Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районда иң зур Яңа Салман җирлегендәге җыенда халыкның сорау һәм тәкъдимнәре дә күп яңгырады

Яңа Салман авыл җирлеге районда иң зурысы. Җиде авылны берләштергән җыеннарда сораулар һәрчак күп була. Август аенда Хлебодаровкада һәм Салманда үткән җыелышларда да халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Демидовкада яшәүче бер ханым урамда электр уты янмый дип зарлана. -Ничәнче тапкыр авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттем инде, һаман лапмаларны алыштырмыйлар....

Яңа Салман авыл җирлеге районда иң зурысы. Җиде авылны берләштергән җыеннарда сораулар һәрчак күп була. Август аенда Хлебодаровкада һәм Салманда үткән җыелышларда да халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде.

Демидовкада яшәүче бер ханым урамда электр уты янмый дип зарлана.

-Ничәнче тапкыр авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттем инде, һаман лапмаларны алыштырмыйлар. Без бит акчаны һәр айда түлибез,-ди.

Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә ышандырды.

Хлебодаровка мәктәбе директоры урынбасары Наталья Захарова исә автобусларының иске булуын әйтә, еш ватыла, ди.

Без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева белән бу мәсьәлә буенча элемтәгә кердек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде:

-Хлебодаровка автобусы әле ул башка кайбер мәктәпләрнеке белән чагыштырганда яңарак. Шуңа әлеге транспорт чарасын алыштыру беренче чиратта түгел. Районга яңа уку елы алдыннан ике автобус бирелде. Аның берсе Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә беркетелде. Әлеге гимназия автобусы белән без еш кына балаларны төрле республика олимпиадаларына, конкурсларга йөртәбез. Икенчесе Чуаш Борнае мәктәбенә бирелде. Бу мәктәпнең Югары һәм Түбән Колчуринодан, Татар Борнаеннан балаларны йөртергә бөтенләй үз транспорты юк иде,-диде.

Җирлекнең берничә авылында яшәүчеләр катнашындагы җыелыш Салманда мәктәп бинасында үтте. Биредә дә авыл халкының сораулары шактый җыелган. Илдар Хәйруллин:

-Иске Баллыкүл авылына салынган 300 метрлы яңа юл яңгырдан соң йөри алмаслык булып изелә. Аны рәтләп булмасмы?-дип борчыла.

Район башлыгы Александр Никошин, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп:

-Бу юлны таш түшәп ясауны халык күптәннән сорады. Аны бөтен шартын китереп салу өчен миллион сумнар сорала иде. Андый акчаны тиз генә таба алмыйбыз, билгеле. Ә юл бүген кирәк. Шуңа авылга кадәр әлеге араны үз средстволарыбызга ясаттык. Ул бик чыдам булып чыкмаган икән. Әлегә ремонтлатып торырбыз. Киләчәктә, районның барлык авыллары да асфальтлы юлга тоташкач, бу араны озак хезмәт итәрлек итеп зуррак чыгымнар тотып ясарбыз,-диде.

Салманда яшәүче Валентина Юдаева:

-Миңа 80 яшь. Өем белән янәшәдә зур агач үсте,-дип зарын җиткерде. -Җилле көннәрне ботаклары өй кыегына дөп-дөп кыйный. Авып йортымны ишмәсме, дип куркып яшим.

Александр Никошин җыен бетүгә әбинең өе каршындагы агачны барып карап, алдыртырга ышандырды. Соңрак без Салманга шылтыратып белештек: теге хәвеф тудыручы зур агач киселгән.

Нәкъ шундый гозер белән Түбән Кәчи авылында да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Район башлыгы күрсәтмәсе буенча авыл уртасындагы өч зур тополь агачы кыска вакыт эчендә кисеп алынган. Кәчилеләр редакциягә килеп, район җитәкчесенә, әлеге эшне башкаручыларга рәхмәтләрен җиткерүне сорадылар.

Басуларга химикатлар сиптерү аркасында умарта кортларының агулануы хакында җыеннарда сүз еш чыга. Биредә дә шул проблеманы күтәреп, Артем Савинов үз тәкъдимнәрен җиткерде.

-"Кызыл Шәрык-Агро" корткычларга, чүп үләннәргә каршы басуларны химик юл белән эшкәртә. Аны эшләмәсә, әйбәт уңыш та алып булмас иде. Әнә шул химия кулланасы культураларны авылдан ераграк басуларга чәчсеннәр иде. Ә авылга якын басуларга карабодай кебекләре чәчелсә, бал кортларына да әйбәт, уңыш та серкәләнеп, уңар иде,-диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре "Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Хузангай" җәмгыяте җитәкчеләренә әлеге тәкъдимне җиткереп, эшләрендә файдалануларын сорарга ышандырдылар.

Базарлы Матак-Салман юлы бик ватылган. Аны ремонтлау күздә тотылмыймы, диючеләргә Александр Никошин:

-Бу шактый озын, зур чыгымнар сорала торган юл полотносы. Быелгы планда аны ремонтлау каралмаган. Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкилләр килеп, әлеге юлның нинди хәлдә булуын карап-өйрәнеп киттеләр. Аны төзү киләсе ел планына кертелер дигән ышанычыбыз зур,-дип өметләндерде.

-Бездә су болганчык, аны кулланырга ярыймы икән, тикшертеп булмасмы?-дип борчылучылар да булды.

Суны анализга алып тикшереп, куллануга яраклылыгын ачыкларга ышандырылды. Шулай ук авыл җирлеге башкарма комитетына су башнясын чистартып карарга кушылды.

Лаеклы ялдагы Валентина Игнатьева:

-Авыл зираты тирәсен ремонтлап-яңартып булмасмы икән?- дип үзен борчыган мәсьәләне күтәрде.

Бу эшне халыктан җыелган үзара салым средстволарына һәм читтә яшәүче якташларның ярдәме белән башкарырга дигән уртак фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев