Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район башлыгы Александр Никошин табиблар белән “түгәрәк өстәл” артында үлем-җитем сәбәпләре турында сөйләште

Район башлыгы Александр Никошин табибларны үзенә чакырып, "түгәрәк өстәл" формасында сөйләшү үткәрде.

Табибларга бер генә сорау бирелде - кешеләрнең гомере өзелүгә китергән сәбәпләр һәм үлем очракларын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

Район баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, быелның 11 аенда 279 кеше үлгән бездә. Республика күрсәткечләреннән зуррак бу сан. Дөрес, саннар белән эш иткәндә аларның кайдан килеп чыгуын да исәпкә алырга кирәк: үлүчеләрнең 29ы бездә пропискада торсалар да, читтә яшәгән, башка җирдә теркәлеп яшәгән 9 мәрхүмне дә безгә кайтарып җирләгәннәр. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бик авыр хәлдә китерелгән 12 авыруның гомере өзелү шулай ук статистиканы безнең район файдасына итми. Менә шуларны исәпләсәң, үлем-җитем буенча күрсәткечләребез алай ук зур булмас иде, дип раслый табибларыбыз.

Кешеләрне бакый дөньяга алып китүче сәбәпләр арасында "лидерлар" - нерв системасы, йөрәк-кан әйләнеше системасы авырулары һәм тышкы факторлар (болары авырулар белән бәйле түгел, әйтик, үз-үзенә кул салу һ.б.). Халыкны диспансерлаштыру беренче ике сәбәпне кисәтүгә юнәлтелгән: быел 3300 әлкиле сәламәтлеген тикшерткән. 800 кешенең исәнлеге шик уяту сәбәпле аларны өстәмә тикшеренү узарга җибәргәннәр. Шулай ук 3168 баланың таза-саулыгын әйбәтләп тикшергән табиблар. Онкологик авыруларга килсәк, диспансерлаштыру нәтиҗәсендә 80 кешедә төрле дәрәҗәдә табылган ул яман чир. Вакытында ачыкланса, аны уңышлы дәвалап була, диләр сәламәтлек сагында торучылар һәм диспансерлаштыруның бу җәһәттән алыштыргысыз чара булуын ассызыклыйлар.

-Без бүген беренче чиратта төп проблемаларны атарга тиешбез. Халык сәламәтлеген тиешенчә саклауны оештыру өчен районга нинди белгечләр җитми? Нинди проәлемаларны кичектермичә хәл итәргә тиешбез?-дип конкретлаштырды Александр Федорович әңгәмә барышын.

-Беренче чиратта кешеләрне үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, вакытында тикшеренергә, авыруны сузмаска өйрәтергә кирәк,-диделәр табиблар Эма Шәйхетдинова, Александр Плаксин, Җәүдәт Зәкиуллин, Иван Младшев. Алар шулай ук район җитәкчелегенә авыл җирлекләре башлыклары белән кайбер мәсьәләләрдә аңлашу таба алмауга зарландылар. Әйтик, шул ук саннарга килгәндә, халыкны теркәүдә җитешсезлекләр, табиблар урынга барып кабул иткәндә кешеләргә бу турыда тиешенчә хәбәр итмәү, флюорографияне ике һәм аннан да күбрәк ел үтмәгәннәрне хастаханәгә юллау, эчкечеләрне исәпкә алуда һ.б. оештыру чараларында битарафлык…Район җитәкчелегеннән исә кадрлар белән тәэмин итүдә ярдәм кирәк Бүген районда фельдшерларның уртача яше 56-58 гә җиткән, гомуми практика табиблары, кайбер белгечләр җитешми.

-Бүген бөтен поликлиникага бер терапевтыбыз калды!-дип чаң суга Светлана Одушкина. Ул шулай ук авылларда яшәүчеләрне флюорография үтү өчен хастаханәгә алып килүне оештыруда булышлык сорады.

-Сезгә беркем дә кунакка килми, дәва эзләп килә. Шуңа күрә поликлиника билгеләнгән режимда төгәл эшләргә тиеш, табиб кайда икән, кабинетына кайчан килер икән, дип аптырап йөрүчеләр, кабинет ишекләре төбендә озын чиратлар булырга тиеш түгел. Стационарда авыруларны карау (обходлар) шулай ук төгәл үтәлсен, һәр көнне билгеләнгән вакытта булсын. Юкса, авыру инде берничә көн стационарда ята, аның янына килеп караучы да юк, дигән дәгъвалар да ишетелә,-дип үз таләпләрен әйтте район башлыгы һәм сөйләшү барышында күтәрелгән проблемаларны хәл итешергә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев