Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кибетләрдә закон бозу очраклары ачылды

Район прокуратурасы ноябрь аенда ашамлыклар сатучы предприятиеләрдә санитария-эпидемиология закончалыгының һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү Роспотребнадзорның Нурлат һәм Аксубай районнары территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Тиешле нормаларның һәм таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүе "Магнит" ("Тандер" АҖ), "Пятерочка" ("Агроторг" АҖ), "Хабиби" ("Җәләлов А.В." ИП"), "Транзит" ("Леонтьев" ИП)...

Район прокуратурасы ноябрь аенда ашамлыклар сатучы предприятиеләрдә санитария-эпидемиология закончалыгының һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның ничек үтәлүен тикшерде.

Тикшерү Роспотребнадзорның Нурлат һәм Аксубай районнары территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Тиешле нормаларның һәм таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүе "Магнит" ("Тандер" АҖ), "Пятерочка" ("Агроторг" АҖ), "Хабиби" ("Җәләлов А.В." ИП"), "Транзит" ("Леонтьев" ИП) тикшерелде. Әлеге кибетләрдә санитария-эпидемиология закончалыгы

һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын бозуның бик күп очраклары ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кибетләр директорларына карата административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды, алар асылына төшү өчен Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай районнары идарәсенә юлланды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев