Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ком-балчык алу да законлы эшләнергә тиеш

Коррупциягә каршы район комиссиясенең 16 ноябрьдә булган утырышында коррупция юнәлешендәге җинаятьләр һәм закон бозулар, аларны булдырмый калу чаралары турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов утырышта ясаган чыгышында: -Ел башыннан бирле районда коррупция юнәлешендәге өч җинаять эше кузгатылды,-дип билгеләп үтте.-Болар торак...

Коррупциягә каршы район комиссиясенең 16 ноябрьдә булган утырышында коррупция юнәлешендәге җинаятьләр һәм закон бозулар, аларны булдырмый калу чаралары турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Александр Никошин алып барды.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов утырышта ясаган чыгышында:

-Ел башыннан бирле районда коррупция юнәлешендәге өч җинаять эше кузгатылды,-дип билгеләп үтте.-Болар торак төзелешенә законсыз субсидия алу, дәүләт субсидиясен үзләштерү кебек җитди эшләр. Әлеге җинаятьләр буенча тикшерүләр ахырына якынлашып килә.

Прокурор дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләргә документларга имза салганчы аларны ныклап өйрәнергә кирәклегенә дә басым ясады. Югыйсә уйламыйча бирелгән документ закон бозуларга да китерергә мөмкин. Руслан Гыйзәтов шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә керемнәр турында декларация тутырганда бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Кайвакыт декларациядәге зур булмаган хата коррупция юнәлешендәге закон бозу буларак кабул ителә.

Район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров авыл җирлекләре башлыкларының үз территорияләрендәге табигать байлыклары, бигрәк тә җир, ком, балчык белән эш иткәндә закон бозулардан сак булырга тиешлеген ассызыклады. Дөрес, авыл җирлеге җитәкчесенә кешеләр төрле төзелеш эшләре өчен, әйтик, ком сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Авыл җирлекләре башкарма комитетларына тәүлегенә 100 кубометр ком-балчык җибәрергә рөхсәт ителә. Әмма әлеге төзелеш материаллары чыгарыла торган карьерның законлы булуы мөһим. Владимир Петров җирлек җитәкчеләренең халык хаҗәте өчен башта комны җибәреп, аннан тиешле службаларга моның өчен рөхсәт сорап хат юллаулары дөрес түгеллеген искәртте.

Александр Никошин, әлеге мәсьәләгә тукталып, районның төрле кустларында законлаштырылган берничә ком-балчык карьеры булдыру зарурлыгын әйтте. Ул тиешле службалар алдына, җирле башлыклары белән киңәшләшеп әлеге карьерлар урыннарын билгеләү бурычын куйды.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, андый карьерлар булдырылса, аларны законлы файдалану тәртибен кертергә, теләсә кем уза алмасын өчен карьерларга шлагбаум кую кебек саклану чараларын күрергә тәкъдим итте.

Аннан соң район советының оештыру бүлеге начальнигы Вайыс Даутов "Коррупциягә каршы тору турында" федераль законына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев