Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ир-атлар тормышын өйрәнәләр

Районыбыз ир-атлары Татарстан Фәннәр академиясе һәм Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үткәргән социологик тикшеренүдә катнаштылар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасындагы әлеге тикшеренү сентябрь-октябрь айларында республиканың 14 авыл районында, шул исәптән бездә дә уздырылды. Фәннәр академиясе галимнәре 44 сораудан торган махсус анкета төзегәннәр. Анкета сораулары авылда яшәүче ир-атлар тормышының төрле...

Районыбыз ир-атлары Татарстан Фәннәр академиясе һәм Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе үткәргән социологик тикшеренүдә катнаштылар.

18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасындагы әлеге тикшеренү сентябрь-октябрь айларында республиканың 14 авыл районында, шул исәптән бездә дә уздырылды. Фәннәр академиясе галимнәре 44 сораудан торган махсус анкета төзегәннәр. Анкета сораулары авылда яшәүче ир-атлар тормышының төрле якларына кагыла. Әйтик, ир-атның сәламәтлеге, ничек туклануы, хезмәте, нинди программаларда катнашуы, гаиләсе, балалары, өйләнмәгән булса, булачак хәләл җефетен һәм гаиләсен ничек күз алдына китерүе һ.б.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, анкета сорауларына районыбызның 88 ир-егете җавап биргән. Алар төрле яшьтәгеләр һәм төрле авылларда яшәүчеләр. Сораштыру нәтиҗәләре ике-өч айдан әзер булачак.

Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге сораштыру авылда яшәүче буйдаклар мәсьәләсен өйрәнү өчен оештырылды, дип язды. Янәсе, белгечләр ир-атларның нигә өйләнергә ашыкмавын ачыкларга тели. Республика ЗАГС идарәсендә исә хатын-кызлар арасында да тикшерү үткәрергә ниятлиләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев