Әлки районы Иске Алпар авылында яңа мәчет ачылды. ФОТО
Иске Алпар халкына сокланмый мөмкин түгел: гаять кыска вакытта - тулыр-тулмас дүрт айда буе 17, биеклеге 22 метрлы мәһабәт мәчет бинасын төзеп тә куйдылар, аны Ураза гаете алдыннан тантаналы итеп, күп кунак чакырып ачтылар да. Бу мәчетнең төзелү тарихы турында яздык инде без. Шулай да кайбер нәрсәләрне кабатлап китәргә кирәктер....
Иске Алпар халкына сокланмый мөмкин түгел: гаять кыска вакытта - тулыр-тулмас дүрт айда буе 17, биеклеге 22 метрлы мәһабәт мәчет бинасын төзеп тә куйдылар, аны Ураза гаете алдыннан тантаналы итеп, күп кунак чакырып ачтылар да.
Бу мәчетнең төзелү тарихы турында яздык инде без. Шулай да кайбер нәрсәләрне кабатлап китәргә кирәктер. Иске Алпарның 1990 нчы еллар башында төзелгән мәчет бинасында көз-кыш айларында һич җылы тормаган, тышкы кыяфәте дә Аллаһ йорты дип әйтерлек булмаган. Үз гомерендә күп эшләгән, күп күргән эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин туган авылы Алпар өчен мондый мәчет бинасын лаек санамаган, күрәмсең, якыннарын, дусларын, дәрәҗәле-акчалы авылдашларын җыеп, яңа бина төзү фикерен әйтә. Мәсьәләне уртага салып киңәшләшәләр, эш-мәшәкатьне бүлешәләр. Изге эшкә байлар гына түгел, Алпарда яшәүче, шуннан чыккан бик күпләр - җәмгысе 500 дән артык кеше өлеш кертә.
Һәм менә уртак эшнең, олы тырышлыкның тантанасы - иртәгә ураза гаете дигән көнне Алпар мәчете мөселманнарга куллануга тапшырылды. Зур бәйрәм, тантана авылга бик күпләрне тартты: муеннан эшкә чумган, һәр минуты санаулы җитәкчеләр, бизнесменнар, "Алпарым!" дип өзелеп торучылар, туып үскән авылын сагынып яшәүчеләр, мәчет ачылу кебек зур вакыйга шаһиты булырга теләгән бик күпләр кайтты һәм килде бирегә.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, тантананы ачып җибәреп, һәркемне котлады, мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте, ә төп оештыручы Рәфкать Сәмигуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Алпарларның шатлыгын уртаклашырга республика Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин килгән иде. Ул мөселманнарга Татарстан мөфтиенең сәламен җиткерде, Рәфкать Әсхәт улын Рәхмәт хаты белән сөендерде.
-Быелгы рамазан аенда республикада ике яңа мәчет ачылды, шуның берсе сезнең авылныкы. Татарстанда 1500 дән артык мәчет эшләп тора. Мәчет - яктылык, ул мәрхәмәтлелеккә өнди, рухи кыйммәтләребез сагында тора. Шуңа да теләгем мондый сезгә: Алпар мәчете беркайчан буш булмасын. Дин юлыннан тайпылмый Ватаныбызга хезмәт итик. Күршедә генә, Болгарда Ислам академиясе төзеп куйдык, аны 2 сентябрьдә ачарбыз. Белемгә омтылган яшьләргә бөтен мөмкинлекләр бар республикабызда,-диде ул.
Аның әйткәннәрен район мөхтәсибе Ирек хәзрәт тә җөпләп куйды:
-Иртәгә Ураза гаете, мәчетләребезгә җыелыйк, намазлар укыйк. Шулкадәр матур мәчетегез булды, кадерен белеп, рәхәтен күрегез, бер дә буш тотмагыз. Мәчет төзешкән һәркемгә Аллаһының рәхмәте булса иде.
Тантанада микрофон бер минут та эшсез тормады. Алып баручы Илфат Кыямов бөтен республикага мәгълүм исемнәрне атый торды. Алпарның "ирекле" ярдәмчесе, үз теләге белән мәктәпкә булышып торучы, Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзетүче егет - Россиянең һәм Татарстанның мактаулы автотранспорт хезмәткәре Альберт Мөхәммәтшин, күренекле эшмәкәр, мәчеткә үз хисабыннан алтынланган ай ясатып биргән Нәзгать Мәгрифәтуллин, зур төзелеш оешмасының генераль директоры Вәдүт Вафин, Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов һәркайсы Алпар мәчетен төзүдә катнаша алуларына сөенеп чыгыш ясадылар.
Авыл халкын берләштерерлек бик зур эш эшләнде. Бу төзелешкә өлеш кертмәүчеләр калмагандыр. Шундый күркәм бина төзеп кую барыбыз өчен дә горурлык,-диде Иске Алпар җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Сәлахов. Ул Рәфкать Сәмигуллинга истәлекле бүләк тапшырды, төзелешкә 100 мең сумнан, 50 меңнән күбрәк акча бирүчеләрнең исемлеген атап чыкты, һәрьяклап ярдәм иткән өчен район башлыгы Александр Никошинга һәм башкаларга рәхмәт әйтте.
Яңа төзелгән мәчетнең имамы Рафаэль ага Гатауллин сүзен җыелган халыкны гает белән котлап башлады.
-Төзелешкә керешкәндә казнабызда нибары 180 мең сум акча бар иде. Тамчыдан күл җыела, диләр, дөрес икән. Бик күп кеше безгә акча бирде, аларның исемлекләре мәчеттә, теләгән кеше карап таныша ала. Хезмәтләре белән катнашучылар да аз булмады. Менә Әмир Хәйдәровны гына алыйк. Эретеп ябыштыру эшләрен бушлай башкарып чыкты ул. Мәчетебез якты, иркен, җылы, бөтен уңайлыклары бар. Килегез мәчеткә, намазга басыйк, авылдашлар,-дип өндәү белән тәмамлады ул.
Кичектергесез эшләр килеп чыгу сәбәпле тантанага бераз соңарып килгән район башлыгы Александр Никошин:
-Иртәгә мөселманнарның кадерле бәйрәме. Менә бу искиткеч матур бинаның бүген ачылуы да бик күңелле вакыйга. Кыска гына вакыт эчендә төзелде ул, һәм бу бик күп эшмәкәрләр, якташларыгызның, үзегезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Менә шушы көнгә юлларны да бераз төзәтеп өлгердек. Кече ватаныгыз - туган ягыбыз үсешенә акчагызны кызганмаган, хезмәтегез белән катнашкан өчен рәхмәт сезгә,-диде.
Казанда эре сәүдә челтәре тотучы эшмәкәр Илдар Хафизов авыл тарихы турында архивлардан мәгълүмат туплаган.
-Без төп бу яктан түгел, бабаларыбыз моннан дүрт гасыр элек Пенза, Сергач якларыннан күчеп килгәннәр. Ул заманнарда янгыннар еш булып, авылы белән яна булганнар. 1844 елда биредә 95 йорт булып, беренче мәчет төзелә. 1885 елда зур янгын бөтен нәрсәне, шул исәптән мәчетне дә юк итә. Халык җирдә базлар казып, шунда кыш чыга һәм яз җитүгә өмә ясап мәчет сала. Менә бит бабаларыбыз нинди көчле рухлы, динле булган!
1913-14 елда авылда тагын бер мәчет төзергә җыеналар, тик өлгермиләр, Октябрь революциясе була. Тарихыбыз горурланырлык. Авыл урамнарына дәрәҗәле авылдашларыбыз исемнәрен бирергә кирәк. Без инде олыгаеп киләбез, артыбыздан яшь бизнесменнар эзгә баса. Безнең эшне алар дәвам итсен, туган авылыбызны сакласыннар, бирегә кайтып берәр предприятие ачсыннар иде,-дип дулкынланып сөйләде ул.
Теләгән кешеләр үз сүзләрен әйтеп бетергәч, микрофон янына шушы тантананың сәбәпчесе, төп герое (чөнки сөйләгән берсе аны мактады, аңа рәхмәт әйтте) Рәфкать Сәмигуллин чыкты.
-Авылдашлар, дуслар, туганнар, әгәр сез булмасагыз, без бу мәчетне төзеп куя алмаган булыр идек. Сездә өмет бар, ышаныч бар, олы рәхмәтем сезгә. Тормыш иптәшем аңламаган булса, балалар, кияүләр булышмаса, мин дә алынмаган булыр идем. Шушы туганлык, дуслык, бердәмлек югалмасын. Алда әле безне зур эшләр көтә,-диде ул. Рәфкать Әсхәт улы Алпар мәчетен төзүдә булышкан бик күпләрнең исемнәрен атап, кат-кат рәхмәтләр әйтте. Ул санап киткән ярдәмчеләр арасында үзебезнекеләр - Әнвәр Мәрдиев, Искәндәр Сафин, Альберт Шәйхетдинов, Тәлгать Әхмәтшин, Ринат Насыйбуллин, Дамир Шәйхетдинов, Фәргать Камалов, Равил Нургазизов һәм башка булдыклы егетләребез бар. Һәрберсе Алпарда мәчет төзешкән, булышкан: техника биргән, электр сузган, газ керткән, су үткәргән…
Авыл халкы исеменнән рәхмәтне клуб мөдире Сәвия Галиуллина җиткерде. Һәм ниһаять мәчеткә керү юлын бүлеп торган тасма киселде. Мәчетнең тышы да, эче дә бик күркәм, яратып эшләнгән. Баскычы биек түгел, уңайлы, аяклары сызлап интектергән әбиләр мактап туймады. Килеп керүгә бизәкле ап-ак идән тәрәзәдән төшкән кояш нурларын кире кайтарып, фойены тагын да яктырак итә. Ике юыну бүлмәсе бар. Намаз уку залы зур, иркен, тәрәзәләрендә затлы пәрдәләр, идәндә намазлыклап бүлеп рәсем төшерелгән паласлар. Мәчет газ белән җылытыла, күп лампалы люстралары яктылыкны мулдан чәчә. Гаҗәеп матур килеп чыккан мәчет, оста куллы төзүчеләр дә күңел биреп эшләгән икән...
Шулай итеп, Алпар яңа мәчетле булды. Моннан берничә ай элек кенә башланган күмәк эш уңышлы тәмамланды. Алпар мәчетенең нуры күңелләргә изге уйлар гына салсын, бу авылның яңадан үсеп китүенә нигез булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев