Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кылны кырыкка ярыр чак

Быелгы уракта 34431 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласыбыз булса, шуның 58 процентында урып-җыю башкарылды. Элеватор, амбарларга … тонна икмәк керде. Уҗым бодаеның 70 проценттан артыгы суктырылып саклауга урнаштырылды. Районда бу культураның уртача уңышы гектардан 40 центнер тәшкил итә. Көзге бодай - 43,6 центнер, арпа - 35,1 центнер, борчак 26 центнер...

Быелгы уракта 34431 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласыбыз булса, шуның 58 процентында урып-җыю башкарылды. Элеватор, амбарларга … тонна икмәк керде.
Уҗым бодаеның 70 проценттан артыгы суктырылып саклауга урнаштырылды. Районда бу культураның уртача уңышы гектардан 40 центнер тәшкил итә. Көзге бодай - 43,6 центнер, арпа - 35,1 центнер, борчак 26 центнер уңыш белән сөендерде. Солы культурасы өчен дә ел уңышлы килде - ул һәр гектардан 47,8 центнер чыгып килә.
Игеннәр һәр җирдә өлгерде. Аларның дымлылыгы 12-14 процентка кадәр төште. Хуҗалык җитәкчеләре комбайннарны иң элек коела торган борчак, арпа басуларында эшләтергә тырышалар.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Көнбатыш Әлки филиалы комбайнчылары, төшкә кадәр Тахтала отрядында эшләп, көннең икенче яртысында Иске Матак басуларында суктыра башладылар. Игеннәрне турыдан-туры җыеп алуда эшләүче дүрт комбайн янында без дә булып кайттык.
Азат Низамиев.
Комбайнчылар Валентин Колсанов, Владимир Сергеев, Семен Рыжков, Юрий Севрикеев көзге бодайны турыдан-туры урып суктыралар. Көннәр эссе, коры тора, игеннәр шытырдап кипкән, шуңа бүген урып-җыюның бу ысулы да нәтиҗәле.
Комбайнчы егетләрне берничә минутка гына эшләреннән бүлдереп, сөйләшеп тә алдык. Владимир Сергеев белән Семен Рыжков әле бу "Акрос" комбайннарында икенче сезон гына эшләсәләр, Юрий Севрикеев үзенең "Нью-Холланд"ында унынчы урагын каршылаган.
-Байтактан эшли икән, техника тузгандыр инде, еш ватыламы? - дип соравыма Юрий Николаевич:
-Күз тимәсен, алай ватылып азаплаганы юк. Бөртек суктыру комбайны өчен ун ел күп түгел ул. Без бит аңарда сезонга күп булса ай ярым-ике ай эшлибез. Трактор ун ел буе ел әйләнәсе эшләп тузарга мөмкин әле,-дип җавап бирде.
Юрий Севрикеев үзе Югары Матактан. Заманында ул "Әлки" совхозының иң алдынгы механизаторы-комбайнчысы иде. Ул вакыттагы совхоз директоры Рафаэль Ибәтуллин аларның кадерләрен белеп, мактап-зурлап, дәрәҗәләрен күтәреп торды. Юрий Николаевичны Татарстанның атказанган механизаторы исеменә дә тәкъдим иткәннәр иде. Хәер, бу уңган механизаторның тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре, дипломнары, Мактау кәгазьләре байтак җыелган инде. Ул бит 40 ел дәвамында тракторда-комбайнда эшли. Беренче урагын СК-4 комбайны штурвалы артында башлаган булган. Кыскасы, быел әле аның механизаторлык хезмәтенең үзенә күрә юбилее да икән.
Владимир Сергеев исә Демидовка авылыннан. Механизатор кадрларга кытлык булгач, аны бик гозерләп Көнбатыш Әлки филиалына күчергәннәр.
Владимир Николаевич чәчүлек җирләрне корткычлардан, чүп үләннәрдән саклап гербицидлар кертү эшенең чын остасы. Әлеге хезмәтнең никадәр нечкәлекләре, катлаулылык-лары булуына мин сиптерү агрегатлары парадында булгач төшендем. Владимир Сергеевка әнә шул четерекле һәм үтә дә җаваплы эш йөкләнгән дә инде. Хәер, булдыклы егет комбайн штурвалы артында да сынатмый. Ул үзенең "Акрос-585" комбайнында урак башыннан 1703 тонна бөртек суктырган.
Тахтала яклары механизаторлары районда аерым мактауга лаек. "Кызыл Шәрык-Агро" кырларында берара алар күп эшлиләр иде. Соңгы елларда кайберләре "Хузангай" җәмгыятенә эшкә күчкән икән. Булдыклы, тырыш механизаторларны кайда да бишкуллап кабул итәләр шул.
Семен Рыжков "Акрос" комбайнына утырганчы үзенең "Арес" тракторында кукуруз, көнбагыш чәчүдә эшләгән. Семен Михайлович әле егетләр кебек. Ә инде механизаторлык хезмәтендә 1994 елдан бирле икән.
Валентин Калсанов "Мега" комбайны белән быел алтынчы уракта. Гомумән, Валентин Петровичның белмәгән эше юк икән. Кирәк чакта ул оста эретеп ябыштыручы да, слесарь да. Аның кебек егетләр барында техника да ватылуны белми. Чыгымчылый калса да бик тиз җайлыйлар.
Бу егетләр атна буе "Тахтала" отряды басуларында эшләгән. Отряд начальнигы Равил Гатин әйтүенчә, алар һәркайсы алтын бәясе механизаторлар. Кыска гына вакыт эчендә 438 гектарда уҗым бодаен, 213 гектарда арпа, 114 гектарда солы һәм 365 гектарда рыжик культурасын җыеп алганнар. Дөрес, отрядта әле 1 мең гектарга якын уҗым бодае өлгергән. Әмма комбайннар җитешә алмый, башка отрядларда да шундый хәл бит, игеннәр бөтен җирдә бердәй өлгерде.
Тахтала басулары уңдырышлылык ягыннан әллә ни мактана алмыйлар. Анда бит комлы җир. Шуңа карамастан, бодайның гектарыннан 33 әр центнер, арпадан 32,8 центнер, солыдан 27 центнер бөртек чыккан. Ә инде көнбагыш тагы да зур уңыш вәгъдә итә. Быел аны бик соңламыйча җыеп алырга уйлыйлар. Равил Гатин:
-10 сентябрьдә дисификация үткәрә башлап, уракка 20 сентябрьдән дә калмый керешәсе иде,-дип планлап тора.
"Тахтала"да бөртек өчен кукурузга да өмет зурдан. Хәтеремдә, бер елны биредә кукуруз бөртеген гектардан 100 центнерга кадәр суктырып алганнар иде.
Иртәдән "Тахтала" кырларында эшләгән комбайннар төштән соң Иске Матак басуларына күчтеләр. Биредә дә каерылып үскән игенне суктыручы кыр корабларының бункерлары тиз арада икмәк белән тулып, бер-бер артлы сигнал утларын уйната да башладылар. Басу башында прицеплы "КамАЗ"ы белән торган Рөстәм Гайфуллин комбайннар янына ашыкты.
Комбайн бункерларыннан икмәкне ташып тору өчен биредә техника җитәрлек беркетелгән. Шәхси "КамАЗ"лары белән Шамил Нургалиев, Рәсим Шәфигуллин да ярдәмгә килгәннәр.
27 тонна бөртек сыешлы арба таккан "Арес" тракторы белән Фәрид Гайфуллин да биредә. Тумышы белән Әхмәт авылыннан булган Фәрид Кошкида яши. Алар гаиләләре белән Кыргызстанга киткән булганнар. Туган якка кире кайтып, кардәшләре белән районның төрле авылларына урнашканнар. Фәридкә Кошкида өй тәкъдим иткәч, алар шунда төпләнеп калган. Хәзер ул өч техника - "Арес", К-701, МТЗ-1221 тракторларын чиратлап иярли. Кайсына эш бар, шуны кабызып чыга.
Көнбатыш Әлки филиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров үз хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләргә ниятләүләрен әйтә. Аларның тугыз комбайны суктыруда эшли. Һәр көнне 200 гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алалар.
Ә инде бөртеклеләр урагы төгәлләнгәч, көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз уңышын җыюга чират җитәр. Иң мөһиме, ватылмыйча, исән-имин эшләргә, югалтуларга юл куймаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев