Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Менә икенче ел инде республикада “Халык контроле” дигән система эшләп килә

Менә икенче ел инде республикада "Халык контроле" дигән система эшләп килә. Интернет челтәреннән файдаланучылар җирлекләрдә озак вакыт хәл ителмәгән мәсьәләләр турында хәзер шушы системага язып җибәрә, хәбәрләрен фотосурәтләр белән дә дәлилли алалар. Безнең якташлар бу турыда беләләрме һәм аннан файдаланалармы? Әлеге система бөтен Россия киңлекләрендә эшли. Бездә исә ул "Дәүләт...

Менә икенче ел инде республикада "Халык контроле" дигән система эшләп килә. Интернет челтәреннән файдаланучылар җирлекләрдә озак вакыт хәл ителмәгән мәсьәләләр турында хәзер шушы системага язып җибәрә, хәбәрләрен фотосурәтләр белән дә дәлилли алалар. Безнең якташлар бу турыда беләләрме һәм аннан файдаланалармы?

Әлеге система бөтен Россия киңлекләрендә эшли. Бездә исә ул "Дәүләт хезмәтләре" порталында. Әйтик, авылда күп вакытлар су юк яисә урамнарда ут янмый, яки авылга килә торган юллар җимерек һәм бу җирле хакимиятне һич кенә дә борчымый, җитешсезлекне төзәтү буенча берни эшләнми икән, бу турыда "Халык контроле"нә хәбәр итәргә була. Шуннан соң шикаять тиешле министрлыкларга җибәрелә. Әгәр проблема җирле хакимият көче белән хәл итәрлек икән, министрлыклар шикаятьне район башкарма комитетына "кайтаралар".

-Без "Дәүләт хезмәтләре" порталына көн саен кереп, "Халык контроле" буенча яңа хәбәр юк микәнне тикшереп торабыз. Безгә адресланган мөрәҗәгать бар икән, аны тизрәк хәл итү юлларын эзлибез, контрольгә алабыз,-ди район советының гомуми бүлек начальнигы Маргарита Баганова. Ул мисал итеп бер хәбәрне китерә. Яңа Үргәгар авылыннан "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итеп, кайбер урманарда утлар янмауга зарланганнар. Район башкарма комитеты авыл җирлеге советын "эшкә җигеп", тиз арада мәсьәләне хәл иттергән, бу турыда "Халык контроле" системасына җавап юллаган, аны фоторәсемнәр белән дә расларга онытмаган.

-Быел безнең районнан ситемага нибары өч мөрәҗәгать керде, һәм алар барысы да бер авылдан - Яңа Үргәгардан. Әлкилеләр интернет аша аралашуга караганда хакимият вәкилләре, район җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашуны өстенрәк күрәләр,- ди Маргарита Анатольевна.

Шулай да "Халык контроле" системасыннан файдаланучылар юк түгел. Әйтик, үткән елны Татарстанда яшәүчеләрдән 13251 мөрәҗәгать алынып, аларның 7 меңнән артыгы уңай хәл ителгән. Бу бит шул кадәр проблеманың чишелеше табылган, җитешсезлекләр кимегән, дигән сүз. "Халык контроле" Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская "канаты астында", ул атна саен системаның ничек эшләве турында Президентка җиткереп тора, ә район хакимиятләре вәкилләре белән әледән-әле киңәшмәләр үткәрә. "Безгә карата кисәтүләр моңарчы булганы юк, чөнки район үз компетенциясендәге мәсьәләләрне тиз һәм нәтиҗәле хәл итә ала",-ди Маргарита Баганова.

… Инде системаны ачып карыйк. "Дәүләт хезмәтләре"ндәге "Халык контролен" "чакыруга" экранда Татарстан картасы пәйдә була. Картага төрле билгеләр төшерелгән. Менә Базарлы Матактан ерак түгел түгәрәк эчендә өндәү. Яңа Үргәгар авылындагы Исхаков һәм Кояшлы урамнарында ламполар янмый, диелгән. Аларның алыштырылуы турында хәбәр дә бар. Тагын бер билге Түбән Әлки авылы тирәсендә. Аңа баскач, бик нык җимерелгән юл фотосы һәм шул турыда хәбәр килеп чыга. Аны система татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының юл-транспорт комплексын үстерү һәм карап тору баш идарәсенә юллаган. Җавапта исә әлеге юл участогын ремонтлау алдагы елның эш планына кертеләчәк, дип әйтелгән.


Ә сез "Халык контроле"н кирәксенәсезме?

Вячеслав Филлипов, Югары Колчурино:

-Интернеттан бөтен гаиләбез белән актив файдаланабыз, шуңа күрә "Халык контроле" системасы турында беләм. Әйе, андый система кирәк ул. Ә менә үземнең анда мөрәҗәгать итү ихтыяҗым юк. Чөнки көнкүрешебез җайга салынган бит. Безнең авылга әйбәт юл килә, телефон, интернет бар, башка уңайлыкларны әйтмим дә. Яңа клуб төзелә, ФАП. Буалар кордылар. Урамнарга утлар куела. Әгәр инде нидер җитми икән, авыл җирлегенә әйтәбез. Шөкер, игътибарсыз калдырмыйлар.

Равия Садыйкова, Татар Суксуы:

-Дөресен генә әйткәндә, компьютер янында күбрәк кызыбыз утыра. Без үз көчебез белән яшәргә өйрәнгән бит. Ниндидер эш-мәшәкать килеп чыкса, ничек тә үзебез җиңеп чыгарга тырышабыз. Шулай да "Халык контроле" дигән андый әйбер бар икән, бик яхшы. Ул бит әле менә авыл җирлеге генә эшләп бетерә алмаган мәсьәләләр дә була. Ә Казан алынса, олы юллары да төзелә, башкасы да. Димәк, авылларга башкаладан ярдәм була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев