Иске Чаллы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары Яңа Чаллы һәм Иске Чаллы авылларында узды
Иске Чаллы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары Яңа Чаллы һәм Иске Чаллы авылларында узды. Халык алдында җирлек башлыгы Флера Вафина хисап тотты. Быел аның әлеге авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 30 ел икән. Шушы чор эчендә илдә сәясәт җитмешкә борылса да, аның кыйбласы үзгәрмәде - үз карамагындагы авылларда халык...
Иске Чаллы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары Яңа Чаллы һәм Иске Чаллы авылларында узды. Халык алдында җирлек башлыгы Флера Вафина хисап тотты. Быел аның әлеге авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 30 ел икән. Шушы чор эчендә илдә сәясәт җитмешкә борылса да, аның кыйбласы үзгәрмәде - үз карамагындагы авылларда халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне, эш-мәшәкатьләрне төптән җигелеп тартучы ул.
Бүген Яңа, Иске, Бибай Чаллылары асфальт юл өстендә утыралар. Бу якларга асфальт дигәне районда беренчеләрдән килеп җитте. Флера Бариевнаның Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевка сүзе яхшы үтә иде. Һәр елны үзләренең берәр авылына асфальт салуны районга каралган юл төзелеше планына өстәмә эш итеп кертә алды ул. 41 хуҗалыклы Бибай Чаллысы халкы да юлсызлыкны онытып бара инде. Бүген киң итеп кардан чистартылган юллардан җиңел машиналар элдертүгә гадәтләнде инде бу яклар. Авылларны әнә шул юлсызлык бәласеннән коткарган өчен генә дә халыкның хөрмәте һәм рәхмәте чиксез аңа.
Иске Чаллы җирлегендә авыл урамнарын яктырту эше дә районда беренчеләрдән булып башкарылды. Бүген инде өстәп лампалар кую, булганнарны яңарагына, экономияле яна торганына алыштыру кебек эшләр алып барыла.
Флера Бариевна хезмәтен беркайчан да уртача гына башкара белмәс. Спорт ярышы булса, ул өлкәнен-яшен оештырып, бәйгедә үзе җиңү өчен җан атып йөрер. Мәдәният учаклары эше дә биредә бик җанлы оештырыла. Сәхнәгә беренче булып җирлек башлыгы үзе чыккач, кем дә бу эштән читтә калырга кыймас. Ул халыкны авылларын чиста, төзек тотуга күнектергән. Иске Чаллы бит әле ул бөтен Рәсәй халкы агыла торган авыл да. Биредәге дәвалаучыларны эзләп каян гына килмиләр. Безнең якларны беренче күрүче кешеләргә авылның йөзен ничек инде яман яктан күрсәтәсең.
Ә авылларны чиста-тәртиптә тоту ансат эш түгел. Игътибарны, контрольне аз гына да киметергә ярамый. Дөрес, тәртипне, чисталыкны шунда яшәүчеләрдән һәрдаим таләп итүең кайбер кешеләргә ошап та бетмәскә мөмкин. Әнә бит Яңа Чаллыда бер агай:
-Без бит авылда яшибез. Урамда сарыгың да йөрергә мөмкин. Тоталар да штраф чәпиләр, шул дөресме инде?-дип җыенда ризасызлыгын белдерде.
Хәзер күп җирдә авыл урамнарында терлек йөртү, мал-туарыңны иген кырына чыгару кебек гамәлләргә киртә куелып килә. Әйтеп-әйтеп тә бу тәртипкә буйсынмаучыларга карата район комиссиясе чарасын да күрә, штрафка тарта. Тәртип ягы алга киткән районнарда кош-кортны да урамда күрмисең, капка төбе саен чәчәкләр үсеп утыра, дип әйтәләр.
Иске Чаллы җирлегендә яшәүчеләр мал-туарны күпләп асрый. 230 хуҗалыкта 500 дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 150 се савым сыерлары. Каядыр сыерлар саны кимегәндә, монда алар узган ел 8 башка арткан да әле. Халык сөтне дә эшкәртүчеләргә күп тапшыра. Былтыр сөт сатып биредә 5 миллион сумга якын керем алганнар.
Халыкның тормышы таза шул бу якларда. Соңгы 5-6 елда гына да 35 яңа өй өлгертеп яши башлаганнар. Шуның 18 е "яшьләр программасы" ярдәмендә салынган.
Җыеннарда халыкның сораулары күбрәк район оешма-предприятиеләре вәкилләренә булды. Әйтик, йон, тире кабул итүне оештыруны сорадылар. Иске Чаллыда элемтә вышкасы бастырылды, аның исәнлеккә зыяны юкмы, дигән сорау куелды. Моңа район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина кыскача гына җавабын бирде:
-Ул вышкадан сәламәтлеккә зыян сезнең кесә телефоны китергән зарардан да азрак,- диде.
Гали Хәйдәров гаиләсеннән мондый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр:
-Районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бушлай саву аппаратлары таратыла дип ишеттек. Без биш сыер асрыйбыз, нигә ул аппаратны безгә дә бирмиләр икән?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов:
-Сезнең җирлектә яшәүчеләргә ике аппарат кына бирә алган идек. Киләсе өләшүдә сезгә дә тапшырырбыз,-дип ышандырды.
Иске Чаллыда Рәхимҗан Бәдретдинов тапшырылган сөтнең майлылыгына карап түләү тәртибе хакында район газетасында язып чыгуыбызны сорады. Без алдагы саннарда белгечләр белән берлектә бу сорауга җавап бирербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев