Әлки районы: бүген прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен һәм прокуратурага нигез салынуга 295 ел тулуны билгеләп үтәләр
Иртәгә прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул шуның белән дә үзенчәлекле - Россиядә прокуратурага нигез салынуга 295 ел тула. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән Сенат каршында беренче Генерал-прокурор посты булдырылган. Районыбыз прокуратурасының да бай тарихы бар. Һәм ул Әлки төбәге тарихына тыгыз бәйләнгән. "Дәүләт күзе"...
Иртәгә прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул шуның белән дә үзенчәлекле - Россиядә прокуратурага нигез салынуга 295 ел тула. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән Сенат каршында беренче Генерал-прокурор посты булдырылган.
Районыбыз прокуратурасының да бай тарихы бар. Һәм ул Әлки төбәге тарихына тыгыз бәйләнгән.
"Дәүләт күзе" үтәли күрә
Никадәр дәүләт структуралары һәм оешмалары, вакыт сынавын уза алмыйча, юкка чыккандыр. Ә менә император Петр Беренче тарафыннан булдырылган "дәүләт күзе" җиңел булмаган хезмәтен әлегәчә дәвам итә - дәүләт һәм шәхес мәнфәгатьләре сагында тора, хокук тәртибен һәм законлылыкны саклауның гаранты булып кала.
16 нчы гасыр азагы - 17 нче гасыр башында Россиядә җинаятьчелек бик нык арта, дәүләт милкен урлау, вазыйфаи җинаятьләр ишәя. Бу җәмгыятьтә әлеге тискәре күренешләргә каршы торырлык дәүләт хезмәтен булдыру зарурлыгын тудыра. 1711 елның 2 мартында Петр 1 указы белән Россиядә фискаль хезмәт булдырыла. Берникадәр вакыттан соң ул тагын да нәтиҗәлерәк дәүләт органы - Россия империясе прокуратурасы итеп үзгәртелә. Аның максаты Сенатның, тора-бара барлык бүтән дәүләт органнары эшчәнлегенең законлылыгына күзәтчелек итү була. 1722 дән 1917 елга кадәр генерал-прокурор вазыйфасын 33 кеше били. Беренче генерал- прокурор Петрның көрәштәше, Россия империясенең барлык югары орденнары кавалеры граф Павел Ягужинский була.
Вакыт узган саен прокурорлар дәүләт хезмәтендә мөһим урын ала баралар. Акрынлап прокурор корпусы барлыкка килә. Алар үзәк һәм җирле учреждениеләр эшчәнлегенә контрольлек итәләр. Прокуратура Россиядә беренче чиратта империя власте исеменнән һәм аның кушуы буенча контроль алып баручы вәкиллекле орган буларак төзелә.
Шулай 1917 елгы революциягә кадәр дәвам итә. Яңа власть прокуратурадан баш тарта һәм үзенең суд турындагы декреты белән аны юкка чыгара. Прокуратура эшчәнлеге әле дүрт елдан артык торгызылмый. Законлылыкка контроль һәм күзәтчелек итү күп органнарның вазыйфасына әйләнә. Нәтиҗәдә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итүче бердәм орган булдыруны таләп иткән вәзгыять туа.
1922 елның 28 маенда ВЦИК карары белән "Прокурор күзәтчелеге турында положение" кабул ителә. Совет прокуратурасы органнары әнә шул вакыттан үз эшләрен башлый.
Профессиональлек һәм намуслылык мөһим
Архивларда ул чактагы Юхмачы районының беренче прокурорлары турында 20 нче гасырның 40 нчы елларына кадәрге мәгълүматлар сакланмаган. Сугыштан соңгы елларда исә Юхмачы районында И.Г. Кукдашников һәм В.Т.Максимов прокурор булалар.
ТАССРның Әлки районы торгызылган мәлдән - 1965 елның гыйнварында район прокуратурасы булдыра. 1965-1975 елларда Әлки районы прокуроры булып Яков Емельянов эшли. Ә 1975 елдан 1979 елга кадәр әлеге вазыйфаны Рафис Шәймәрдәнов башкара.
1979 елдан район прокуроры вазыйфасы Сәйфихан Нәфиевка йөкләнә. Аны 1982 елда Альберт Кашаев алыштыра. Хәзерге вакытта А.Д. Кашаев Татарстан прокуратурасы ветераннар советы рәисе булып тора. Район прокуратурасын Альберт Кашаев 1988 елгача җитәкли, аннан аны Роберт Ахунов алыштыра.
1992 елда район прокуроры итеп ул чакта 1 нче класслы юрист чинында булган Алсу Шәйхетдинова билгеләнә. Бу вазыйфаны ул 2002 елгача - 10 ел дәвамында башкарды, юстиция өлкән советнигы дәрәҗәсенә җитте. Хәзер Алсу Шәйхетдинова Казанның Совет районы суды судьясы.
Борис Шамышев район прокуроры вазыйфасын 2002 елдан 2008 елга кадәр биләде. Хәзер ул Татарстан прокуратурасының Җинаять-суд идарәсе бүлеге прокуроры булып эшли.
2008-2013 елларда районда Сергей Перфельев прокурор булды, ул бүген Казанның Киров районы прокуроры ярдәмчесе.
2013 елның апреленнән бирле район прокуроры вазыйфаларын Руслан Гыйзәтов башкара.
Бүген прокуратура хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Алар уңайлы, оештыру техникасы белән тулысынча җиһазланган кабинетларда хезмәт куялар.
Билгеле, район прокуратурасының хезмәткәрләре хакында әйтмәсәк, аның тарихы тулы булмас иде. Бүгенге прокуратура коллективы нигездә яшьләрдән, әмма инде эш тәҗрибәсе булган чын профессионалардан тупланган. Район прокуроры юстиция өлкән советнигы Руслан Гыйзәтов, прокурор урынбасары юстиция кече советнигы Луиза Хәйруллина, прокурор ярдәмчесе 1 нче класслы юрист Вадим Серобаба, канцелярия мөдире 1 нче разрядлы өлкән белгеч Венера Сәмигуллина, йөртүче Әүхәт Җамалиев - һәммәсе үз хезмәтләренә бөтен күңелләре белән бирелгән белгечләр.
38 ел дәвамында прокуратураның канцлярия мөдире булып эшләгән Мария Борисова бүген инде лаеклы ялда.
Район прокуратурасының зур булмаган коллективына олы һәм бик җаваплы вазыйфалар йөкләнә. Ул кешеләрнең хокукларын яклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча күпкырлы эш алып бара.
Прокуратура хезмәткәрләре елның елында эштә әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Заман үзгәрә, прокуратура эшчәнлегенең формалары, бурычлары һәм ысуллары, хокукый статусы, дәүләт органнары системасындагы урыны да үзгәрешләр кичерә. Шунысы гына үзгәрешсез: прокуратура бөтен тарихы дәвамында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итүче төп структура, законлылыкның ышанычлы гранты булып кала. Ә бу дәүләт органы вәкиле шәхесенә төп таләпләр Петр заманыннан бирле һаман шул: профессиональлек, гаделлек һәм намуслылык.
Прокуратура коллективы: (сулдан уңга) йөртүче Әүхәт Җамалиев, канцелярия мөдире Венера Сәмигуллина, прокурор урынбасары Луиза Хәйруллина, прокурор Руслан Гыйзәтов, прокурор ярдәмчесе Вадим Серобаба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев