Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Конкуренция шартлары бозылмасын – Әлки районында булган очрашуда ФАС идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов шул таләпне алга сөрде

Районыбызда Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов булып китте. Ул мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Белгечләрне бигрәк тә электрон сатып алулар системасында эшләүнең кайбер аспектлары кызыксындыра булып чыкты. Әйтик, товар я хезмәтләр тәкъдим итүчеләрне сайлау, 100 мең сумга кадәрге...

Районыбызда Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов булып китте. Ул мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

Белгечләрне бигрәк тә электрон сатып алулар системасында эшләүнең кайбер аспектлары кызыксындыра булып чыкты. Әйтик, товар я хезмәтләр тәкъдим итүчеләрне сайлау, 100 мең сумга кадәрге сатып алуларны рәсмиләштерү, сайтта заказларны үзвакытында урнаштыру, биржа мәйданчыгында эшләү һәм башкалар. Эшмәкәр Гөлсинә Дәүлиеваны аукцион үтеп сатып алынган азык-төлекнең сыйфаты тикшереләме икәнлеге кызыксындыра икән.

Игорь Павлов әйтүенчә, әгәр товарның сыйфаты канәгатьләндерелмәсә яисә шик тудырса, экспорт җәлеп итәргә, ахыр чиктә, бу товардан баш тартырга була.

-Без районнарда еш булабыз, кешеләр белән очрашабыз. Гадәттә сорау, мөрәҗәгатьләр күп була. Кайберләренә шунда ук җавап бирәбез, әгәр анысы мөмкин булмаса, мәсьәлә белән алга таба шөгыльләнәбез, ничек тә хәл итәргә тырышабыз. Күпчелек сораулар сатулашу, дәүләт һәм муниципаль милекне, арест салынган милекне реализацияләү, сәламәт конкуренциягә, бизнес үсешенә аяк чалу белән бәйле була. Җирле хакимият органнары эшчәнлеген дә контрольдә тотабыз. Белем бирү учреждениеләренә барып, үз эшчәнлегебез турында сөйлибез, кечерәк яшьтәге укучыларга хәтта мультфильмнар да күрсәтәбез,-дип сөйләде Игорь Павлов, кабул итү тәмамлангач.

-Безнең укучыларны кибетләрдә товар бәяләренең даими үсүе борчый. Моны ниндидер кысалар белән чикләү мөмкин түгелме?-дигән соравыма ул:

-Бәяләр куюны тикшерү безнең эш түгел, аларны базар, ягъни сорау-тәкъдим итү җайга сала. Әмма сәүдә челтәрендә монополиячелек күренешләрен гел тикшереп торабыз. Әйтик, кайсыдыр кибет башка беркайда булмаган товар сата һәм үзенең бу өстенлегеннән файдаланып, бәяне "катырып" куя. Яисә бер үк төрле товар сатучылар үзара сөйләшеп бәя күтәрәләр. Менә болары инде безнең эш,-дип аңлатты.

Аның әйтүенчә, моңа охшаш очракларга юлыккансыз икән, монополиягә каршы федераль хезмәтнең татарстан идарәсенә хәбәр итә аласыз. Идарәнең сайты www. fasrt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев