Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе иң уңган почтальоннарны бүләкләде. ФОТО

Районның почта хезмәткәрләре бергә җыелып 2016 нчы елда ниләр эшләүләре, уңышлары һәм җитешсезлекләр турында сөйләштеләр. Коллективның отчет җыелышында Нурлат районара почтамты почта элемтәсе бүлеге начальнигы Рәфис Ногуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова катнаштылар. Рәфис Ногуманов үткән елның коллектив өчен тулаем алганда уңышлы булуын, нигездә барлык планнарның үтәлүен,...

Районның почта хезмәткәрләре бергә җыелып 2016 нчы елда ниләр эшләүләре, уңышлары һәм җитешсезлекләр турында сөйләштеләр.

Коллективның отчет җыелышында Нурлат районара почтамты почта элемтәсе бүлеге начальнигы Рәфис Ногуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова катнаштылар. Рәфис Ногуманов үткән елның коллектив өчен тулаем алганда уңышлы булуын, нигездә барлык планнарның үтәлүен, хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хаклары артуын билгеләп үтте. Ә Мария Платонова, кешеләрнең көннән-көн ешрак электрон хезмәтләрдән файдалануы почта хезмәткәрләренең конкурентлыкка сәләтле булуларын таләп итүен әйтте, район икътисады үсеше турында сөйләде.

"Әлки хәбәрләре" редакциясе 2017 елның беренче яртыеллыгына район газетасына халыкны яздыруда уңышлы эшләгән бертөркем хат ташучыларга Рәхмәт хаты һәм бүләк әзерләгән иде. Юхмачы һәм Иске Матак почта бүлекчәләре начальниклары Наталья Колоколовага, Надежда Лычниковага, Базарлы Матак почтальоннары Роза Минһаҗетдиновага, Руфия Сибгатуллинага, Рәсимә Әюповга тапшырылды әлеге бүләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев