Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы игенчеләре уракка төштеләр

Авыл хуҗалыгында чын мәгънәсендә кайнар вакыт хәзер: терлекләргә кыш чыгарлык азык әзерләргә, терлекчелек биналарын төзекләндерергә, уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерләргә кирәк. Һәм, бу эшләрнең барысын да ашыктырып, урак өсте җитте. Район басуларында урып-җыю эшләре башланып китте һәм алар көннән-көн киңрәк колач ала. "Хузангай" җәмгыяте, "Борискино" һәм "Юхмачы" отрядлары механизаторлары...

Авыл хуҗалыгында чын мәгънәсендә кайнар вакыт хәзер: терлекләргә кыш чыгарлык азык әзерләргә, терлекчелек биналарын төзекләндерергә, уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерләргә кирәк. Һәм, бу эшләрнең барысын да ашыктырып, урак өсте җитте.

Район басуларында урып-җыю эшләре башланып китте һәм алар көннән-көн киңрәк колач ала. "Хузангай" җәмгыяте, "Борискино" һәм "Юхмачы" отрядлары механизаторлары башка хуҗалыклар арасында беренчеләрдән булып якшәмбе көнне уҗым бодае суктыруга керештеләр. Атна башында аларга "Ташбилге", "Карга", "Хлебодаровка" отрядлары һәм "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы да кушылды.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 21 июльгә мәгълүматлардан күренгәнчә, комбайнчылар 355 гектарда уҗым бодаен суктырып өлгергәннәр. Һәр гектардан уртача 19,7 центнер бөртек алганнар.

-Игеннәр өлгерде, шуңа күрә барлык хуҗалыкларга да алтынга тиң минутларны сарыф итмичә уракны башларга кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.

Әйе, туктаусыз яуган көчле яңгырлар игенчеләр эшендә өстәмә авырлыклар тудырса да, икмәк суктыру өчен кулай вакыт хәзер. Көзге бодайны контроль суктырып карау бөртеклеләрнең дымлылыгы тиешле дәрәҗәдә - 15-17 процент икәнлеген күрсәтте.

-Кырларның уңдырышлыгы төрлечә, билгеле. "Хузангай" җәмгыятендә, мәсәлән, уҗым бодае гектарыннан 23 центнер уңыш белән шатландыра. "Карга" отрядында әлеге күрсәткеч 20 центнер, "Юхмачы"да 21,5 центнер,-ди авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев.

Без идарә белгечләре белән бергәләп "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядына юл тоттык. Механизаторлар беләк сызганып эшкә керешкән, басуда җиде комбайн тулы көчкә эшләп тора иде. Кыр корабларын ышанычлы һәм тәҗрибәле, хезмәт белән сынауны күптән узган механизаторлар Азат Әхмәтов, Илмир һәм Тәлгать Кәлимуллиннар, Рәис Гыймадиев, Җәүдәт Хисмәтов, Илдар Хафизов, Рафаиль Хафизовка тапшырганнар.

-Үстерелгәнне ничек тә соңга калмыйча, бөртеген дә югалтмаска тырышып, бар көчне куеп эшләячәкбез, ди комбайнчылар яныннан бер дә китмичә эшләрне оештыручы баш агроном Рәүф Әхмәтшин.

Комбайнчылар алдында зур эш тора. Аларга 2,5 мең гектар биләгән көзге бодайны, шулай ук арыш, арпа, бөртеккә чәчелгән кукуруз һәм виканы, соңрак 1,6 мең гектарда чәчелгән көнбагышны җыеп алырга кирәк булачак.

Офыкларга чаклы җәелгән, алтынсу сары төскә манылган иген кырлары. Аларны бер-бер артлы тезелешеп комбайннар буйлый. Гәрәбәдәй бөртекләр муллык, иминлек вәгъдә итеп әрҗәләргә агыла. Бу күренеш ел саен кабатлана. Әмма ул һәрвакыт игенче күңеленә дулкынлану, бетмәс сөенеч һәм канәгатьлек хисләре бирә. Бераз борчылу да бар: быелгы урак ничек узар, көткән уңышны алып булырмы?

-Мәктәптә укыган елларда ук әтием белән кырга чыга идем. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннары, бераз тәҗрибә туплагач, үзем дә штурвал артына утырдым. Басу эшләреннән армиядә хезмәт иткән вакытка гына туктап тордым. Урак минем өчен җаваплы да, сөенечле дә чор ул,-ди Тәлгать Кәлимуллин.

Тәлгатьнең абыйсы Илмир дә янәшәдә генә эшли, үзенең "Торум" комбайнын иярли. Әтиләре Минтаһир ага районыбызның танылган механизаторы, шуңа уллары да сынатмаска тырышып эшлиләр.

Комбайннар игеннәрне суктырып алуга МТЗ тракторында эшләүче Илфат Вәлиәхмәтов саламны пресслап та ала. Бу эш тәмамлануга кырны туңга сөрергә ниятлиләр хуҗалыкта. Бусын инде Сергей Баканов һәм Рафик Хәйретдинов башкара. Шулай итеп, хуҗалыкта урып-җыю эшләре бер-бер артлы җай гына бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев