Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы авыл җирлекләре референдумга әзерләнә

Авыл җирлекләре советлары алда торган референдумга әзерләнә: киләсе елда халыктан җыелачак үзара салымны нинди максатларда тоту турында шушы җирлектә яшәүчеләр, депутатлар фикерен исәпкә алып карарлар кабул ителде, референдумның кайчан буласы турында игъланнар эленде. Аеруча актив авыл җирлекләрендә йорттан йортка кереп аңлату эше дә алып баралар. Хәер җирлек башлыклары әйтүенчә, кешеләр...

Авыл җирлекләре советлары алда торган референдумга әзерләнә: киләсе елда халыктан җыелачак үзара салымны нинди максатларда тоту турында шушы җирлектә яшәүчеләр, депутатлар фикерен исәпкә алып карарлар кабул ителде, референдумның кайчан буласы турында игъланнар эленде. Аеруча актив авыл җирлекләрендә йорттан йортка кереп аңлату эше дә алып баралар.

Хәер җирлек башлыклары әйтүенчә, кешеләр инде үзара салымның асылын аңлаганнар, җыелган акчаның авыл проблемаларын хәл итүгә тотыласын беләләр, үзләре дә тәкъдимнәр кертәләр. Әйтик, Чуаш Борнаенда, башкалардан аермалы буларак, салым акчасын юллар төзекләндерүгә түгел, балаларга уен мәйданчыклары ясау өчен тотарга булганнар. Чөнки юл төзекләндерү бик кыйммәткә төшә, халыктан ул кадәр үк зур сумма җыю мөмкин түгел, диләр биредә. Ә зират тирәләрен узган елда рәткә китереп өлгергәннәр. Җыелачак салымның бер өлеше урамнарны яңарту, икенчесе су белән тәэмин итү чыгымнарын каплауга тотылачак.

Югары Колчуринода урам утларына дигән өлешне 5 сумга гына калдырганнар. Ә менә зиратлар тирәләре, мәйданнарын чистартып тору акча сораячак икән шуңа да бу максатка салымның 20 сумын, юлларны чистарту, тигезләп торуга 10 сумын "багышларга" булганнар.

-Референдум кайчан булачак, анда нинди мәсьәләләр буенча тавыш бирәчәкбез - боларның барысын да күрсәтеп, төрле җирләргә белдерүләр элдек. Быел бездә күпчелек салымны берьюлы, 600 сум итеп түләде, шуңа да күп эш эшләргә өлгердек,-ди Югары Колчурино җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Надежда Льдинова.

Түбән Әлки җирлегендә дә халык акчасына быел шактый эшләгәннәр: Түбән Әлкинең Газ урамын, мәчет тирәсен вак таш белән ныгытканнар, Татар Суксуында су мәсьәләсен хәл итәләр, Югары Әлкинең Кырый урамына ком салынган. Киләсе 2017 елда да шундый ук максатларга тәгаенләнәчәк үзара йөкләнгән салым акчасы: юлларны, күперләрне төзекләндерү, су скважиналарын койма белән тотып алу, урам утлары өчен түләү, янган лампаларны алыштыру, зиратларны тәртиптә тоту. Барысы да мөһим, бөтенесен эшләргә кирәк.

20 ноябрьдә барыбыз да яшәгән җиребездә референдумда катнашып, үзара йөкләнгән салым җыюга карашыбызны белдерәчәкбез. Карар уңай булыр, чөнки, һәрберебез аз гына өлеш кертеп, туган авылыбызның йөзен уңай якка үзгәртергә булышачакбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев