Әлки районы Чиябаш авылы башындагы Әниләр чишмәсен төзекләндергәннәр. ФОТО
Чиябаш авылы башындагы Әниләр чишмәсен төзекләндергәннәр.
Моның гаҗәпләнерлек берние дә юк сыман. Әмма бу эшне үз теләге һәм акчасына шушы авылда яшәүче Миншакир Хәмитов башкарганны белгәч, гаҗәпләнергә дә була шул. Авылы өчен янып-көеп яшәүче Миншакир ага белән очрашып, ул төзәткән-матурайткан чишмәне күреп кайтырга булдым.
Чишмә - табигатьнең кешеләргә сихри бүләге. Чишмәләр турында күпме җыр-шигырь иҗат ителгән! Чынлап та гаҗәеп бит: тип-тигез урында ургылып су агып тора. Чишмәнең суы да үзгә, шифалы, иешне сындырырлык салкын. Чишмә суыннан чәй кайнатсаң юшкыны да утырмый диләр. Чиста, саф су чыганагын кешеләр гомер-гомергә күз карасыдай саклап, төзәтеп торырга тырышканнар.
- Чиябаш сулыкларга бай авыл түгел. Аның аша үтүче Шия елгасында да хәтта су язын гына була. Күлләр дә юк. Әмма табигать бу як халкын чишмәләр белән шатландырган. Аларның берсе - Әниләр чишмәсе дип аталганы авылның янәшәсендә генә.
Нигә аңа шундый атама биргәннәр икән? Бәлки элек әниләре шул чишмәдән су алып, чәй кайнатырга яраткангадыр. Хәер, берара аны Мәрьям чишмәсе дип тә атап йөрткәннәр. Сәбәбе мондый: Мәрьям исемле кыз бала чишмә тирәсендә уйнап йөргәндә суга төшеп бата башлый. Аны шуннан үтеп баручы бер агай коткарып кала, ә чишмәгә яңа атама кушыла. Әмма аның чын атамасы Әниләр чишмәсе. Хәзер инде шулай дип язылган тактаны да беркетеп тә куйганнар чишмә янына.
Без Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин, чишмәне төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән Марсель Хәмитов һәм Миншакир абыйның үзе белән озак кына сөйләшеп тордык. Чишмәне чистарта башлагач, аның чокырыннан бик күптәнге имән бура сүтеп алалар. Ярты гасыр су эчендә торса да, аның агачлары әле дә тап-таза. Экскаватор белән чишмәне биш метрга кадәр тирәнәйтәләр, шунда тимер торба төшерәләр, су агу юлы ясыйлар. Ә тирә ягын өсте ябулы тимер койма белән әйләндереп алалар. Чишмәгә төшәргә ансат булсын өчен юлга бетон плитәләр түшәлә. Саф су эчеп, ял итеп алырга теләүчеләргә шунда ук беседкасы бар, аның тирә-ягына мәктәп укучылары чәчәкләр утырткан. Күренеп тора, күп хезмәт кергән бу эшкә.
Ульяновск шәһәренә алып барып суга анализ ясатканнар һәм аның минералә матдәләргә бай, сәламәтлек өчен файдалы булуы турында белешмә алганнар. Чишмә суын шәһәрләрдән кунакка кайтучылар аеоуча яраткан - зур-зур савытлар белән мөмкин кадәр күбрәк алып китәргә тырышалар икән аны.
Чишмәне төзекләндереп бетергәч Вазыйх хәзрәт Әхмәтҗановны чакырып дога укытканнар. Ә Миншакир абый, авыл советы депутаты буларак, җыеннарда халыкны чисталыкка, тәртипкә өнди. Аның әле алдына куйган планнары да бар икән: чишмә янәшәсендәге буш мәйданда ял паркы ясау хыялы белән яши башлаган. Бу урында элек колхозның алма бакчасы булган икән. 1978 елда кышкы каты суыкларда агачлар корыган. Шуннан бирле әлеге мәйдан буш.
- Менә монда чыршы, нарат агачлары, аю камыры, миләш, чия утыртып куйсаң, нинди әйбәт урын булыр иде, - ди Миншакир абый. Ул моңа инде бу көздә үк керешергә исәпли. Шулай чишмә буен, төзеләчәк ял паркын авылдашларының яраткан урынына әйләнәсенә ышана ул. Авылга андый урын кирәкме соң дигән шикле соруга да җавап бар: Базарлы Матактагы парклардан халык өзелми бит. Бергә җыелып, сөйләшеп-аралашып ял итәргә авыл кешеләре дә өйрәнеп килә димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев