Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайда туган, шунда кирәкле булган

Түбән Әлкидәге ветеринария пункты узган елда модульле яңа бинага күченгән иде. Ә быелның авгусәында бирегә берьюлы ике яшь белгечне билгеләделәр. Егетләр инде өч айлык сынау вакытын үттеләр, ветеринария академиясендә алган белемнәрен көндәлек хезмәт белән ныгыталар. ...Татар Борнаеда туып үскән Илназ Рафиковны районда үткәрелгән студентлар белән очрашуда күргән идем. Казан дәүләт...

Түбән Әлкидәге ветеринария пункты узган елда модульле яңа бинага күченгән иде. Ә быелның авгусәында бирегә берьюлы ике яшь белгечне билгеләделәр. Егетләр инде өч айлык сынау вакытын үттеләр, ветеринария академиясендә алган белемнәрен көндәлек хезмәт белән ныгыталар.

...Татар Борнаеда туып үскән Илназ Рафиковны районда үткәрелгән студентлар белән очрашуда күргән идем. Казан дәүләт ветеринария академиясенең соңгы курсында укып, туган ягына кайтып эшләргә теләге барлыгы турында әйткән иде ул. Егет шулай иткән дә, диплом алуга үзебезгә кайткан.

-Дөресен генә әйткәндә, бик тырышсам да, шәһәр тормышына күнегеп бетә алмадым. Анда миңа нидер җитми. Ә биредә иркенлек, тормыш темпы да, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләре дә күңелгә якын,-дип аңлатты Илназ бу карарын.

Икенче белгеч Түбән Әлки егете Илдар Шәмсетдинов. Ул ветеринария академиясен тәмамлагач, армиягә дә барып кайтырга өлгергән, Новосибирск якларында хезмәт иткән. Ветеринария пункты янәшәсендәге фельдшер-акушерлык пунктында аның әтисе Илмир Шәмсетдинов эшли. Гомер буе Түбән Әлки халкының сәламәтлеген кайгырткан табибның улы да авылдашларына бик кирәкле белгеч.

Егетләр икесе дә ветеринар хезмәтен аңлы рәвештә сайлауларын әйтәләр.

-Без бит сыер-сарык асраган әти-әнигә кечкенәдән булышып үстек. Авыл кешесенең терлеген ничек кайгыртканы, сыеры бозаулый алмаса, сарык-кәҗә авырса, ничек кайгырганын беләбез. Бәлки, шуңа да ветеринария белгече булу теләге тугандыр күңелдә,-диләр алар.

Югары уку йортын әле генә тәмамлаган яшь белгеч өчен хезмәт юлын башлаганда әйбәт остазга очрау зур бәхет. Илназ белән Илдарга андый бәхет киң итеп елмайган: егетләр 30 ел ветеринария табибы булып эшләүче Шамил Наил улы Садриев җитәкчелегендәэшлиләр.

Егетләрнең теоретик белемнәре нык, академиядә тырышып укыганнар ахры. Ә инде практик киңәш кирәксә, мин ярдәм итәргә гел әзер. Сорасыннар гына. Белмәү гаеп түгел, телергә теләмәү гаеп, диләрме әле? Өйрәнсеннәр. Әлерәк кенә терлекләрне көзге карауны тәмамладык, Илназ да, Илдар да шәхси хуҗалыкларда асралучы мөгезле эре терлекләрдән кан анализлары алуда, аларны вакциналауда актив эшләделәр. Иртәнге дүрттән торып эшкә килделәр. Эшләрен яратулары сизелә, югары белемле икәнлекләрен дә күрсәттеләр,-ди Шамил Наил улы, яшь коллегаларын мактап.

Озак еллар башта колхоз-совхозларда, аннары "Кызыл Шәрык-Агро"да терлекләр сәламәтлеген кайгырткан, хәзер ясалма орлыкландыру операторы булып эшләүче Роберт абыйлары Хәммәтшин дә яшьләргә киңәшләрен кызганмый.

-Берара халык сыерларны бетерә башлаган иде дә, хәзер, шөкер, сөтбикәләрнең баш саны арта гына. Сыерга мөнәсәбәт үзгәрә - авылда күпләп сөт сатып тормыш алып бара. Шуңа да безгә эшсез утырырга юк. Егетләр дә бик вакытлы кайтты,-ди Роберт Габделхак улы.

Ә район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллинның үз фикере:

-Илдар Илмир улы да, Илназ Расих улы да сынау вакытын әйбәт үттеләр. Ноябрь аенда хезмәт хакларына өстәп дәүләт ярдәме буларак 35 мең сум акча түләнәчәк егетләргә. Шуның өстенә ай саен хезмәт хакларына 10 мең сум өстәмә каралган. Бу чаралар яшь белгечләрне авылда калдыруда ярдәм итәр, мөгаен. Егетләр бит әле яшьләрне тораклы итү программасында да катнаша алалар. Эш шартларын инде әйткән дә юк: Түбән Әлки ветеринария пункты җылы, иркен, биредә аптека да, эш өчен кирәкле кораллар, оргтехника да, автомобиль дә бар. Рәхәтләнеп эшләсеннәр,-ди ул.

...Бүгенге көндә Түбән Әлки пункты белгечләре 18 авылга хезмәт күрсәтә. Бу авыллардагы шәхси хуҗалыкларда 2 меңгә якын мөгезле эре терлек, 1,5 мең баш сарык асрала. Димәк, эш һәркемгә җитәрлек. Үзләре сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы булсыннар Илдар белән Илназ, чын остага әйләнсеннәр. Шунда туган, шунда кирәче чыккан, дип горурланып әйтерлек булсын алар турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев