Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корал да, ир дә сынатмасын

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы ремонтлап бетерү бурычы куелган иде. Әлеге мөһим эш районда ничек башкарылган? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 5 апрельдә районыбыз хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренә әзерлекне тагын бер кат күздән кичерделәр. Бу тикшерү быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы ремонтлап бетерү бурычы куелган иде. Әлеге мөһим эш районда ничек башкарылган? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 5 апрельдә районыбыз хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренә әзерлекне тагын бер кат күздән кичерделәр. Бу тикшерү быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясау буларак оештырылган иде.
Корал эшли, ир мактана, диләр. Хәер, министрлык һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыклардагы техника төзеклеген генә карап калмадылар. Алар урыннарда ягулык-майлау материаллары, ашлама туплау, чәчүлек запасы белән дә кызыксындылар. Шулай ук механизаторларны махсус эш киемнәре белән тәэмин итү, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү, хезмәткә түләү мәсьәләләре белән кызыксындылар. Конкурска нәтиҗә ясаганда әнә шул критерийлар исәпкә алынып баллар билгеләнде.
Комиссия сигез хуҗалыкта булды. Шуның алтысында "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары тракторлары, тагылма агрегатлары тупланган иде. "Үзәк Әлки" филиалының «Хлебодаровка» отрядында тракторлар кыр эшләренә әйбәт әзерләнгән. Биредә механизаторлар арасында техникага сакчыл мөнәсәбәт хөкем сөрә. Озак еллар хезмәт иткән тракторлар, агрегатлар кичә генә заводтан чыккан кебек ялт иткән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Виталий Новичков отряд механизаторларына техниканы кыр эшләренә әйбәт әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, үзенең киңәшләрен җиткерде. Һәм нәтиҗә дә сөенечле: "Хлебодаровка" конкурста иң күп балл җыючы булды.
"Хузангай" бүген инде бик зур машина-трактор паркына ия хуҗалык. Ремонт эшләренең күбесен биредә үзләре үк башкаралар. Язгы кыр эшләренә дә җитди әзерлек белән керешәчәкләрен күрсәттеләр һәм бәйгедә икенче урынга лаек булдылар.
Шулай ук "Әхмәт" отрядында техниканың әзерлеге комиссиягә ошады. Бәйге йомгаклары буенча алар - өченче.
Районда булган тракторларның һәркайсына шактый зур күләмдә сөрү җирләре туры килә. Димәк, язгы кыр эшләре чорында техниканы мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану зарур. Һәр хуҗалыкта бүгеннән үк тракторчылар ике сменада эшләрлек итеп тупланырга тиеш.
Министрлык вәкилләре хуҗалыкларда булганда механизаторларның хезмәт хаклары белән кызыксындылар. "Кызыл Шәрык-Агро"да февраль ае өчен исәп-хисап ясалган. Урыннардагы җитәкчеләргә механизаторларның башкарган хезмәтләре өчен күпме акча алырга тиешлеге турында белешмә әзерләп, стендлар ясау бурычы куелды.
Механизаторлар, кыр эшләрендә катнашасы башка хезмәткәрләр махсус киемнәр белән дә тәэмин ителмәгән. Анысын урыннардагы җитәкчеләр берничә көн эчендә хәл итәргә ышандырдылар.
Уҗым культураларын тукландыру, сабан чәчүен башкару өчен хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә минераль ашламалар тупланган. Ягулык-майлау материаллары булдыру, запас частьлар кайтару дәвам итә. Бөртеклеләр өчен орлык җитәрлек салынган, ә кукуруз, көнбагыш орлыгын әле ташыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев