Корылык сабагын онытмыйк
Маллар өчен кышкыга азык хәзерләү - бүген иң мөһим мәсьәлә. Чөнки җәмәгать терлеге һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрне кыш буена җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен хәзер иң кулай вакыт.
"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте отрядлары азык хәзерләү эшләренә бер ай элек үк керештеләр. Бүген аларның азык утарларында … сенаж салынган, … печән хәзерләнгән. Начар кышлаган уҗым басуларында күтәрелгән үләннәрне чабып сенажга салып куеп дөрес эшләделәр җәмгыять эшчеләре. Кыш айларында әлеге сусыл азыкның файдасы зур, кыйммәте бәяләп бетергесез булачак. Бүген дә отряд механизаторлары зур уңыш вәгъдә итмәгән бөртеклеләр мәйданнарын, чүп үлән баскан участокларны чабып, сенажга салуны дәвам итәләр.
Терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән район хуҗалыкларында пар җирләрен икенче кат эшкәртәләр. Әлеге агрочара "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында тиешенчә оештырылган - биредә пар җирләрен тәүлек әйләнәсе эшкәртәләр.
Ә "Хузангай" кооперативында рапс чәчелгән яшел мәйданнарны (сидератлы басулар) дискаторлар тагылган биш К-701 тракторы белән эшкәртәләр. Бу җирләр шул рәвешле тукландырыла, әлеге мәйданнарга көзге бодай чәчеләчәк. Хуҗалыкта сидератлы кырлар мәйданы 1400 гектардан артып китә.
Район хуҗалыклары механизаторлары зур сынау алдында тора - урак якынлашып килә. Барлык булган бөртек суктыру комбайннарын ремонтлап, тиешенчә регулировкалап әзерлек сызыгына куярга кирәк. Урып-җыю эшләренең башка еллардагыдан иртәрәк башланасын инде бүген үк күренеп тора. Шуңа күрә яңа уңыш кабул итәчәк һәр ындыр табагында хәзерлек эшләрен тиз арада башкарып чыгу зарур. Иң элек ындыр табаклары тирәләрен чүп үләннәрдән, чүп-чардан, файдаланылмый торган техникадан арындырырга кирәк. Бөртек складларын ремонтлап, агартып һәм дезинфекцияләп кую да тиз арада үткәрелергә тиешле чараларның берсе. Шулай ук үлчәү хуҗалыгын ремонтлап, барлык таләпләргә җавап биререлек хәлгә китерү турында да онытырга ярамый. Һәр ындыр табагында янгынга каршы көрәш җиһазлары, су саклау мөмкинлеге булдырылсын.
Авыл кешесе өчен җәй - киеренке хезмәт чоры ул. Хәзер бигрәк тә: шәхси хуҗалыклар печән хәзерли. Үләннәр быел куе һәм биек булып күтәрелде. Күпчелек авыл җирлекләрендә печәнлекләрне бүлеп, үләнен чабып һәм киптереп ташып куярга да өлгерделәр. Теләгән кешегә печән хәзерләү өчен табигать шартлары бик кулай - көннәр коры, аяз. Дөрес, яңгыры да бик кирәк, әмма явым-төшемнәр әлегә районны читләтеп үтә.
Табигый болынлыкларда, урман буйларында үлән бик күп. Андый урыннарны трактор кертеп, иркенләп чаптыру мөмкин түгел. Шулай да хәзер авылда яшәүчеләрнең күпчелеге кул чапкычлары булдырды. Алардан файдаланып, үлән куе булып үскән елга буйларыннан, болыннардан файдалы, витаминга бай печәнне күпләп әзерләргә була.
Ни генә булмасын, без 2010 елгы корылыктан сабак алып, кышка мул азык запасы белән керергә тиешбез. Элек-электән бит авыл агайлары кышлату чорын ел ярым-ике еллык печән запасы белән каршыларга тырышкан. Алдагы елда безне нәрсә көтәсен әйтә алмыйбыз. Билгеле, бу көннәрдә печән хәзерләүчеләргә авыл җирлекләре башлыклары да ярдәм итсеннәр иде. Авылларда бит ялгыз яшәүче апалар, әби-бабайлар да бар. Кирәк икән, аларны да печәнле итү турында кайгыртасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев