Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лия Мәрдегалләмова Саба районында узган бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасында катнашты. ФОТО

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Саба районында

"Төп нигез" дип атап күчмә утырыш үткәрделәр. Утырышның максаты - татар халкының йолаларын, гореф-гадаәтләрен, авылларда яшәешне өйрәнү. Әлеге чарада да бездән дә вәкил катнашты - Сабада район хакимиятенең оештыру бүлеге начальнигы Лия Мәрдегалләмова булып кайтты. Без аның белән очрашып, тәэсирләрен сораштык.

- "Ак калфак" оешмасының филиалы Татарстанның һәр районынды гына түгел, хәтта Россиянең кайбер төбәкләрендә дә бар һәм уңышлы эшләп киләләр. Татар халкының милли мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, күп гасырлы традицияләрен саклап калу өчен янып йөргән туташ һәм ханымнарны берләштерә ул.Андый филиал безнең районда да бар. Дөрес, эшчәнлегебезне тиешле дәрәҗәдә актив дип мактана алмыйбыз, бу хәрәкәттән безне еш кына тәнкыйтьлиләр дә. Әмма алга таба ниләр эшләргә икәнлнгнбнзне аңлау бар, теләк-планнар бар. Менә бу соңгы утырыш исә яңа белем һәм идеяләр чыганагы булды",- дип әңгәмәбез эчтәлегенә баштан ук ачыклык кертте Лия Каюм кызы.

"Ак калфак" ның утырышы юкка гына Саба җирендә үткәрелми шул: бу районда яшәүче 32 мең кешенең бер меңләбе генә башка милләттән, калганнары татарлар. Бәлки шуңадыр, халкыбызның традицияләре биредә яхшы сакланган гына түгел, элеккечә яши, гаиләләр тормышында чагылыш таба.

Утырышны "Төп нигез" дип атап, оештыручылар аңа үзгә төсмер биргәннәр. "Ак калфак"лар Саба районының берничә авылына орып, халыкның ничек яшәвен, аерым гаиләләрнең ни рәвешле көн итүен күргәннәр, балалар йортларында булганнар, "Кияү мунчасы", "Орчык өмәсе", "Кичке уен" кебек сәхнәләштерелгән йолалар караганнар.

- Программа шулкадәр тыгыз иде ки, өч көн буе иртәдән кичкә чаклы бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек һәм өйрәндек, - ди Лия. - Баштан ук шуны әйтим: Саба халкы гаять тырыш, эшчән, хезмәт белән яши. Һәм бик ачык, кунакчыл. Безне кая гына барсак та ачык йөз белән каршы алдылар, итагәтле, игътибарлы булдылар, бөтен белгәннәрен күрсәтергә тырыштылар. Әйтик, без берничә гаиләдә булдык. Кызыл Мишә авылында төп нигезләрен саклап, әти-әниләрен тәрбияләп-кадерләп яшәүче Татаровларда, өен үз куллары белән чиккән мендәр тышлары, эскәтер-сөлгеләр белән бизәгән Гөлфия Хафизоваларда, бергәләп бакчачылык белән шөгыльләнүче, моны гаилә бизнесына әйләндергән Галимуллиннарда - һәркайда кабул итеп, тормыш рәвешләре белән таныштырдылар.

Мине шушы шаккаттырды: хатын-кызлары кул эшләренә гаять оста икән бит! Алар аеруча чигүне ярата икән, аллы-гөлле җепләр белән бик матур итеп өс киемнәрен, өйдәге пәрдә, урын-җир әйберләрен чигешләр белән бизиләр. Бәйләү, төрле паннолар ясау дисеңме! Аш-суга, бигрәк тә камыр ризыклары пешерергә дә осталар. Кая гына барсак та, чәй өстәлләре әзер иде. Чәй янына төрле бәлеш, чәк-чәк, кош теле, өчпочмаклар һәм тагын әллә ниләр куелган. Һәр авылның үзенә ихлас сые да бар ххәтта.

Киңәшмәдә катнашуыларны татарның мәшһүр артисты Шәүкәт Биконморовның туган авылы Миңгәргә алып барып, аның гаиләсенең төп нигезе - ике гасырлык өе белән таныштырганнар, улы Искәндәр, кызы Гүзәл белән очрашу үткәргәннәр. Лесхоздагы Урман музеенда, кыңгыраулар музеенда, Бөтенроссия селекция орлыкчылык үзәгендә булу да онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Ханымнар Саба мәчетендә Җәмил хәзрәтнең вәгазен тыңлаганнар, аңардан үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ишеткәннәр.

- Кыскасы, күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Үзебезнең районда да "Ак калфак" филиалын чын-чынлап эшләтеп җибәрәсе иде.Үзебездә дә бит үрнәк гаиләләр аз түгел. Аларның көнкүрешне алып бару, өлкәннәрне кайгырту, әбалалар үстерү тәҗрибәсен таратасы иде. Кул эшләре осталары да җитәрлек, уңганнарның хезмәт җимешләрен башкаларга гына күрсәтеп калмыйча, һөнәрчелекне үстерү, ә бәлки тора-бара кемнәр өчендер гаилә бизнесы итү дә гамәлгә ашырмаслык нәрсә түгел, - ди Лия, сәфәре вакытында алган тәэсирләреннән орына алмыйча.

- Моның өчен бит фикердәшләр кирәк. Эшне нидән башларга уйлыйсыз?

- Районда мәдәният, мәгариф тармакларын, оешма-предприятиләрне булдыклы хатын-кызлар җитәкли, традицияләрне саклаучы әбиләр, оста куллы кызлар да күп бездә. Уйлавымча, "Ак калфак"ның филиалын Әлки җирендә дә абруйлы оешма итеп булыр иде. Һәрхәлдә, тырышып карыйк әле, ди әңгәмәдәшем. Ә нәрсә, без сабалардан кимме әллә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев