Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы хәрби комиссары Виктор Лаврентьев кызларны да хәрби хезмәткә өнди

Язгы чакырылыш буенча хезмәт итәчәк егетләребезнең беренче төркемен әти-әниләре, якыннары 16 майда озатып калачак. Ә июль башында соңгы төркем китәр, дип планлаштырыла. Бу язда Россия Кораллы Көчләренә кырыклап әлкиле китәчәк икән. Узган көздә район Оренбургта дислокацияләнгән бер частьне шефлыкка алган иде. Анда ун егетебез хезмәт итә башлады. Ә бу язда...

Язгы чакырылыш буенча хезмәт итәчәк егетләребезнең беренче төркемен әти-әниләре, якыннары 16 майда озатып калачак. Ә июль башында соңгы төркем китәр, дип планлаштырыла. Бу язда Россия Кораллы Көчләренә кырыклап әлкиле китәчәк икән.

Узган көздә район Оренбургта дислокацияләнгән бер частьне шефлыкка алган иде. Анда ун егетебез хезмәт итә башлады. Ә бу язда алар янына тагын унөч егет китәчәк. Башкаларны илнең төрле почмакларында - Мурманск, Мәскәү, Псков, Омск, Владимир шәһәрләрендәге хәрби частьләр, Урал һәм Удмуртиядәге өйрәтү үзәкләре, Ерак Көнчыгыш гарнизоннары көтә.

-Язгы чакырылыш буенча беренче чираттагы эш-гамәлләрне башкарып чыктык. Инде аларга анализ ясыйбыз. Сөенечле яклар да бар, борчырлыклары да,-дип башлады сүзен район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев. -Сөендергәне шул - егетләр хәрби хезмәткә теләп китә, качып йөрүчеләр күп түгел. Сан ягыннан алдырабыз, планны һичшиксез үтәячәкбез. Әмма сыйфат дигәне дә бар бит әле. Бүгенге призывникка карата зур таләпләр куела. Шуларның иң беренчесе - солдат буласы егетнең сәламәтлеге яхшы, физик әзерлеге югары булырга тиеш.

Виктор Павлович әйтүенчә, менә шунысы җитенкерәп бетми икән бүгенге авыл егетләренә. Армиягә җибәрегез әле, дип торучылар арасында төрле авырулардан интегүчеләр, гәүдә авырлыклары тиешледән азрак булганнар, хәтта инде берничә тапкыр хөкемгә тартылырга өлгергәннәр дә бар икән.

-Менә карагыз әле, һава-десант гаскәрләренә без җибәрергә тиешле егетнең сәламәтлеге А категориясенә туры килергә тиеш. Кайбер частьләрдә хезмәт итү өчен "С" категорияле йөртү таныклыгына ия булганнарны гына көтәләр, кайберләре анкета аша үткәрелә. Безгә җибәрелгән нарядлар таләпләре шундый. Аларга җавап бирердәй призывникларыбыз исә күп түгел,-ди Виктор Павлович, борчылуын яшерә алмыйча.

Аның сыйфат дигәне шул икән инде.

-Унсигезе-унтугызы тулып, армиягә китәргә тиешле егетләр арасында гәүдәгә җиңелләре дә шактый,-дип сүзгә кушыла чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Алия Хәмәтҗанова. -Ачлык заманы түгел инде югыйсә. Мөгаен, монда яшьләрнең дөрес туклана белмәүләре дә, гаиләнең тормыш рәвеше дә гаепледер. Ә бит солдат тормышын ансат дип әйтеп булмый, ул беренче чиратта, физик көч таләп итә.

-Командир солдатлары алдына конкрет бурыч куя. Аны үтәү өчен шактый авыр хәрби киемнән озын марш үтәргә кирәк. Арык гәүдәле, көчсез солдатның хәленнән киләме аны үтү!-дип өсти Виктор Лаврентьев. Комиссариат хезмәткәрләренең борчылуы булачак солдат үстерүче әти-әниләр колагына да барып ирешсен, улларының ничек туклануына, нәрсә ашауларына игътибарлы булсын иде алар.

Хәрби комиссарның яшьләргә киңәшләре дә бар. Аның әйтүенчә, илдә армияне ныгытуга гаять зур игътибар бирелә. Шунлыктан хәрби уку йортларында укучыларга, контракт буенча хезмәт итүчеләргә дә кызыгырлык шартлар, өстенлекләр тәкъдим ителә.

-Армиягә кадрларны күпләп әзерлиләр. Хәрби уку йортларында егетләрне генә түгел, кызларны да көтәләр. Чөнки Россия Кораллы Көчләренә бик күп төрле һөнәр ияләре, шул исәптән медицина хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, элемтәчеләр һәм башкалар кирәк. Кызларны хәрби медицина һәм хәрби элемтә, хәрби космос академияләре, радиоэлектроника, эчке гаскәрләр институтлары үзләренә чакыра. Аларда икенче курстан ук 15-20 мең сум хезмәт хакы түлиләр, кием-салым бирелә. Әле бит төп һөнәрдән тыш тагын өстәмә һөнәргә дә өйрәтәләр. Мондый мөмкинлектән һичшиксез файдаланырга кирәк, минемчә!-дип үгетли хәрби комиссариатыбыз.

Ул шундый ук дәлилләрне китереп, контракт хезмәтенә дә өнди егет һәм кызларны. Махсус санаган Виктор Павлович: хәзерге вакытта бездә сиксәнләп беркайда да эшләмичә әти-әни җилкәсен "кимереп ятучы", өйләнмәгән 20-30 яшьлек егет бер максатсыз һәм файдасыз гомерен заяга уздырып ята.

-Килешү төзеп, хәрби хезмәткә китсәләр, тормышларындагы күпме проблеманы хәл итәр иделәр дә, күпме ялгыштан сакланыр иделәр!- ди ул һәм өстәп куя: -Быел беренче тапкыр илебез армиясендә контрактчылар саны чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрдән артып китте. Үз-үзеңне кая куярга, тормышыңны ничек җайга салырга белми аптыраучылар өчен менә дигән бит бу!

Чынлап та шулай бит. Бәлки, гомерен Кораллы Көчләргә багышлаган хәрби очучы Виктор Лаврентьевның бу киңәше кем өчендер бик файдалы булыр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев