Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Александр Никошин: “Тарихта үз эзебезне калдырдык

Хөрмәтле райондашлар! Тарих дигән олы бер китапның чираттагы битен ябып куяр чак җитте. Без кешелек дөньясының уртак елъязмасына үз юлларыбызны яздык, ниләр эшләвебез, нәрсәләргә ирешүебез, шатлык-сөенечләребез, борчу-кайгыларыбыз турында тамгаларыбызны калдырдык. Ансат булмады узып баручы ел, икътисадый кризис үзебез теләгән һәм булдыра алган кадәр эш күләмен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләрне чикләде,...

Хөрмәтле райондашлар!

Тарих дигән олы бер китапның чираттагы битен ябып куяр чак җитте. Без кешелек дөньясының уртак елъязмасына үз юлларыбызны яздык, ниләр эшләвебез, нәрсәләргә ирешүебез, шатлык-сөенечләребез, борчу-кайгыларыбыз турында тамгаларыбызны калдырдык.

Ансат булмады узып баручы ел, икътисадый кризис үзебез теләгән һәм булдыра алган кадәр эш күләмен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләрне чикләде, билгеле. Шулай булса да, тырыштык, районны төрле яклап үстерү, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә шактый уңышлы эшләдек. Иң мөһиме - әлкилеләрнең тормышка нык ябышып ятуы, активлыгы, күп проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирде.

Бу - авыл хуҗалыгы төбәге, икътисадыбызның нигезен дә ул тәшкил итә. Катлаулы һава шартларында игенчеләребез мул уңыш җыеп алдылар, 2015 ел белән чагыштырганда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның гомуми уңышын 31 процентка арттыруга ирештеләр. Төрле тармакларда эшләүче авыл уңганнары тырышлыгы белән 3 миллиард 988 миллион сумлык продукция җитештерде һәм реализацияләде. Мондый күрсәткеч белән горурлана алабыз!

Алдарак әлкилеләрнең активлыгы турында әйткән идем. Халкыбызның бу сыйфаты крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары саны артуда һәм уңышлы үсүендә дә чагыла. Алар арасында ит, сөт җитештерүгә, ат асрауга, кошчылыкка нигезләнгәннәре бар. Мөстәкыйльлек - бик яхшы сыйфат, уңганнарга алга таба да уңыш юлдаш булсын. Ә дәүләт үз ярдәменнән ташламый аларны: быел эш башлаучы фермерларга 2,9 миллион сум, кече ферма төзүчеләргә 2,6 миллион сум субсидия бирелде.

Кайчак зарланып алырга яратсак та, тормышыбыз дәрәҗәсе һәм сыйфаты елдан-ел үсә, яхшыра. Районда яшәүчеләрнең торак шартлары яхшыра: кешеләр зур, иркен йортлар төзиләр, өй туйлары үткәрләр. Ә яшьләргә бу эштә махсус максатчан программа ярдәмгә килә. Быел да 7 яшь гаиләгә 8,7 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.

Кеше эш белән генә яшәми. Моны истә тотып, районда мәдәниятны, спортны үсәтерүгә дә зур игътибар бирәбез: клубларның яңалары төзелә, булганнары ремонтлана, спорт объектлары корыла. Районда хәзер 129 спорт корылмасы эшли. Аларда спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә була. Сөенечле нәтиҗәләр дә бар: быел илкүләм, республика, зона, районара ярышларда яшьләребез 157 призлы урын яулады, 6 егет һәм кызыбыз спорт мастерлыгына кандидат булды!

Хөрмәтле райондашлар! Елны озаткан бу көннәрдә бик күп яхшы эшләребезне, мактанырлык уңышларыбызны искә төшерә алыр идек. Әмма кеше шулай яратылган инде, ул алга, киләчәккә омтылып яши. Без дә инде киләсе 2017 ел турында уйлыйбыз, яңа планнар корабыз, максатлар билгелибез. Алар тормышка ашсын иде! Киләсе ел яңа җиңүләр, югары нәтиҗәләр алып килсен.

Кадерле әлкилеләр, барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Һәр өйдә бәйрәм рухы, күңелләрдә сөенеч тулып торсын! Сау-сәламәт булыгыз! Һәркемгә бәхет, иминлек, илебезгә тынычлык телим. Яңа 2017 ел белән, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев