Әлки районы Алпар авылында Сабантуй булып үтте. ФОТО
"7 июльдә Чирмешән буенда Сабантуй үткәрәбез, белми калмагыз,
читтәгеләргә дә җиткерегез", - дигән хәбәрне алпарлылар яңа төзелгән мәчеткә манара куйган көнне - май ахырында ук игълан иткән иделәр иде инде. Ишеткән дә бу авыл халкы, читтән улларын- кызларын да чакырган - үткән шимбәдә борынгы Чирмешәннең иркен, киң ярында җыелып бәйрәм үткәрде.
Быелның тансык кояшы җылысына изрәп, ирекле җилләргә кинәнеп, җәйрәп яткан аланда иртәдән инде күңелле җанлылык хөкем сөрә иде. Алпарлылар бәйрәмгә ашыга! Олысы-кечесе, яше-карты мәйданда. Читтән кайтучылар шунда яшәүчеләрдән күбрәк! Бер уйласаң гаҗәеп тә: бөтен эшләрен ташлап, өч-дүрт сәгатьлек, җыйнак авыл бәйрәменә озын юллар үтеп кайтып җитәргә нәрсә мәҗбүр итә, нинди көчләр тарта икән? мөгаен, туган авылыңны, бергә уйнап үскән дусларыңны, балачагыңны, яшьлегеңне өзелеп сагынудыр, һәрберсе тугандай якын күршеләреңне, авылдашларны күрәсе килүдер. Әнә бит бер-берсе белән ничек сөнеп-шатланып күрешәләр алпарлылар, ничек бер-берсен кысып кочаклыйлар, кул кысышалар, арка чәбәклиләр... Мәйданда Алпар Сабантуен башлау турында игълан яңгыраганчы шулай булды: әле анда, әле монда: "И, син дә кайткансың икән! Сәлам, дус! Әй, ничек сагындым үзеңне!" дигән сүзләр яңгырап торды.
Җыелган халыкны бәйрәм белән Иске Алпар җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе котлап, авыл сабантуе байрагын күтәрергә дип алдынгы механизатор Илшат Шагиевны чакырды. Россия һәм Татарстан гимнары яңгырады. Аннары Алпар мәчете имамы Рафаэль ага Гатауллин бәйрәм матур үтсен дип дога кылды, мәйданга чыгачак көрәшчеләргә "гаделлек булсын, халык гомер-гомергә хәрәмчеләрне яратмады", дип фатыйхасын бирде. Сүзен озынга сузмыйча район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та тәбрикләде, бәйрәмнең төп иганәчесе эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин да җыенның дәрәҗәсен күтәреп җибәрде:
- Быел без бик матур эшләр эшләдек. Инде бергәләп ял итеп алыйк. Без, авылдашлар, бердәм, күмәк булырга тиеш. Алпар районда гына түгел, Татарстанда да иң яхшылар рәтендә булырга тиеш диде, - диде ул.
Һәр сабантуйның түрендә уңганнар, тырышлар данлана. Биредә дә традициядән тайпылмадылар: отряд начальнигы Альфред Билалов механизаторлар Радик Ибәтов белән Илшат Шаһевка, бухгалтер Илалия Гыйзәтуллинага мактау кәгазьләре белән бүләк тапшырды:
- Менә бу ике егет язын район кырларын сукаладылар! - дип мактап та алды үзләрен.
Аннары 60 ел тату яшәп, акыллы балалар үстергән Минхарис абый белән Сания апа Гайнетдиновларны, әлерәк кенә гаилә корган Илшат белән Чулпан Шаһиевларны, авылның иң өлкән кешесе Шәфәкиҗамал әби Ибәтованы котлап бүләкләделәр. Татар Мулла авылыннан 11 бала үстерүче Әсәдуллиннарны да мәйданга чакырдылар, тик алар нишләптеркилмәгән булып чыкты. Жәл, аларга телевизор бүләк итәселәр иде бит!
Халкыбыз һәрвакыт эшчәннәрне хөрмәт иткән, аларны башкаларга үрнәк итеп куйган. Сабантуйларда аларга дан һәм хөрмәт. Алпар бәйрәмендә үрнәк гаилә фермасы хуҗасы Рамил Гыйматдиновка, җирлек эшчәнлегендә иң күп ярдәм күрсәтүче Рамил Гарипов белән рамил Зәйнуллинга да (өчесе дә Рамиллар!) мактау сүзләре ишетергә язды. Гомер буе терлекче булып эшләп ялга чыккан Флера Гайнетдинова, ветеран механизатор Мидхәт Кәримов та авылдашлары каршында бүләкләнделәр. Рәфкать Сәмигуллин эретеп ябыштыручы Әмир Хәйдаровка рәхмәт әйтеп, бүләк бирде. Сабантуй бүләге үзгә бүләк инде ул, аның кадере зуррак, чөнки хезмәтеңә, яшәешеңә авылдашларыңның гадел бәясе дип кабул итәргә кирәк аны.
Бүләкләүләр үзешчән җырчыларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре, кечкенә "артистларыбыз" - балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Риназ һәм Эльмира Шиһаповлар, Ленар Гыймаев, Любовь Борисова һәм аның бию төркеме, гармунчы Марс Ибраһимов чыгышларын алкышларга күмделәр тамашачылар.
Ә мәйданда көрәш кызыды, төрле уеннар оештырылды. Күз бәйләп чүлмәк ватырга теләүче балалардан озын чират хасил булды. Көянтә-чиләкләр, су ташучылар, капчык киеп узышучылар, авыш колгага үрмәләүчеләр, капчыклап бер-берсен "дөмбәсләүчеләр"... Барысы да олы Сабантуйдагыча - кызык, күңелле, ярышу, җитезлегеңне, булдыклы икәнлегеңне күрсәтергә теләү рухы белән сугарылган.
Көрәшчеләр дә аз түгел иде, кеп-кечкенә малайлардан алып районда исемнәрен яңгыратырга өлгергән егетләргә кадәр бил алыштылар. Атлар чабышы да булды. Дөрес, бу ярышта катнашучылар икәү генә иде. Ә нәрсә, яхшы бит, икесе дә призлы урында!
Алпар авылы бәйрәмен озаклап сурәтләп булыр иде, чөнки рәхәт, күңелле үтте ул. ашыйсы килгәнгә тәм-томы, уйнарга теләгәннәршә батутлары, таганнанры, хәтта кечкенә квадроциклы, сөйләшергә тилмергәнгә дус-ишләре, җылы теләгәнгә юмартланып киткән кояшы - барысы да булды анда. Авылдашларына шундый күңелле бәйрәм оештырышкан Рәфкать Сәмигуллинга, Альберт Мөхәммәтшинга, Тәлгать Әхмәтшинга, бертуган Заитовларга, Рифкать Исламов, Фәрит Фәйзуллин, Мәҗит Насыйбуллин һәм башка киң күңелле иганәчеләргә рәхмәт. Әгәр алар юмартлык күрсәтмәсә, чыгымнарны күтәрешмәсә, болай ук киң дә, иркен дә үтәр идеме икән Алпар сабан туе?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев