Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район ЗАГС бүлеге: былтыр игезәкләргә бай ел булды

Ашкынып алга чапкан гомерләрнең тагын бер елы артта калды. Без аны ничек яшәдек? Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны исәпкә алып баручы район Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе ЭНҖЕ ХӘЛИУЛЛИНА белән әнә шул хакта сөйләштек.

Район ЗАГС бүлегендә 2016 елда туу турындагы 145 акт теркәлгән. Әмма бу, Энҗе Фәрхатовна әйтүенчә, тулы сан түгел икән. Чөнки Казан, Чистай шәһәрләре тудыру йортларында дөньяга килгән нарасыйларның байтагы аларда исәпкә алынган.

Районыбызда былтыр туган балаларның төгәл санын ачыклау өчен без район үзәк хастаханәсенең баш педиатры Айрат Сәфәровка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, үткән елда 171 нәни әлкиле дөньяга аваз салган. Аларның 96 сы малайлар, 75 е кызлар. Тулаем республикадагы кебек үк, районыбызда да 2016 елда дөньяга килүче балалар саны кимегән.

ЗАГС мәгълүматларыннан күренгәнчә, 21нарасый тулы булмаган гаиләләрдә туган. Балаларның күпчелеге (35 процентка якыны) гаиләләрдә икенче булып дөньяга килгән.


Узган ел иң яшь кияү - 18 яшьтә, иң яшь кәләш 16 яшьтә булган.

Законлы никахлашкан иң олы ир-ат - 54 тә, иң олы кәләш - 51 яшьтә.

Былтыр игезәкләргә бай ел булды. Гыйнвар аенда Базарлы Матакта Риназ һәм Гөлназ Сафиннарның игез уллары дөньяга килде. Март аенда Бибай Чаллысында яшәүче Марсель һәм Гөлия Галиуллиннар пар уллары туу шатлыгын кичерде. Шул ук айда Юхмачы авылында Илфат һәм Рузалия Галәветдиновларның берьюлы уллары һәм кызлары дөньяга килде. Ә декабрьдә Иске Салманда Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары туды.

2016 елда иң яшь әни 17 дә, иң яшь әти 21 яшьтә булган. Ә иң олы әни 44 яшьтә бәби тапкан. Әти булу бәхетен кичергән иң олы ир-ат - 46 яшьтә.

Узган ел балаларга иң еш кушылган исемнәр: Арсений, Никита, Игнат, Матвей, Кирилл, Әмир, Камил, Кәрим, Ева, Софья, Ангелина, Сәминә, Ясминә, Камилә, Әминә, Зөһрә, Мәдинә, Мәликә.

Былтыр бер уллыкка алу факты теркәлгән.

Исем алыштыру очрагы дүртәү булган. Мәгълүм булганча, балигъ булу яшенә җиткән кеше үзенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен алыштыру хокукына ия. Бездә нигездә фамилияләр алыштырганнар.

Ата булуны раслау турында 15 акт төзелгән. Бу никахларын рәсмиләштермәгән гаиләләрдә бала тугач, ирләрнең әни кеше ризалыгы белән баланың әтисе булуын тануы, аңа үз фамилиясен бирүе дигән сүз.

Юк сәбәпне бар итеп

Былтыр районыбызда 89 пар законлы никахлашкан. Бу аннан алдагы елгыдан 1 парга күбрәк. Әмма тулы бер район өчен аз, билгеле. Әйтик, биш ел элек 146 гаилә төзелгән булган. Гомумән, соңгы елларда җәмгыятебездә өйләнешүчеләр санының кимүе күзәтелә.

Узган ел шул исәптән 20 милләтара никах теркәлгән.

2016 елда республикада аерылышучылар санының кискен артуы күзәтелде. Бездә 29 пар араларын өзгән. Бу аннан алдагы елгыдан 12 парга кимрәк. Шулай да 29 гаиләнең таркалуы бик борчулы хәл. Боларның өчесе - балигъ түгел балалары һәм милек бүлү проблемалары булмаганнар - үзара килешү буенча ЗАГС бүлегендә никахларын өзгәннәр. Ә 26 пар суд аша аерылышкан. Димәк, аларның үсмер балалары бар. Әти белән әнинең аерылуы бала өчен нинди авыр хәл булуын әйтеп торырга кирәк микән. Ата-анасы исән килеш алар ярымятим, күбесенчә әтисез үсәргә дучар булалар бит.

Аерылу сәбәпләре нинди дисәң, һаман да шул характерлар туры килмәүне, хыянәтне, ирнең эчүен, эшләргә, гаиләне матди яктан тәэмин итәргә теләмәвен атыйлар. Күбесенчә гаилә стажы 10 елга да тулмаганнар никахын өзә икән. Монда еш кына ир белән хатын арасында үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү, береңә-берең юл кую, түземле, сабыр булу кебек сыйфатлар җитмәгәнлеге ачыклана. ЗАГС хезмәткәрләре, белгечләр әйтүенчә, яшьләрнең күбесе өйләнешергә ничек тиз карар кылса, аерылышуны да шулай тиз генә хәл итәләр. Юк сәбәпне бар итеп аерылышырга гариза бирүчеләр шактый. Мондый вакытларда әти-әниләр, туганнар яшьләргә үзенең акыллы киңәшен әйтсен, аларны гаиләне таркату кебек тискәре адымнан туктатып калырга тырышсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев