Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнур Юсупов билгеләнде

Бүген муниципаль район советының өченче чакырылыш унөченче утырышы булды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.

Район советы утырышы эшендә Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов, Россельхознадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов катнаштылар. Утырышны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Мәгълүм булганча, муниципаль район советының 27 гыйнварда булган чираттан тыш утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевнең үз гаризасы нигезендә аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән иде. Шул ук утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турындагы положение расланды. Аннан соң конкурс үткәрү һәм аның шартлары турындагы белдерү район газетасында басылып чыкты.

6 мартта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатуралар карау буенча комиссия утырышы булды. Анда конкурста катнашу теләге белдергән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсуповтан, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петровтан кергән документлар каралды һәм ике кандидат та район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак район советы каравына тәкъдим ителде.

Район советы утырышында кандидатларның икесенә дә сүз бирелде. Илнур Юсупов район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән очракта үз эшчәнлеген алып бару программасы белән таныштырды.

Владимир Петров исә үз кандидатурасын кире алуы хакында игълан итте һәм, Илнур Юсуповның әлеге җаваплы вазыйфага лаеклы кандидат булуын әйтеп, депутатларны аның өчен тавыш бирергә чакырды.

Район советы депутатлары ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илнур Юсупов кандидатурасын хупладылар. Шулай итеп, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнур Вәли улы Юсупов билгеләнде. Район башлыгы Александр Никошин аны бу җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән тәбрикләп чәчәкләр бүләк итте, сәламәтлек, районыбызның үсүе һәм иминлеге хакына уңышлы хезмәт итүен теләде.

Илнур Юсупов үзенә олы ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте, Әлки районы һәм халкы өчен бөтен тырышлыгын куеп хезмәт итәчәген белдерде.

Район советы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе эше турында аның начальнигы Вячеслав Яковлев отчеты, контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында аның рәисе Андрей Агапов отчеты һәм башка күп мәсәьәләләр каралды.

Илнур Вәли улы Юсупов Спас районының Ямбакты авылында туган. Аңа 40 яшь.

2004 елда "география" белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2016 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлап, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә профессиональ әзерлек турында диплом алган. 2014 елда ул Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан шәһ.) квалификация күтәрү курслары да үтә.

Илнур Юсуповның эш стажы 23 ел. Шуның 4 елдан артыгы - җитәкче вазыйфаларда. 2016 елның июленнән ул Әлки район мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

И.В.Юсупов өйләнгән, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев