Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Иске Алпар авылында яшәүче Мәхмүтовларның гаилә фермасында 11 сыер асрала. ФОТО

Рәис белән Рәсимә Мәхмүтовлар йорты Иске Алпарның халык телендә аръяк дип аталган өлешендә шактый иркен мәйдан алып тора. Шунда ук Чирмешән, тирә-якта язын-җәен яшел үлән белән капланучы болыннар... Бер сүз белән әйткәндә, терлек асрау өчен менә дигән урын, мөмкинлекне табигать үзе тудырган. Һәм бу гаилә тәвәккәлләп кече ферма төзегән дә,...

Рәис белән Рәсимә Мәхмүтовлар йорты Иске Алпарның халык телендә аръяк дип аталган өлешендә шактый иркен мәйдан алып тора.

Шунда ук Чирмешән, тирә-якта язын-җәен яшел үлән белән капланучы болыннар... Бер сүз белән әйткәндә, терлек асрау өчен менә дигән урын, мөмкинлекне табигать үзе тудырган. Һәм бу гаилә тәвәккәлләп кече ферма төзегән дә, дистәдән артык сыер тота башлаган.

Рәис хуҗалыгының болай үсеп китүе турында болай дип сөйләде миңа:

-Авылда гомер итәбез бит, шулай булгач, сыер терлеген һәрчак асрадык. Башта бер сыер бар иде, аннары өчәү булды. Аннары таналар алдык. Шулай баш саны арта торды. Шулай бервакыт авыл советы башлыгы Ринат абый күңелгә коткы салды бит, син тот та гаилә фермасы төзеп куй, дәүләттән ярдәм алырсың, сыерлырыңны да арттырырсың, ди. Башта аптырап, куркып та калдык. Аннары аның киңәшен тотарга булдык.

Рәиснең инде моңарчы да хөкүмәт ярдәменә таянганы булган икән - өч балалы гаиләсенә торак шартларын яхшырту өчен дип шактый зур сумма акча биргән булганнар, шуңа бик матур, иркент өй җиткергәннәр. Ул вакытта да төрле документ тутырырга, кәгазь-белешмә җыярга терлек советы хезмәткәрләре булышкан булган. Гаилә фермасы төзү турында сүз чыккач та җирлек башлыгы Ринат Шәйхетдинов, секретарь Алсу Гатина ярдәмгә киләләр. Шулай итеп, Рәис үткән язда яңа абзар төзүгә керешә. Бригада ялласаң, бик кыйммәткә төшәчәк, төзелеш материаллары да арзан түгел.... Барысын да исәпләп карагач, үз көчләре белән төзеп карарга булалар. Дуслары булыша... Җәй ахырына керамзит блоклардан иркен, җылы бинаны төзеп тә куялар Мәхмүтовлар.

-Күз курка, кл эшли, диләр, дөрес икән. Тәки ерып чыктык бит!-дип сөенечен яшермичә яңа "абзарын күрсәтә Рәис.

Урын иркенәйгәч, сыерлар санын да арттырасы килә бит ул. Күп сөт бирергә сәләтле голштейн токымлы сыерлар алырга була ул. Әмма мондый терлек бик кыйммәт, бер башы 100 мең сум тирәсе... Нишләргә? Тагын җае чыга - Базарлы Матактагы "Молпром" җәмгыяте сөтнең бер өлешен тапшырып түләү шарты белән 5 баш буаз тана алырлык акча биреп торырга риза була.

Ул таналар хәзер инде Мәхмүтовлар абзарында, барысы да буаз, бүген-иртәгә бозаулый башларга тиешләр. Безнең як сыерларыннан аерылып тора алар, эре сөякле, озын аяклы, тана гына булсалар да, дәүләр... Тәүлегенә 30 литр сөт бирергә сәләтле токым диләр голштейн сыерлар турында. Безнең як табигатенә, салкынына-кызуына да яраклашкан бу терлекләр. Кыскасы, Мәхмүтовларның алдагы елларга өмете зурдан. Теше бозаулар туып, исән-сау үссә, аларын да сыер итәргә исәпләре.

-Сыерларны кул белән саумыйсыздыр инде? дигән соравыма Рәис түшәм буйлап сузган ак пласстик торбаларга төртеп күрсәтте:

-Аппарат белән савабыз. "Молпром" хәзерләүчеләре килеп ала. Аена 30-40 мең сум кереп бара. Җәйгә савым артыр дип өметләнәбез,-диде ул.

Мәхмүтовларның өч баласы да әти-әнисенә булышырга атлыгып тора. Малайлар Илназ белән Риназ терлекләрне караша, өченче сыйныфта укучы Гөлназ әнисенең ярдәичесе. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсүләре кыйммәт балаларның. Бәлки әле берәрсе авылда төпләнер, әти-әни үрнәгения иярер. Рәис тә, Рәсимә дә һаман шул балаларга, дип, тормыш җитеш булсын дип тырыша бит.

Шәхси хуҗалыкларның сыер асрау өчен терлекчелек бинасы төзүгә тоткан чыгымнарын субсидияләү программасы татарстанда өченче ел эшли. Шул 2015 елда аннан безнең районда 16 гаилә файдаланып, дәүләттән 3 миллион 200 мең сумлык ярдәм алды. 2016 елда 17 гаиләгә барлыгы 2 миллион 800 мең сумлык субсидия түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев