Ят баланы үз иткән гаиләләр
Бишектәге бишкә төрләнә, ди халык мәкале. Чынлап та, сабый дөньяга килгән минуттан алып, аннан шәхес тәрбияләп үстергәнче, "кеше иткәнче" ата-анага күп көя куярга туры килә. Әгәр бала бу гаиләдә тумаган, шушы кечкенә генә гомерендә үз ата-анасыннан җәберләнергә өлгергән, өендә тынычлык, кайгырту тою түгел, хәтта рәтләп тамагы да туймаган, кыерсытылган җан...
-Менә шушы проблемаларны уртага салып киңәшләшү максатыннан без тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен еш кына семигарлар үткәрәбез. Чираттагы семинар 14 ноябрьдә узды, аның эшендә район эчке эшләр бүлегенең полоция начальнигы Әгъләм Тукмаков, җинаятьләрне үтәтү инспекциясе начальнигы Айрат Гибадуллин, табиб-нарколог …Назаров, "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Никошина да катнаштылар һәм гаять четерекле мәсьәләләр буенча гаиләләргә үз киңәшләрен бирделәр,-ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рәмзия Хәбибуллина.
Бала - ике кешенең мәхәббәте җимеше, аның әтисе һәм әнисе кочагында җылыда үсәргә, тиешле тәрбия алырга тиешле һәм хокуклы булуы бәхәссез дә кебек. Ләкин тормышта бөтенесе дә тиешенчә генә булып бетми шул. Төрле сәбәпләр китерә сабыйларны төрле приютларга, балалар йортларына. Билгеле, алар анда ач-ялангач түгел, укыйлар, тәрбияләнәләр. Әмма гаилә тәрбиясен бернинди дә учреждение алыштыра алмый шул.
Бу мәсьәләгә дәүләт тарафаннан да игъәибар аз түгел. Мәсәлән, берничә ел элек балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирә башладылар, бу карарны матди яктан да ныгыттылар. Игелекле, бик кирәкле эш. Хәзер безнең районда тәрбиягә бала алган шундый 73 гаилә бар, аларда 130 сабый тәрбияләнә. Тагын 34 кеше 49 балага опекун итеп рәсмиләштерелгән.
-Семинарда нинди мәсьәләләргә аеруча игътибар бирдегез, Рәмзия Рәшитовна?-дип сорадым мин әйгәмәдәшемнән.
-Беренче чиратта ата-аналарны отчет тапшыру, финанс документларын алып бару тәртибенә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдык. Аңлатып үтим: тәрбиягә алынган мәктәп яшендәге һәр балага дәүләт тарафыннан 7055 сум, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйга 6117 сум пособие бирә. Ата-аналар әлеге акчаның нинди максатларга тотылуы турында квартал саен һәм еллык отчет тапшыралар. Гаиләгә кагылышлы документлар үзгәртелсә мәсәлән, баланы тәрбиягә бирү-алу хакындагы килешү озайтылса, гаиләдәге кеше саны артса-кимесә, аларның берәрсе документларын алыштырса, болар яңа документлар белән расланырга тиеш,-дип җавап бирде ул.
Тормыш - катлаулы процесс, бигрәк тә бүгенге заманда. Үз гаиләсенә тәрбиягә бала алып кайткан өлкәннәр дә кайчак аптырап кала торган хәлләр була. Әйтик, ислам дине тоткан, мөселманга куелган таләпләрне үтәп яшәгән гаиләгә рус баласын тәрбиягә бирәләр. Бөтенесе әйбәт, үзара аңлашуда проблема юк, тиздән бала татарча да сөйләшеп китә. Ә менә аның үз гаиләсе православие динендә. Мондый очракта нишләргә?
-Бала хисләренә карата бик сак булырга, аның эчке хисләрен аңларга тырышырга, башка дин йолаларын мәҗбүриләп такмаска, түземлелек күрсәтергә кирәк, дип киңәш бирәбез андый әти-әниләргә. Яңа гаиләне үз итеп, шундагы традицияләргә ияләшеп китсә, үз теләге белән, әйтик, мәчеткә йөри башласа, аның үз ихтыяры,-дип аңлата Рәмзия.
Ата-аналар каршында чыгыш ясаган полиция начальнигы Әгъләм Тукмаков та җитди мәсьәләгә кагылган. Ул аларны балаларга карата һәрвакыт игътибарлы булырга, кемнәр белән дуслашуларын белеп торырга, таныш түгел, шикле кешеләр белән аралашуларын кисәтергә, Интернетта үзләренә нинди дуслар табуларын ачыкларга чакырган. Балаларны төрле дини секталарга җәлеп итү очраклары да бар икән бит, бу турыда шулай ук белеп торырга кирәк тәрбиягә бала алучыларга.
Людмила Никошинаның киңәшләре дә аларга бик кирәк. Әйтик, яңа гаиләгә килеп кергән балага ияләшү өчен күпмедер вакыт таләп ителә. Шушы ике як өчен дә киеренке чорда ул үз-үзен ничек тота?
-Үз хисләрен ачыктан-ачык күрсәтә, тавышлана, иркәләнеп тә ала, хәтта каршы әйтә икән, борчылмагыз, бу баланың сезнең белән элемтә урнаштырырга омтылуы гына. Ә менә яңа улыгыз я кызыгыз үз-үзенә бикләнә, сөйләшми, бер ноктага текәлеп утыра икән, мондый очракта инде үзегезгә аның белән дуслашырга, уртак шөгыльләр табарга кирәк,-дип фикере белән уртаклашкан белгеч. Аның әйтүенчә, баланы беренче көннән үк рәхмәт әйтергә, йокларга ятканда тыныч йокы теләргә, өй эшләренә өйрәтергә, кыскасы, үз балаң сыман тәрбияләргә кирәк. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы … Назаров психтроплы матдәләр турында аңлатма биреп, аларны кулланган очракта баланың үз-үзен тотышында нинди үзгәрешләр күзәтелүе хакында сөйләгәч, андый очракларда һичшиксез тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырган.
Тәрбиягә бала алу ансат эш түгел. Белгечләр дә әнә, мондый адымга барганчы, җиде генә түгел, җитмеш җиде кат уйланырга кирәк, диләр. Гаиләнең башка әгъзалары сезнең бу адымыгызга нинди мөнәсәбәттә булуы да мөһим. Аннары сүз үз ата-анасына кирәк булмаган әлеге сабыйларга күңел җылыгызны, кайгыртуыгызны, назыгызны бирергә генә түгел, мал-мөлкәтегездән дә өлеш чыгарырга әзерме? Дәүләт пособие бирә дә бит, ул акчаның җитешмәве дә мөмкин.
-Кайвакыт шундый фикерләр дә ишетәбез: имеш балаларны акчалары өчен алалар… Юк, әлеге пособие белән баеп булмый. Киресенчә, приютлардан, балалар йортларыннан алып кайткан кызларның-малайларның еш кына кием-салымы белән бергә сәламәтлеге дә җитешеп бетми. Кайбер әти-әниләр яңа балаларын дәвалау өчен хастаханәләр баскычларын таптыйлар, төрле табибларга йөриләр, өстәмә чыгымнар тоталар,-ди Рәмзия Рәшитовна.
2011 елда районыбыздагы 8 гаилә 13 баланы үз канаты астына сыйдырган. Быел әлегә андый гаиләләр алтау (9 бала), тагын берничә кандидат гаилә бар. Алары балалар бар, килеп алыгыз, дигән хәбәрне көтеп яши. Шул арада бер ай дәвамында Чистайга барып, махсус курслар үтә.
-Балаларны үз әти-әниләре эзләп килү яисә балаларның яшь гаиләләреннән баш тарту очраклары бармы, Рәмзия Рәшитовна.
-Күптән түгел сөенечле хәл булды - бер гаиләдә тәрбияләнүче өч баланы әниләре килеп, үзенә Бөгелмәгә алып кайтып китте. Ул ана, ниһаять, төзәлү юлына баскан, эшкә урнашкан. Кызганыч, мондый очраклар бик сирәк шул. Соравыгызның икенче өлешенә килгәндә, соңгы өч елда балаларның яңа гаиләләреннән баш тарту очраклары юк. Димәк, аларны яратып кабул иткәннәр, алар турында кайгырталар,-ди әңгәмәдәшем.
Чынлап та, күпчелек гаиләләрдә тәрбиягә алган балаларын үзләренекедәй якын күрәләр, алар өчен көенеп һәм сөенеп яшиләр. Әнә Алпардан Рәвгать һәм Гөлсем Яруллиннар: үзләренең өч уллары үсеп, гаиләле булып беткәч, алар тәрбиягә ике кыз һәм бер малай алып кайтканнар. Тыныч холыклы, эшчән, тырыш ир белән хатын кабат яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булганнар - мәктәп яшендәге балалар мәшәкатьләре белән янып яшиләр. Әле Диләрәләре төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңеп чыккан икән, бу сөенечләрен Яруллиннар опекага һәм попечительлек бүлеге белгечләре белән дә уртаклашканнар.
Әдиуллина Гөлсирәнең ике яңа кызлары да шатландырып кына тора үзләрен. Бигрәк тә өлкән Каринасы: сәләтле кыз, укуда да, үзешчән сәнгатьтә дә бик тырыш, актив, сеңелесе Дарьяны да үзенә ияртеп, аңа үрнәк күрсәтә. Базарлы Матакта Роберт Казанков гаиләсен дә күпләр белә. Бу гаиләдә ятим калган туганнарына да җылы почмак табылды, инде алары үсеп җиткәч, тәрбиягә өч бала алып кайтканнар. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп, акыллы, тәртипле итеп үстерергә, тормыш күнекмәләре бирергә тырышалар Казанковлар балаларга.
-Райондашларыбыз арасында шәфкатьле, киң күңелле кешеләрнең күп булуы сөендерә. Республика районнары арасында тәрбиягә бала алган гаиләләр саны буенча без алдынгылар арасында,-дип өстәп куя Рәмзия Хәбибуллина.
Һәм сүз ахырында тәрбиягә бала алган өлкәннәр өчен дә, кызлар - малайларның үзләренә дә кирәге чыгарга мөмкин бер мәгълүмат. Татарстанда авыр хәлләр килеп чыкканда, алга таба нишләргә икән дип мөрәҗәгать итеп киңәш сорау өчен махсус телефон линиясе эшли: 8(843) 57-135-71. Аның буенча шылтыратып, исемеңне дә әйтеп тормыйча, теләсә нинди сорауга җавап алырга, киңәшләшергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев