Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юка бозга ышанма

Елның елында көзге-кышкы чорда республика сулыкларында дистәләрчә кеше һәлак була. Ни кызганыч, алар арасында балалар да бар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе - сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү.

Көзен-язын һәм боз кату чорында сулыкларда җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килә. Күбесенчә бозга балыкчылар чыга, еш кына алар авто-мото техникада файдаланалар. Ә бит ноябрь-декабрь айларында, көчле салкыннар башланганчы, боз әле нык булмый. Кичке һәм төнге суыкта ул әле зур булмаган авырлыкка чыдый ала. Әмма көндез, шактый калын күренсә дә, көпшәккә һәм тиз ватылучанга әйләнә.
Кагыйдә буларак, сулыклар тигез туңмый, боз башта яр буенда, сай урыннарда, җилдән ышык култыкларда, аннан соң гына су уртасында барлыкка килә.
Калын булмаган боз аша чыгарга туры килгәндә инде салынган сукмаклардан барырга кирәк. Ә сукмак булмаса, кул астындагы әйберләр (колга, таяк һ.б.) ярдәмендә бозның ныклыгын тикшереп карау зарур. Бозның нык түгеллеген күрәсез икән, алга баруны туктатып, үз эзләрең буенча кире кайту мәслихәт. Беренче адымнарны ясаганда аякларны боз өстеннән шудырып кына барырга киңәш ителә. Хәвефле урыннарны - тиз агымлы , чишмәләр типкән, куаклар, үлән өскә калкып торган җирләрне әйләнеп үтү яхшы.
Яшькелтрәк төстәге, калынлыгы ким дигәндә 7 сантиметр булган боз хәвефсез санала. Боз өстеннән төркемләп чыкканда берең артыннан берең 5-6 метр ара калдырып бару, алда атлаучыга кичекмәстән ярдәмгә килергә әзер булу мәслихәт. Чаналарда я бүтән җайланмаларда йөк алып чыкканда аларның боз өстенә таяну мәйданын мөмкин кадәр зуррак итү зарур.
Сулыкларда тимераякта шуу бозның ныклыгын тикшергәннән соң гына рөхсәт ителә. Бозның калынлыгы 12 сантиметрдан ким булмаска, ә күп кеше шуганда ул 25 сантиметрга җитәргә тиеш.
Балык тотканда бер тирәдә күп бәкеләр тишәргә, бозда сикерергә һәм йөгерергә, күпләп җыелырга ярамый. Һәр балыкчыга үзе белән коткару чарасы, шулай ук 12-15 метр озынлыктагы һәм бер башына 400-500 граммлы авырлык беркетелгән, икенче башына элмәк ясалган бау алырга киңәш ителә.
Әгәр сез боз ватылу нәтиҗәсендә салкын суга чумгансыз икән, паникага бирелә күрмәгез. Тыпырчынмагыз, бөтен гәүдәгез белән боз кырыена таянмагыз, башыгыз белән суга чуммас өчен кулларыгызны җәегез. Терсәкләрегез белән бозга таянып, гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп, бер аягыгызны боз өстенә ташларга тырышыгыз, гәүдәгез белән борылып икенче аягыгызны да алыгыз һәм, боз өстенә тәгәрәп, бу хәвефле урыннан ераграк шуышыгыз.
Балыкчылар бозда күп җыела торган урыннарда җирле үзидарә органнары коткару постлары куярга, аларны коткару чаралары белән җиһазларга тиешләр.
Әгәр бәхетсезлеккә тарыгансыз икән, мөмкинлеккә карап үзегезнең кайда булуыгызны 01 яисә 8(84342)5-11-79 телефоны, кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча хәбәр итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безопасность на льду