Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каргалылар тормышка шөкер итеп яши

13 сентябрьдә үтәсе бердәм сайлау көненә әзерлек бездә күптән бара инде. Ә 1 августтан авылларда халык җыеннары үткәрелә башлады. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы сыйфатында уздырылган бу җыеннарда сүз сайлаулар турында да бара. Утырышта җирлек үзидарә органы депутатларыннан тыш мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе җитәкчеләре катнаша....

13 сентябрьдә үтәсе бердәм сайлау көненә әзерлек бездә күптән бара инде.

Ә 1 августтан авылларда халык җыеннары үткәрелә башлады. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы сыйфатында уздырылган бу җыеннарда сүз сайлаулар турында да бара. Утырышта җирлек үзидарә органы депутатларыннан тыш мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе җитәкчеләре катнаша. Шулай ук җыенга килүчеләр район үзәге оешма, учреждениеләре вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алалар.

Шундый утырышларның беренчесе узган шимбәдә Карга авыл җирлегендә үтте. Бик матур итеп ремонтланган күпфункцияле үзәккә җыелды халык. Әлеге үзәкне ачу тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Ул ремонт эшләре сыйфатыннан канәгать калып, аларны башкарган "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиевка рәхмәт белдерде.

Утырышны башлап, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев ел башыннан бирле эшләнгәннәргә отчет тотты. Шактый эш башкарылган икән инде. Бүген Карга авылы иң төзек, тәртипле, халык өчен барлык яшәү шартлары тудырылган җирлек буларак башкаларга үрнәк. Бу күпкырлы хезмәт һәм зур тырышлык нәтиҗәсе, билгеле. Рамил Минһаҗев авылга һәръяклап ярдәм итүчеләрне атарга да онытмады. Без Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның туган авылы Карганы кайгыртып, төрлечә ярдәм итеп яшәве турында күп яздык. Авыл уртасындагы ял паркын төзегән, аның түренә куелган Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә һәйкәлне ремонтлаткан Рөстәм Вәлиевка да рәхмәт сүзләре әйтелде. Рөстәм Фоат улы "Алексеевскдорстрой"ның күперләр төзелеше буенча директоры. Ул да, әтисе кебек үк мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм күрсәтергә тырыша. Рөстәм Вәлиев җитәкләгән оешма безнең районда да берничә яңа күпер төзеде, зур-зур күперләргә капиталь ремонт ясады. Коллективның башкарган эшләре югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.

Каргада һәр елны матур итеп Сабантуй бәйрәме үткәрәләр. Анда да Вәлиевларның матди ярдәменнән башка узмый бәйрәм.

Рамил Минһаҗев әйтүенчә, авыл урамнарын яктыртуны 2013 елда ук төгәлләгәннәр. Хәзер ял паркы өчен бик матур яктырткычлар кайтарып, аларны урнаштыру белән шөгыльләнәләр.

Каргада халыкны эш белән тәэмин итү дә әйбәт оештырылган: 34 кеше "КШ-Агро" җәмгыятендә эшли. Карга мегафермасының янәшәдә булуы да халык өчен бик уңай. Тагын 22 кеше "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалында хезмәт куя, 38 кеше бюджет оешмаларында, 25 кеше район үзәгенә йөреп эшли. Авылдагы 145 йортта 460 кеше яши. Карга халкы күпләп терлек асрый: мөгезле эре терлекләр саны 285 баш, аларның 121е савым сыерлары. Дистәгә якын хуҗалык 3 һәм аннан да күбрәк сыер тота. Тагын 68 баш ат, 500 баш сарык бар шәхси хуҗалыкларда. Мул тормышлы каргалылар торак шартларын даими яхшыртып торалар. Авылда ел саен берничә гаилә өй туе үткәрә. Хәзерге вакытта да яңа өйләр төзелеп килә Каргада.

Рамил Минһаҗев җирлек советы каршында торган максат һәм бурычларга да тукталды.

-Без эчә торган суларның сыйфатын тикшерттек. Ул барлык таләпләргә дә җавап бирми. Шуңа күрә яңа су скважинасын бораулату өчен документлар әзерли башладык,-диде ул.

Җыенда сентябрьдә булачак сайлаулар турында да сүз булды. Район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов сайлауларга әзерлекнең ни дәрәҗәдә икәнлеге турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Карга мәктәбе укытучысы Гөлсинә Галиуллина сүз алып:

-Без бик рәхәт чорда яшибез. Авыллар да төзек, тормышыбыз да җитеш. Болар бит ил һәм республика җитәкчелеге эшчәнлеге белән бәйле. Шуңа күрә мин 13 сентябрьдә булачак сайлауларда республиканың бүгенге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә чакырам,-диде. Аның чыгышын җаенга килүчеләр алкышлар белән хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев