Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корал эшли – ир мактана

Бүген, 13 ноябрьдә, районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарын кышка саклауга кую буенча республика зона семинар-киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән узды. Аның эшендә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты. Семинарга Спас, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарының инженер-техник белгечләре җыелды. Иң элек аларны Әлки җирендә район...

Бүген, 13 ноябрьдә, районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарын кышка саклауга кую буенча республика зона семинар-киңәшмәсе булды.

Киңәшмә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән узды. Аның эшендә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Семинарга Спас, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарының инженер-техник белгечләре җыелды. Иң элек аларны Әлки җирендә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев сәламләде. Аннан авыл хуҗалыгы машиналарын нәтиҗәле файдалану буенча эшлекле сөйләшүләр булды.

Семинарның теоретик өлешеннән соң белгечләр "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте базасында быелгы агрочараларда катнашкан техниканың кышкы саклауга куелышы белән таныштылар. Әлеге мәйданчыкта тәҗрибә уртаклашу, кинәш-фикерләр белән аралашу дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев