Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки муниципаль район советы утырышында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәлә каралды

22 июньдә өченче чакырылыш муниципаль район советының җиденче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырышта беренче итеп район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта депутатлар район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин мәгълүматын тыңладылар. Аннан соң районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм ижтимагый хәвефсезлекне...

22 июньдә өченче чакырылыш муниципаль район советының җиденче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Утырышта беренче итеп район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта депутатлар район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин мәгълүматын тыңладылар.

Аннан соң районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм ижтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү буенча бурычлар турындагы мәсьәләне карауга күчтеләр. Доклад белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуларда район мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручы Александр Макаров, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле, район благочинные Андрей Зиньков, Карга авылы имам-хатыйбы Ирек Сәләхиев катнаштылар.

Депутатлар 2016-2018 елларга кабул ителгән "Әлки муниципаль районы авыл яшьләре" максатчан программасының ничек үтәлүен дә тикшерделәр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Вәлиев чыкты.

Утырышта шулай ук район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Динара Җәләлова чыгышы тыңланды.

Район советы утырышында башка оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде. Тикшерелгән һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев