Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Катюшино – илебезгә Советлар Союзы Герое Гордей Иванович Филипповны үстергән данлы авыл

Катюшино. Районыбызның көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан ягымлы-матур атамалы бу торак пункт бүген кечкенә авыллар исемлегендә.

Анда 12 йортта нибары 17 кеше яшәп ята. Заманында тормыш, хезмәт кайнап торган зур авыл булган Катюшино. Ул әле илебезгә герой үстергән данлы авыл да. Салага керү юлында батыр якташыбызның портреты сүрәтләнгән һәм "Советлар Союзы Герое Гордей Иванович Филипповның кече Ватаны" дип язылган банер бу хакта һәркемгә искәртеп тора.

Баһадирлар авылы

Туган як тарихын өйрәнүче, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин фикеренчә, Катюшинога 18 нче гасыр башында нигез салынган. Интернетта

булган мәгълүматлар да шуны раслый. 1861 елда булган реформага кадәр биредә алпавыт крестьяннары яшәгән. Алар иген үстергәннәр, терлек үрчеткәннәр, тегүчелек, агач эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Егерменче гасыр башында авылда җил тегермәне, кирәк-ярак белән сату итүче ике лавка булган.

1920 елга кадәр Катюшино Казан губернасы Спас өязенең Кузнечиха волостена караган. Шул елдан Татарстан АССРның Спас кантоны составына кертелгән. 1930 елда авылны Әлки районына кушалар. Берничә елдан ул -Кузнечиха, аннан Куйбышев районнары составына кертелә. Ә 1965 елның гыйнварыннан Катюшино Әлки районы составында. Авылда төрле чорларда күпме кеше яшәве хакындагы мәгълүмат та газета укучыларга кызыклы булырдыр. 1859 елда биредә - 563, 1908 елда - 788, 1920 дә - 883, 1938 дә - 416, 1949 да - 352, 1976 да - 301, 1989 да - 104, 2002 дә 56 кеше исәпләнгән. Авылда гомер-гомергә руслар яшәгән.

Район халкы арасында һәрчак: "Катюшинолылар безнең як кешеләреннән аерылып тора. Монда ир-атлар да, хатын-кызлар да озын буйлылар, мәһәбәт гәүдәлеләр. Күп еллар элек аларның ата-бабалары бирегә каяндыр күчеп килгәннәр икән",-кебегрәк сүзләр йөрде. Чыннан да, бу авылда туып-үсүчеләр арасында кечкенә буйлылар бөтенләй дә юк бугай. Әлеге хакта сүз кузгаткач, Олег Мурзин моның тарихи факт булуын әйтте. Дөрестән дә, үткән гасырларда илнең бүтән губерналарыннан бирегә олы гәүдәле, нык бәдәнле крестьяннарны алып кайткан булганнар икән. Бу инде, билгеле, аларның булдыклылыгын, хезмәт сыйфатларын күздә тотып эшләнгән.

"Герой безнең нигездә туган"

Бүген Катюшинода яшәүчеләрнең берничәсе генә хезмәт яшендә. Ике ир район үзәгенә йөреп таксист булып эшлиләр. Ә калганнар барысы да пенсионерлар. Алар нигездә биредә туып-үсеп, шушында эшләп, балалар үстереп өлкәнәйгән кешеләр. Авылның берара "Правда"совхозында, аннан "Колчурино" совхозы составында булып, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнеп, гөр килеп яшәгән чакларын сагынып искә алалар.

Олы юлга карап торучы өйләрнең берсендә ирле-хатынлы Шибашовлар яшәп ята. Александр Константинович 43 ел совхозда тракторчы булып эшләгән. Никадәр җир сөргән, күпме икмәк үстергән ул! Җәмәгате Александра Васильевна дуңгыз караучы, сыер савучы булып хезмәт куйган, чәчү эшләрендә дә булыша булган.

-Авылда 100-120 йорт бар иде. Һәр гаиләдә ишле бала. Башлангыч мәктәп, клуб, медпункт эшләп торды. Барыбыз да терлек асрый, зур бакчалар тота идек,-дип искә алалар алар яшь чакларын.

Тормышларыннан зарланмасалар да, ветераннар пенсияләренең кечкенә булуына көенәләр. Бер көн дә калмый хезмәт куйдык бит, югыйсә, диләр.

Александра Чернощекова әнә нинди участокка билгеләсәләр, шунда карусыз эшләгән. Терлекче дә, ферма мөдире дә, кибетче дә булган. Балалары читкә таралган, ире вафат, бүген инде ялгызы яшәп ята. Без килгәндә күптән түгел генә әле Хузангайдагы районара клиникада күзләренә операция ясатып кайткан иде. Квота буенча бушлай дәваладылар, дип сөенеп сөйләде.

-Герой Гордей Филиппов менә шушы нигездә туган инде,-ди Александра Павловна. -Ул ирем ягыннан безгә туган тиешле иде. Дөрес, мин аны күреп белмим. 1942 елда авылдан фронтка алынган, ә сугыштан соң Мәскәү өлкәсендә яшәп калган ул.

"Авылның саф һавасы балабызны савыктырды"

Александра түтинең күршесе Надежда Хвостова озак еллар сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән. Мәрхүм ире белән алар да акыллы, тәртипле өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Надежда Александровна - Татарстанның атказанган укытучысы Николай Хвостовның әнисе.

Авылның бушап калуына алар да уфтана. "Без яшь чакта авылыбызда егетләр-кызлар шулкадәр күп, клубка гына сыешмыйча, кичләрен урамга, болынга чыгып җырлый-бии идек",-диләр.

-Ни кызганыч, без яшәгән чорда гына тирә-юнебездәге Черная речка, Еряпкино, Болховка, Красная стрелка, Юксыл, Кузнечиха районының Лобовка авыллары юкка чыкты бит,-дип уфтаналар.

Ә бит Катюшиноның табигате гаҗәеп матур. Урман дисеңме, болыннармы… Утыз ел элек бирегә Карелиядән күчеп кайткан Надежда Антонова да бу якларга чын-чынлап гашыйк булган.

-Ерак Карелиядә өйләнешеп, иремнең туган авылы Катюшинога кунакка кайтканда кызыбыз аллергиядән интегә иде, -дип сөйли ул. -Монда күпмедер торуга, балабыз сәламәтләнде, үзен шундый яхшы хис итә башлады. Киңәштек тә, бөтенләйгә монда калырга булдык. Биредә тыныч, рәхәт, шифалы саф һавасы ни тора. Болыннарында нинди генә җиләк пешми. Җәен-көзен төрледән-төрле гөмбәләрне җыеп бетерә торган түгел. Миңа монда бик ошый, шушында төпләнгәнебезгә беркайчан үкенмәдек.

Катюшино юллы булачак

Гадәттә кечкенә авылларның проблемалары бик күп була. Ә Катюшинода кем белән генә аралашсак та, үзләрен борчыган бер генә нәрсәне әйттеләр: "Юл кирәк безгә, юл!" диделәр. Калган тормыш-көнкүреш мәсьәләләре биредә нигездә хәл ителгән. Күп өйләр газ белән җылытыла, су бар. Үткән көзгә кадәр үзенә күрә кибете дә бар -район кулланучылар җәмгыятеннән китерелгән азык-төлекне берәүнең өеннән сату оештырылган иде. Әлеге ханым хәзер биредән күчеп киткән. Әмма авыл халкын иң кирәкле товарлар белән тәэмин итү җаен тапканнар. Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова ире Александр белән бергә катюшинолыларга азык-төлеген дә, башка товарларны да китереп торалар. Авыл кешеләре нәрсә кирәклеген әйтеп аларга телефоннан заказ гына бирә.

-Рәхмәттән башка сүзебез юк, нәрсә сорасак та, өебезгә үк китерәләр. Ашамлыгына да, башка кирәкле товарына да аптырамыйбыз,-дип җавап бирделәр безгә, бу кечкенә авылда яшәүче кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә.

Гомумән, авыл җирлеге җитәкчелегенең игътибарын, кайгыртуын тоеп яши катюшинолылар. Югары Колчурино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Татьяна Зинкина исә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә Катюшиного килеп, барлык йортларны йөреп чыга, саулыкларын белешә, ярдәм күрсәтә, кирәкле даруларын алып килә икән. Аңа да өлкәннәр бик рәхмәтле.

Быел авыл халкын сөенечле вакыйга көтә. Федераль программа нигезендә җәен Югары Колчуринодан Катюшинога кадәр алты чакрым юл вак таш һәм ком катнашмасы белән күтәртеп салыначак. Бу эшне башкарасы "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, юл төзелеше өчен 8 мең тонна комны инде кышыннан ук ташып куйганнар. Республика программасы буенча Катюшинадан Кузнечихага чаклы да шундый юл төзеләчәк икән.

Кем белә, юллы да булгач, бәлки әле Катюшинога килеп төпләнеп, биредә хуҗалык булдырып, терлек-туар үрчетеп яшәп китәргә теләүче яшьләр дә табылыр. Геройның туган ягы булган бу матур төбәктә тормышның дәвам итәсенә бик тә ышанасы килә.

Тарихчы Олег Мурзин сөйләгәннәрдән:

19-20 гасырлар чигендә Спас өязенең Катюшино авылында Россия империясенең иң алга киткән һәм зур темплар белән үсүче алпавыт хуҗалыкларының берсе булган.

Йөз йорттан торган Катюшино халкы ул чакта нигездә авыл хуҗалыгы белән мәшгуль булган. Крестьяннарның барысы да диярлек традицион кырчылык белән шөгыльләнгән - уҗым һәм сабан басулары, пар җирләре булган. Күбесенчә уҗым арышы һәм сабан солысы үстергәннәр. Карабодай да зур роль уйнаган. Шулай ук берникадәр борай (бүген онытыла төшкән, үзенә күрә примитив бодайга охшаган культура), борчак иккәннәр. Бакчаларында бәрәңге, суган, кәбестә үскән.

Авыл халкының тагын бер мөһим керем чыганагы һөнәрчелек була. Катюшинода тимерче, берничә столяр, тегүчеләр, аяк киеме осталары эшли. Әлеге осталар киез итек басалар, сарык тиресе эшкәртәләр, сату өчен арбалар, чаналар ясыйлар. Авылда агач эшкәртү белән шөгыльләнүче мичкәче дә була. Кызыклы факт: Катюшинодан күченеп Югары Колчуринода яшәүчеләр Бондарев фамилиясен йөрткән.

Санкт-Петербургта нәшер ителә торган "Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык" дигән журналның 1898 елгы санында Катюшино авылындагы Владимир Дмитриевич Колбецкийның үрнәк алпавыт хуҗалыгы турында зур мәкалә басылып чыга. Әлеге алпавытның эшкәртелә торган 3 мең 580 дисәтинә (дисәтинә - 1,45 гектар) җире, 80 сыеры, чабыш токымлы айгырлары белән ат заводы була.

Алпавыт хуҗалыгында даими эшчеләр 20 кешедән артмый. Алар терлек карау һәм йөк ташу белән шөгыльләнә. Калган барлык хезмәтләрне ялланып эшләүчеләр башкара. Даими эшчеләр итеп Колбецкий гаиләлеләрне генә алган. Һәркайсына бүлмә һәм сыер биргән. Эшчеләр 60 ар сум хезмәт хакы алганнар. Ул чакта бу бик зур акча була. Алар шулай ук хуҗа хисабыннан тукланганнар.

Биредә яшәүче хуҗадан тыш, утарда идарәче - профессиональ агроном да була. 1917 елгы революциягә кадәр идарәче булып Улитин дигән кеше хезмәт итә.

Туфракны бары тик тимер сукалар белән генә бик яхшылап эшкәрткәннәр. Игенне ялланып эшләүчеләр урак белән урганнар. Көненә 2 мең потка кадәр икмәкне катлаулы пар тегермәнендә - салам белән ягыла торган локомобильдә тарттырганнар.

Колбецкий хуҗалыгында профессиональ сыр кайнатучы немец җитәкчелегендә сөттән сыр ясаганнар. "Бакштейн" дип аталган әлеге сыр Казанда бик әйбәт сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев