Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Базарлы Матак авылында Ватанны саклаучылар көненә митинг булды. ФОТО

Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап митинг үткәрелде.

Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Бирегә шулай ук урта буын вәкилләре, Базарлы Матак мәктәбе укучылары да килде. Укучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композицияне тыңлагач, митингка килүчеләрне район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән котлады, ветераннарга, армия хезмәте үтеп изге бурычын үтәгән ир-егетләргә рәхмәт әйтте. Аның сүзләренә район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин, район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Марат Шакиров та кушылдылар, Бөек Ватан сугышында, Совет һәм Росия армияләре алып барган хәрби операцияләрдә катнашкан райондашларны котладылар. Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм благочинные Андрей Зиньков сугышларда һәлак булган әлкилеләр рухына дога кылдылар. Аннары митингта катнашучылар бер минут тынлык белән батырлар истәлеген хәтерләрендә яңарттылар, Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәк һәм веноклар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев