Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Әхмәттә чәчү төгәлләнеп килә. ФОТО

Бу көннәрдә механизаторлар Мәүлет Хуҗин, Ринас Таҗиев, Рәзиф Борһанов "Әхмәт" отрядында

яшел масса өчен кукуруз чәчүдә эшлиләр. Ике көннән әлеге культураны чәчеп бетерергә җыеналар. Шулай итеп, "Әхмәт"леләр быелгы язгы чәчү эшләрен төгәлләячәк тә.

Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалының "Әхмәт" отрядында быел язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керештеләр. Башта очкыч ярдәмендә уҗым басуларына минераль ашлама кертелде. Аннан механизаторлар ике сменада тәүлек әйләнәсе дым каплауда эшләделәр. Чәчү агрегатлары да иң беренче "Әхмәт" кырларында күренде.

Чуаш Кичүе савым комплексы янында кукуруз чәчүче Мәүлет Хуҗин янына тукталып, эшләренең барышы белән кызыксынабыз.

-Менә ничек әйбәт эшкәртелгән туфрак, кулга алсаң каймак кебек бит. Мондый басуда чәчәргә дә рәхәт кенә, -ди Мәүлет абый.

Мәүлет Хуҗин, кем әйтмешли, теше чыкканнан бирле көпчәкле тракторда эшли. Ул гомергә районның иң алдынгы, иң оста кукуруз чәчүчесе булды. Эш дигәндә йоклап та тормый, дип сөйлиләр аны. Бүген дә әнә уенын-чынын бергә кушып:

-Мондый матур көннәрдә көн-төн эшләмәсәң, оятын кая куярсың,-ди.

Менә шундый кеше инде ул Мәүлет абый. Эштән курыкмый, техниканың җаен белә, нәрсәгә тотынса шуны тиз һәм сыйфатлы итеп башкара. Ул инде лаеклы ялда. Әмма тынгысыз, өйдә утыра торган кеше түгел икәнен белеп, быел да аңа көнбагыш, кукуруз чәчү эшләрен ышанып тапшырганнар.

Мәүлет абый мактаган туфракны "Тирион" тракторы белән Ирек Җәләлетдинов һәм К-701 тракторында Ришат Хәйретдинов эшкәртеп баралар. Ирек белән Ришат бу басуларны башта тырмалап чыккан булганнар.

Менә кыр башындагы ягулык салу машинасы янына "Амазон" ашлама сиптерү агрегаты килеп туктады. Аның белән идарә итүче Ленар Гәрәев Түбән Әлки егете. Әле яшь кенә бу егет җиде ел "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалында тракторда эшләргә өлгергән. Соңгы елларда Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалында хезмәт куя.

-Без тракторларны, агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерләгәндә гел бер-беребезгә булыша идек. Кырда эшләгәндә дә ярдәмләшеп торабыз. Шулай хезмәт көйлерәк бара,-ди яшь механизатор.

Йолдыз поселогы янындагы кырларда исә Ринас Таҗиев һәм Рәзиф Борһанов кукуруз чәчәләр. Фәнис Борһанов белән Виталий Арнаков басуга культивация ясап өлгертеп баралар. Аннан егетләр "Борискино" отрядына күчеп, 500 гектарда кукуруз чәчүгә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев