Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы эшмәкәрләренең өченче слеты булып үтте. ФОТО, ВИДЕО

Бөтенесе, хәтта эш сәгатьләре, хезмәт хаклары түләү дә җайга салынган

дәүләт хезмәтен ташлап үз эшеңне башлап җибәрү зур тәвәккәллек, батырлык сорый. Чөнки бизнес белән шөгыльләнүчене беркая да кочак җәеп көтмиләр, мактап күккә чөймиләр, ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Яңа заманның бизнесменнары һәм бизнесвуменнары сикәлтәле бу юлда бары үзләренә генә ышана ала.

фоторепортаж

видео

Тик, шулай булса да, безнең районда эшмәкәрләр саны елдан-ел арта. Кайчандыр аларның эшчәнлегеннән елына 5 миллион сум тирәсе керем алына дип саналса, узган ел нәтиҗәләре буенча район бюджетының үзкеремнәрендә аларның өлеше 10 процент тәшкил итте. Бу бик әйбәт күрсәткеч, чөнки район икътисадының башлыча авыл хуҗалыгы белән генә бәйле булуы билгеле бер чикләүләр тудыра. Әмма эшлим дигән кеше юлын да, җаен да таба. Әле генә булып үткән эшмәкәрләрнең өченче слетында инде аларның уңышлары турында күбрәк сөйләделәр.

Слет үткән мәдәният йортының фойесында эшкуарлар җитештергән һәм ясаган продукция күргәзмәсе җәелдерелгән иде. Экспонатлар арасында азык-төлек продуктлары гына түгел, төзелеш материаллары, тимердән чокып эшләнгән һәм башка бик күп кирәкле әйберләр бар. Аларның кайберләре турында мәгълүмат фотостендларга урнаштырылган. Билгеле, бизәкләп-челтәрләп тимердән ясалган капканы да, бетон блокларны да мәдәният йортына алып килә алмыйсың. Ә халык арасында боларга сорау елдан-ел үсә.

Слетта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Безнең теләгебез - Әлки җирендә бизнес чәчәк атсын иде. Моның өчен бик күп нәрсә эшләнә, үз эшен булдыручыларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Сезнең арагызда бизнес белән күптән шөгыльләнә башлап ныклап аякка басучылар, шулай ук әле генә бу юлга кереп китүчеләр дә бар. Без бүгенге слетка барыгыз өчен дә файдалы чыгышлар ясардай белгечләрне чакырдык. Әйдәгез, аларны тыңлап карыйк, сорауларыгыз булса, бүген аларга җавап ишетү мөмкинлегегез бар,-диде ул. Александр Федорович әйтүенчә, эшмәкәрләр районда 1,5 мең эш урыны булдырган. Алдагы елларга район икътисадын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруда да эшмәкәрләргә өмет зур. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары шулай ук үзләренең үсеш планнарын да җирле эшкуарлыкны алага җибәрүне планга кертә. Әйтик, авылларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен мөмкинлекләр бар, ә шәһәрләрдә мондый продукциягә сорау зур. Бүген Татарстанда төрле юнәлешләрне күздә тоткан 30 дан артык программа эшләп килү дә эшмәкәрләргә мөмкинлекләр тудыра.

-Мин эшмәкәрләр белән хакимият органнары арасында ачыктан-ачык сөйләшү яклы. Һәрберегезгә ярдәм итәргә, кирәк икән, һәркайсыгыз белән министрлыкларга барырга әзермен. Район башкарма комитеты да алга таба сезгә активрак ярдәм итәр дип ышандырам. Төрле катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен бергә эзлик, табыйк һәм алга таба хәрәкәт итик,-дип тәмамлады чыгышын район җитәкчесе.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльвира Нуруллина бездә эшмәкәрлекнең соңгы елларда ничек үскәнен, нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен һәръяклап яктыртып чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта районда 451 кече эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Аларның 42 се - крестьян-фермер хуҗалыклары, 70 е - кече предприятиеләр, 165 е сәүдә белән шөгыльләнә. 2016 елда төрле товарлар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүдән алынган керем 228 миллион сумнан арткан. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк дигән сүз. Сату-алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр районда яшәүче һәркемгә бүлеп исәпләгәндә 97697 сумлык товар сатканнар. Эшмәкәрләр арасында автомашина юу һәм ремонтлау, кием тегү һәм төзәтү белән шөгыльләнүчеләр, матурлык салоннары ачучылар, компьютер ярдәме күрсәтүчеләр бар. Тагын 50 эшмәкәр транспорт хезмәтләре күрсәтә: кешеләр һәм йөк ташыйлар, район буенча такси йөреп тора. Узган елда эшмәкәрләр 306 мең тоннадан артык йөк ташыган.

-Райондагы 42 крестьян-фермер хуҗалыгы 5979 гектар җир эшкәртә. Бу барлык сөрү җирләренең 6 процентын тәшкил итә. Узган елда эшсез калган 4 кешегә үз эшен башлап җибәрү өчен 118 меңәр сум акчалата ярдәм күрсәтелде. Һәм аларның икесе чәчтарашханә, берсе өй җиһазлары ясау, берсе тимердән коеп әйберләр ясау цехлары ачтылар. "Яшь көч" хуҗалыгына 1 миллион сумнан артыклык ярдәм күрсәтелде - трактор һәм төрән сатып алынды. Кече ферма төзегән 21 хуҗалыкка 6,8 миллион сумлык дәүләт ярдәме тиде, аларда хәзерге вакытта 90 баш сыер асрала, диде Эльвира Нуруллина.

Безнең район эшмәкәрләренең үз берләшмәләре бар. Аны беренчеләрдән булып эшкуарлыкка алынган батыр холыклы ханым - Гөлсинә Дәүлиева җитәкли. Слетта чыгыш ясап, ул барлык эшмәкәрләрнең әйтергә теләгән сүзләрен, зарларын җиткерергә тырышты.

-Безнең күбебезгә юридик белем җитеп бетми, шул сәбәпле кайбер дәүләт ярдәмнәреннән файдалана алмыйбыз, моның юлларын белмибез. Экономик мәсьәләләрдә дә кайчак аптырашка калабыз. Шуңа күрә безгә булышырдай белгеч - куратор кирәк. Элетр энергиясенә югары тарифлар, банк кредитларына күтәреп булмаслык процент ставкалары, белемле эшчеләрнең җитешмәве бизнесны үстерүдә аяк чала. Без пенсия фондына зур суммаларда акча кертеп барабыз, әмма, яшәбез җиткәч, бик кечкенә пенсия билгеләнгәнне күреп аптырыйбыз.Үткән елда мин Пенсия фондына үзем һәм хезмәткәрләрем өчен 400 мең сумга якын акча күчердем. Үземнең 36 ел хезмәт стажым бар, ә пенсияс нибары 5500 сум тәшкил итте. Күңелемне бик нык рәнҗетте бу хәл,-дип зарланып алды эшмәкәр. Слетка килүчеләргә башка сорауларын да җиткерде ул. Ахырдан коллегаларына фойеда урнаштырылган тартмага теләгән кадәр акча салырга тәкъдим итте.

-Яңа Салмандагы балалар приютының тирә-ягын тотып аласы иде,-дип аңлатты ул моны.

Аннары сүзне Саклык банкы, Ак Барс банк вәкилләренә, Татарстан Президенты аппараты вәкиле Александра Гадеевага, Экология министрлыгы вәкиле Равил Шәйдуллинга, Роспотребнадзор идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзаловка бирелде. Алар һәрберсе эшмәкәрләргә үз мәгълүматларын җиткерделәр, кайбер четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәттеләр. Белгечләрнең киңәшләре эшкуарларыбызга файдалы булыр дип ышанасы килә.

Традиция буенча слетның икенче өлешендә уңышлы эшләүче эшмәкәрләребезгә район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Юсупов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Алия Дәминова бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев