Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бүген берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар

Бүген төш алдыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге вестибюле гөж килеп торды. Биредә берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар. Бала туу - кеше тормышындагы иң зур шатлыкларның берсе шул. Бәбидән котылган әниләрнең дә, яңа туган нарасыйларын каршыларга килгән бәхетле әтиләрнең һәм туган-тумачаларның да, медицина хезмәткәрләренең дә йөзләрендә сөенечле елмаю балкыды...

Бүген төш алдыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге вестибюле гөж килеп торды. Биредә берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар.

Бала туу - кеше тормышындагы иң зур шатлыкларның берсе шул. Бәбидән котылган әниләрнең дә, яңа туган нарасыйларын каршыларга килгән бәхетле әтиләрнең һәм туган-тумачаларның да, медицина хезмәткәрләренең дә йөзләрендә сөенечле елмаю балкыды бу көнне.

Чуаш Борнаенда яшәүче Алексей Архипов бик тә ир бала тууын көткән. Ике кызлары үсеп килә икән инде. Менә бит бәхет - хәләле Надежда аңа малай бүләк иткән. 3 кило 800 грамм авырлыкта туган баһадир - Денисны әти кеше кош тоткандай кулына алды.

Тудыру бүлегенең өлкән акушеркасы Светлана Герасимова матур итеп биләүсәләп улын кулына тоттырганда Илмир Задаевның да сөенечтән башы күккә тигәндәй булды. Азамат - Илмир белән Сиринәнең өченче уллары, Салман авылының әлегә иң бәләкәй гражданы.

Базарлы Матакта яшәүче Динар Абдрахманов кызы Әнисә белән шарлар, чәчәкләр күтәреп килгәннәр бәбине каршыларга. Алар да сөенечләреннән нишләргә белмиләр. Әнисе Ләйсән Әнисәгә сеңелкәш - Сәминәне алып кайткан.

Район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, бәбиләргә һәм әти-әниләргә изге теләкләрен җиткереп, районыбызның яшь гражданнарына туу турында таныклыклар, бүләкләр тапшырды.

Бәхетле әти-әниләрне районның баш табибы Светлана Одушкина һәм хастаханәнең баш акушер-гинеколыгы Эма Шәйхетдинова да тәбрикләделәр.

-Бәбиләрне исән-сау үстерегез һәм һичшиксез безгә тагын килегез. Кабат килүегездә инде ремонтланган, яңартылган тудыру бүлегендә бәбиләрсез,-диде баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев