Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәчи кызы – илнең данлыклы тукучысы

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Геройларын, Дан орденының һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалерларын искә төшерәчәкләр, данлаячаклар. Әлки җире дә илгә батыр, тырыш уллар үстереп биргән төбәк. Бөек Ватан сугышы елларында алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек...

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Геройларын, Дан орденының һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалерларын искә төшерәчәкләр, данлаячаклар.

Әлки җире дә илгә батыр, тырыш уллар үстереп биргән төбәк. Бөек Ватан сугышы елларында алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ә өч әлкиле Дан орденының өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнә. Хезмәт батырларыбыз да аз түгел. Аларның берсе - Василий Прохоров Хлебодаровкада туып үсеп, авыл хуҗалыгында эшли һәм намуслы хезмәте өчен герой исеме ала. Ә башка хезмәт батырларыбыз республиканың һәм илебезнең төрле почмакларында яшәп-эшләп дан казана.

Бүген укучыларыбызга шундыйларның берсе - Югары Кәчидә туып-үскән, 16 яшендә Чабаксарга китеп туку фабрикасына эшкә кергән Юлия Ивановна Петрова турында сөйләп үтәсебез килә. Кечкенәдән авыл хезмәтенә өйрәнгән тырыш кыз бала үзе өчен ят мохиттә югалып калмый - кыска гына вакыт эчендә тукучы һөнәрен үзләштереп злгерә һәм өч айдан берьюлы 6 станокта эшләп беренче сортлы тукыма чыгара башлый. Чабаксрада киҗе-мамык тукымалар фабрикасы төзелгәч, Юлия Петрова шунда күчеп эшли, яңа җиһазларны өйрәнеп, беренчеләрдән булып 36 станокка хезмәт күрсәтә башлый, план биремнәрне күпкә арттырып үти ул.

Еллар үтә, яшь тукучының осталыгы үсә. 1959 елда ул станокларга хезмәт күрсәтүнең яңа маршрутын төзи. Юлиянең башлангычы яклау таба, әлеге маршрут илнең барлык текстиль фабрикаларында кертелә. Нәтиҗәдә Юлия Петрова алымы чыгарыла торган продукция күләмен һәм аның сыйфатын үстерү мөмкинлеге бирә. 1959-65 елларда якташыбыз планнан тыш 50 мең метрдан артык сатин эшләп чыгара. Сигезенче бишъеллыкны 4,5 елда тәмамлап кабат мактала безнең Юлия. Һәм СССР Югары Советы Указы белән аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Шәхси тормышында да бәхетен таба Юлия: сөеклесе Герман белән гаилә кора, балалар үстерә. Аны һәрчак мактыйлар, фоторәсеме Почет такталарыннан, газета битләреннән төшми, даны Яуаш республикасына гына түгел, бөтен Советлар Союзына яңгырый. Тукучының тәҗрибәсен автомат станоклар куелган барлык фабрикаларда өйрәнеп кулланалар. Юлия Ивановна Петрованың исеме Чуаш АССРның Хезмәт даны һәм героизмы Мактау китабына кертелә. Үзе КПССның ХХIV съездына делегат итеп сайлана, ЧАССР Югары Советы, Чабаксар шәһәр советы депутаты булып тора. Аңа РСФСРның атказанган җиңел промышленность хезмәткәре исеме бирелә.

Менә шундый данлы хезмәт юлы үтә Югары Кәчи авылы кызы. Без якташыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев