Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы газетасы редакциясе коллективы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. ФОТО

"Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясендә отчет җыелышы булды. Заманында редакциядә ике дистәдән артык кеше эшли иде. Хәзер биредә штатта 11 генә кеше. Аларның өчесе - журналистлар.

Район газетасы атнага ике мәртәбә рус һәм татар телләрендә чыга. Без, редакция хезмәткәрләре, районыбызның бердәнбер басма органын укучылар өчен кызыклы, күп мәгълүматлы, бай эчтәлекле итеп чыгарырга омтылабыз. Газетада районның күпкырлы тормышын объектив һәм тулы яктыртырга тырышабыз.
"Әлки хәбәрләре"н бүген 5 меңнән артык әбүнәче алдыра.


Газетадан тыш, безнең әле үз сайтыбыз да бар. Анда язмалар һәрчак яңартылып тора, күп фотолар урнаштырыла.


Узган елгы эшчәнлегебез турында доклад белән җыелышта баш редактор Азат Низамиев чыгыш ясады. Хезмәткәрләр Ләйлә Әхмәтшина, Рәшит Хәбибуллин, Люция Низамиева, баш бухгалтер Гөлнур Фәтхетдинова шулай ук редакция эшчәнлеге турында үз фикерләре, алга планнары белән уртаклаштылар.


Җыелышта район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина катнашты. Ул коллектив алдында чыгыш ясады һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен редактор урынбасары Ләйлә Әхмәтшинага, җаваплы секретарь Люция Низамиевага, баш бухгалтер Гөлнур Фәтхетдиновага, район башлыгының Мактау грамотасын, компьютер версткасы операторлары Гөлсем Хәбибуллина һәм Антон Егоровка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.


Аннан соң редакциянең реклама буенча белгече Гөлсинә Шәйхетдинованы 50 яшьлек юбилее белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев