Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район үзәк хастаханәсенә беркетелегез

Татарстанның амбулатория-поликлиника учреждениеләренә халыкка медицина ярдәме күрсәткән өчен 1 гыйнвардан җан башыннан исәпләп түли башлаячаклар. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр медицина оешмасына халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү өчен акча хәзер поликлиникага ничә кеше беркетелгәннән чыгып бүлеп биреләчәк. Безнең районда 19432 кеше яши, аларның 3300 е балалар. Район үзәк хастаханәсенә 14900...

Татарстанның амбулатория-поликлиника учреждениеләренә халыкка медицина ярдәме күрсәткән өчен 1 гыйнвардан җан башыннан исәпләп түли башлаячаклар. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр медицина оешмасына халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү өчен акча хәзер поликлиникага ничә кеше беркетелгәннән чыгып бүлеп биреләчәк.

Безнең районда 19432 кеше яши, аларның 3300 е балалар. Район үзәк хастаханәсенә 14900 олы кеше һәм 3317 бала беркетелгән. Әгәр бу сан кимү ягына үзгәрсә, хастаханәне финанслау кимеп, хезмәткәрләр саны да кыскартылырга мөмкин.

Әгәр кемдер әлегә кадәр район үзәк хастаханәсенә рәсми беркетелмәгән икән, регистратурага мөрәҗәгать итеп гариза язарга кирәк. Моны елына бер тапкыр гына эшләп була. Кайсы медицина учреждениесен сайлау кешенең үз иркендә, әмма һәркем бер генә учреждениегә беркетелә ала. Балигъ булмаган балалар өчен ата-аналары карар кыла.

Әлки районында яшәп, район хастаханәсеннән баш тарту турында гаризагыз кермәгән булса, сезне үз хастаханәбезгә автомат рәвештә беркетеп куячаклар. Әгәр инде яшәгән җирегездән читтә урнашкан хастаханәгә беркетелсәгез медицина ярдәмен дә сезгә шунда күрсәтәчәкләр.

Дөрес, кичектергесез очракларда медицина ярдәмен яшәү урынында да бушлай һәм бернинди чикләүсез күрсәтәчәкләр. Ләкин авыруның хәле бераз яхшыруга аңа үзе беркетелгән медицина учреждениесенә юллама биреп, хастаханә бүлегеннән чыгарачаклар.

Шулай итеп, яңа елның беренче көненнән алып район үзәге хастаханәсендә беренче чиратта үзләрендә беркетелгәннәрне генә тикшерәчәкләр һәм дәвалаячаклар. Республика хастаханәләренә дәвалану һәм тикшеренүгә юллама да бары "үз" авыруларына гына биреләчәк.

Шуңа күрә, әгәр моңарчы теркәлмәгән булсагыз, тиз арада участок табибына мөрәҗәгать итеп, район үзәк хастаханәсенә беркетелү турында гариза язып тапшырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев