Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кош гриппы Татарстанның тагын дүрт районында табылган

Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылуы, шул сәбәпле андагы ярты миллионга якын тавыкның юк ителәчәге хакында язган идек инде.

Фабрика территориясендә карантин кертелде.

Тагын күңелсез хәбәр: республика хөкүмәте йорт кошларының әлеге куркыныч чир белән зарарлануы сәбәпле грипп буенча карантин кертелгән яңа зоналар хакында игълан итте. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе сайтында басылган документтан күренгәнчә, Нурлат, Ютазы, Балык бистәсе шәхси хуҗалыкларында һәм Казанның Дербышки поселогында кош гриппы очраклары ачыкланган. Чирнең тагын да таралуына юл куймас өчен анда кырыс пропуск режимы кертелгән. Ә авыру кош-корт юк ителәчәк.

Мәгълүм булганча, кош гриппы өч төрле юл белән таралырга мөмкин. Бу - җылы яклардан очып кайтучы кошлар, читтән кайтарылган азык һәм кеше факторы. Әлегә күчмә кошлар аша авыру йоктыру вирус таралуның төп версиясе булып санала.

Ничек кенә булмасын, район халкына саклык чараларын күрергә кирәк. Йорт кошларын ябып асрагыз, аларның күчмә кошлар белән контактта булуына юл куймагыз. Азыкны да ябык бинада саклау хәерле. Кош-кортны сертификаты, тиешле документлары булган сатучылардан гына алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев