Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге эшләр алышынып кына тора

Районыбызда иртә культураларны урып-җыю төгәлләнде. Сентябрь керү белән район механизаторлары соң өлгерә торган культуралар урагына кереште. Кукурузны силоска салу белән бер үк вакытта район кырларында көзге чәчү дәвам итә.

Бүген район хуҗалыкларында уҗымнарны чәчү өчен 25,6 мең гектар җир эшкәртелгән. 3,9 мең гектарда арыш, 20,5 мең гектарда көзге бодай чәчелгән, бу планлаштырылган чәчү мәйданнарының 95 проценты дигән сүз. Соңгы вакытта яуган яңгырлар һәм кояшлы көннәр уҗымнарның матур булып тишелүенә йогынты ясамый калмас. Димәк, киләсе елда мул уңыш алынасына өметләр зур дигән сүз.

Бу көннәрдә "Кызыл Шәрык" Агрохолдингы басуларында кукурузны силоска салу эше шактый актив җәелдерелгән. Әйтик, "Чаллы" савым комплексының азык базасына 3,5 мең тоннадан артык яшел масса салынган. Биредә бит терлекләр саны да 4 мең башка җитә, кышлату өчен аларга 18 мең тонна силос массасы кирәк. "Көнчыгыш Әлки" филиалында әлеге мөһим эштә - кукурузны тапатуда бер "Ягуар-830" һәм массаны ташуда өч "КамАЗ" эшли. Хезмәтне әлегә бер сменада оештырганнар.

- Чәчү беткәч, эшне ике сменада оештырачакбыз, - ди филиал начальнигы Рәис Гайфуллин.

Чәчү эшләре "Көнчыгыш Әлки" хуҗалыкларында оешкан төстә алып барыла. Без Үргәгар басуына килгәндә Илдар Хаҗипов, Габделхак Бәдретдинов, Мөнир Әхмәтшин агрегатларда уҗым бодае чәчү белән мәшгуль иде.

- Егетләребез бик тырышлар, ышанычлы механизаторлар. Уңганнар турында сөйләгәндә Айтуган Гайфуллинны, Раил Шәйхетдиновны да атап узмый ярамас, - ди Рәис Галимҗанович. Айтуган белән Раил көзге бодай һәм арыш чәчүдә зур өлеш керткәннәр, хәзер исә Айтуган сенаж салуда, Раил культивацияләүдә эшли икән.

Чәчү эшләре өчен һава торышы да бик уңайлы. Иң мөһиме, җирдә дым җитәрлек. "Көнчыгыш Әлки"дә 717 гектарда арыш, 2500 гектарда уҗым бодае чәчеп өлгергәннәр. Бодай чәчүне инде бүген төгәлләргә торалар. Ә 500 гектарда тритикалене 10 сентябрьгә чәчеп бетерергә ниятлиләр.

«Кызыл Шәрык-Агро»- ның "Үзәк Әлки" һәм "Көньяк Әлки" филиалларында да бүген уҗым культуралары чәчү, кукурузны силос базларына салу һәм көз башкарыла торган бүтән эшләр кызу темплар белән бара. Әйтик, "Үзәк Әлки"дә 6100 гектарда арыш һәм бодай чәчкән булсалар, 8 мең тоннадан артык яшел массаны "Карга" сөтчелек комплексы базларына салганнар. Ә "Көньяк Әлки"леләр 2280 гектарда уҗым бодаен, 1203 гектарда арышны җир куенына керткәннәр, Әлморзадагы симертү мәйданчыгы һәм Юхмачы комплексы базларына 4 мең тонна кукурузны силоска салып өлгергәннәр.

Игенчеләребезне алда көнбагыш урагы, кукурузны бөртеккә суктыру көтә. Димәк, әле җиң сызганып эшлисе эшләр алда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев