Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы эшмәкәрләре Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Гәрәй улы истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрделәр. ФОТО

"Алинә" универсаль спорт залында бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Гәрәй улы истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрделәр. Анда җиде команда катнашты. Күрше Алексеевскидагы юл төзү предприятиесеннән дә көчле футболчылар килгән иде.

Беренче булып футбол кырына Базарлы Матактан "Бодрячки" футболчылары һәм Түбән Әлки авылы җыелма командасы чакырылды. "Бодрячки" - район үзәгендә тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендә төрле елларда күнегүләр алган егетләр командасы. Хәер, остазлары Рифкать Сәгъдиев әледән-әле мәйданга чыгып үзе дә уйнады.

ФОТОЛАРНЫ КАРАРГА

Очрашулар ике таймда 10 ар минут дәвам итә. Мини-футбол ул бик динамикалы уен. Биредә туп, хоккейдагы алка кебек, гел хәрәкәттә - артыннан күз иярми.

Беренче тайм 0:0 исәбе белән төгәлләнде. Әмма "Бодрячки" командасы бик оста уйный, әллә ничә тапкыр көндәшләре капкасына чак кына туп керми калды. Ә икенче таймда инде алар бер-бер артлы дүрт җавапсыз туп керттеләр. Нәкъ шундый исәп белән "Спартак" (район советы һәм башкарма комитеты командасы) "Газовик"тан өстен калды. Аннан "Бодрячки" Иске Матак командасы белән очрашуда 3:0 исәбе белән җиңеп чыкты.

Нәтиҗәдә Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә үткәрелүче турнирда "Бодрячки" командасы җиңүче булып калды да. Икенче урында - "Спартак", өченче урынны "Газовик" командасы яулады.

"Газовик" командасында уйнаучыларга призлы урын алу икеләтә шатлык булды. Заманында район газ хезмәте коллективы белән Әсхәт Шәйхетдинов җитәкчелек иткән иде бит. Дөрес, ул елларда әле районда бер генә метр да газүткәргеч булмый. Халыкны Әлмәт шәһәреннән балоннарда сыек газ ташып тәэмин иткән заман иде ул. Бүген инде районыбыз тулысы белән табигый газдан файдалана.

Газ эксплуатацияләү коллективында үзләренең элекке җитәкчеләре Әсхәт Шәйхетдиновны бүген дә бик җылы искә алалар. Һәм менә коллективның спорт сөюче егетләре үзләре өчен бик кадерле кубокка ия булдылар.

Дамир Шәйхетдинов ярышларда катнашкан барлык командаларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, дипломнар, акчалата призлар тапшырды.

-Бүгенге очрашулар безне тагын да якынайтты, дуслаштырды,-диде ул. -Һәммәгезгә хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Спорттан беркайчан аерылмагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев