт итүенең беренче өч аенда яшь кешенең сәламәтлеге начар, дип комиссия аша карар кабул итәләр, безгә җитди җавап бирергә туры киләчәк.
Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен егетләрне алдан әзерләү практикасы да кереп бара, чөнки чакырылыш вакытында алардан хәрби учет белгечлегенә ия булуларын да сорыйлар. Һәм тагын шунысы бар: республика чакырылыш комиссиясе җитәкчесе урынбасары Равил Муратов армиягә алынучы егетләрнең ким дигәндә яртысы югары белемле, ә калганнары махсус урта белемгә ия булсын дигән бурыч куя.
Безнең егетләр кайларда хезмәт итәчәк соң. Бик күп төбәкләрдәге хәрби частьләргә китәчәк икән алар: Ерак Көнчыгыш һәм Үзәк Россия, Урал хәрби диңгез флоты (Кара диңгез) һәм һава-десант гаскәрләре, Федераль саклык службасы һәм РФ Эчке Эшләр министрлыгы частьләре… Кыскасы, армиягә барып, дөнья күреп кайту шансы зур егетләрнең.
Көзге чакырылыш белән бәйле чаралар инде күптәннән күрелә: 1 октябрьдән егетләр медицина комиссиясе үттеләр, призывникларның барысына да повесткалар тапшырылган.
-Ләкин менә шушы повесткалар буенча хәрби комиссариатка килүчеләр саны югарырак булуын теләр идем мин,-ди Виктор Павлович һәм кырыс тон белән болай ди: -Эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте, тикшерү комитеты белән берлектә чакырылыштан качып йөрүчеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк. Андыйлар хәтта җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр. Мин район газетасын укучыларга РФ Җинаятьләр кодексыннан бер өземтә җиткерүегезне сорар идем. Менә бит анда ничек язылган: "Хәрби хезмәткә чакырылудан качу ихтирамга лаек булмаган сәбәпләр белән ТР комиссариатының муниципаль берәмлекләрдәге бүлекләре повесткалары буенча медицина тикшерүләренә, чакырылыш комиссиясе утырышына яисә ТР хәрби хезмәткә җибәрү өчен призывникларны җыю пунктына килмәү рәвешендә булырга мөмкин. Җинаять җаваплылыгы исә призывник шулай итеп үзенә йөкләнгән чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәү вазыйфасын үтәмәгән очракта барлыкка килә. Мәсәлән, аерым алганда, ихтирамга лаек булмаган сәбәпләр белән чираттагы чакырылыш чорында яки берничә чакырылыш рәттән чакырылыш белән бәйле чараларга килмәү. Күрәсез, закон белән бәйләнгән бурычны үтәргә кирәк. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: гомерегез әле башлана гына, аны хәзердән үк закон бозудан башлап, үзегезне күп мөмкинлекләрдән мәхрүм итмәгез. Армия белән тормыш бетми, ә киресенчә, югары старт ала.
Кызганычка каршы, армиядә хезмәт итүгә тискәре караш та бар шул егетләр арасында. Моның сәбәпләре таныш булмаган яшәү рәвешеннән курку гына түгел, армиядә шартлар соңгы елларда уңай якка үзгәргән, егетләр бит хезмәт итеп кайткан иптәшләреннән сорашып, алар турында белеп тора.
-Балаларны артык иркәләп үстерәбез: яшь егет булып үсеп җиткән улыбызга тизрәк машинасын алып бирергә ашыгабыз, Аның бөтен нәрсәсе бар, әти-әни кайгырта, кирәген таба. Шуңа күрә җайланган тормыштан, ата-ананың җылы куеныннан аерылырга теләмиләр егетләр. Армиядән түгел, үсеп җитүдән, мөстәкыйль, өлгергән кеше булудан куркалар,-дип, үз күзәтүләре белән уртаклашты хәрби комиссар.
Әйе, үз дәүләтебез бар икән һәм без ул тудырган шартлардан файдаланабыз икән, аның законнарын да үтәргә тиешбез. Шул исәптән Туган илебезнең бәйсезлеген, территориаль бөтенлеген саклау буенча да. Бусы инде ир-егетләр эше. Һәм бурычы да.
Р.S. Әлки РОСТО (ДОСААФ) базасында РФ Саклану министрлыгы хисабына хәрби учет белгечлеге - С категорияле машина йөртүчеләр әзерләү буенча курслар эшли. Биредә уку өчен бөтен мөмкинлекләр бар, хәтта хәрби "Урал" автомашинасы да кайтарылган. Дәресләр инде башланган, чираттагы курс яз айларында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев