Әлки районы Карамалы авылында авыл көне үткәрделәр. ФОТО
Карамалыда бик зурдан кубып авыл көне үткәрделәр.
Халык инде соңгы тапкыр кайчан шулай бергә җыелганнарын оныткан да бугай. Шуңадыр да бу очрашуга бик теләп, сөенеп, күпләп кайтканнар иде карамалылылар.
Авылга килеп керүгә бәйрәм рухы күзгә ташлана. Һәр өй саен диярлек берничә машина кайтып туктаган. Урам тутырып халык авыл үзәгенә агыла.
Авыл уртасында, мәктәп ишегалдында бәйрәм үткәрү өчен мәйдан көйләнгән. Аңа бик ныклап, җентекләп әзерләнгәннәр. Мәйдан район сабан туендагыдай матур итеп бизәлгән, кайткан кунакларны сәламләп баннерлар куелган. Биек багана утыртып, аның очына читлектәге әтәчне дә урнаштырганнар. Мин монда, дигән сыман, ел "хуҗасы" әтәчкәй вакыт-вакыт кычкырып та куя.
Тантана башланырга шактый алдан ук халык мәйдан тирәсенә җыелды. Ул очрашулар, кочаклашулар, хәл-әхвәл сорашулар... Чыннан да, бер очрашу үзе бер гомер шул.
Карамалы авылы көнен үткәрү идеясе ярты еллар элек туа. Шушы авылда туып-үскән ир-егетләр Рамил Кәлимуллин, Рафик Хәбибуллин, Рафик Зәкиуллин, Мөнир Борһанов, Рамил Минһаҗев, Илдар Гәрәев, Хәсәнҗан Билалов, Ришат Хәлиуллин бергә җыелып сөйләшәләр дә, авыл бәйрәменә әзерлек эшләрен башлап та җибәрәләр.
Оештыручылар авыл көнен очрашу-күрешүләргә генә кайтарып калмыйча (хәер, анысының да әһәмияте әйтеп бетергесез), аңа зуррак эчтәлек бирү турында кайгырталар. Рамил Кәлимуллин авыл тарихын өйрәнүгә керешә. Дөрес, аңарда мондый теләк күптәннән була инде. Авыл бәйрәме исә әлеге уйны тормышка ашыруны тизләтә.
Рамил әфәнде, берничә ай буе архивларда эшләп, өлкән яшьтәге якташлары истәлекләрен берәмтекләп җыеп, туплап, авыл тарихы турында китап яза. Һәм аны бастырып чыгаруга ирешә. "Исәнбәй-Карамалы" китабын авыл көнендә күпләр сатып та алды.
Бәйрәмдә һәркемнең күңелен күрергә тырыштылар. Авылда яшәүче юбилярларны, өлкән яшьтәгеләрне, озак еллар тату гаилә булып яшәүчеләрне, күп балалы гаиләләрне мәйдан түренә чакырып истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә андыйлар берничә дистәгә җыелды.
Бәйрәмне үткәрү өчен махсус комиссия дә төзелгән. Аның рәисе итеп озак вакытлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, күп еллар район сабантуйлары комиссиясе рәисе булган Ришат Хәлиуллин сайланган. Авыл көне тантанасын ачып ул болай диде:
- Карамалы авылының тарихы бик бай. Аның тамырлары шактый тирәнгә киткән. Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы башлануга яуга чыгып киткәннәр. Алар тылдагы сугыш михнәтләрен дә, ачлык афәтен дә күргәннәр, зур янгыннар кичергәннәр. Карамалы халкы гомер-гомергә басуларда мул иген үстергән. Авылыбыз елдан-ел үскән, ишәйгән. Гасырлар кичеп тә телен, динен югалтмаган.
Аннан халыкны бәйрәм белән Иске Камка авылы җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров котлады.
- Озак еллар күрешмәгән Карамалы халкының бүген шулай бердәм булып бирегә җыелуы безнең өчен дә сөенеч, - диде ул. - Соңгы елларда авылда зур үзгәрешләр булуына игътибар итми калмагансыздыр. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән үзәк урамның буеннан-буена асфальт юл түшәлде, яңа су трассасы салынды, телефоннар кертелде, модульле яңа ФАП бинасы сафка басып халыкны кабул итте. Төннәрен һәр өй каршында баганаларда лампалар янып тора. Кыскасы, рәхәтләнеп яшәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.
Карамалы халкының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.
- Тантанага бераз соңга калып килдем инде. Әле генә Хузангай җирендә инвестор Иван Казанков белән очраштык. Хузангайда сөт заводы ачарга җыенабыз. Анда берничә төрле сыр, атланмай җитештереләчәк, - ди район башлыгы. - Димәк, халыкка өстәмә эш урыннары булачак. Карамалыда да шундый туган ягы өчен янып көеп-йөргән булдыклы якташлар табылып, җитештерү цехлары ачылса, ничек әйбәт булыр иде. Күрәм, авыл көненә бик күп халык кайткан. Димәк, читтә яшәүчеләрнең туган җир белән элемтәләре нык әле. Авылда яңа йортлар төзелсен, гаиләләр корылсын, балалар дөньяга килсен иде. Без әле алга таба биредә яңа клуб салырга да ниятлибез.
Аннары Александр Никошин авыл көне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән якташларны бүләкләде. Рафик Хәбибуллинга һәм Ленар Сафиуллинга район башлыгы рәхмәт хатларын тапшырды. Илдар Гәрәев һәм Хәсәнҗан Билалов район башкарма комитеты җитәкчесе рәхмәт хатларына ия булдылар.
Менә мәйдан түренә Карамалы авылы имам-хатыйбы Фердинант Вахитов чыкты. Мәхәлләдәге бу зур бәйрәм белән тәбрикләп, ул аның имин һәм матур үтүен теләде, дога укыды.
Микрофон алдына Сәгыйть абый Камалов чакырылды. Ул озак еллар Зәй районы мөхтәсибе булып торган дин әһеле.
-Мин бүген зур шатлык хисләре кичерәм, - ди Сәгыйть ага. - Күпме авылдашларымны күреп сөйләшү бәхетенә ирештем. Элек тә мин туган авылга ел саен кайтып, зиратта булып, авыл халкы белән күрешеп китә идем. Авылны барлап торырга кирәк. Туган җир тарта ул, сагындыра. Бик зур рәхмәт шундый җыен оештыручыларга.
Бәйрәмдә Рамил Кәлимуллин авыл тарихы турында бай эчтәлекле чыгыш ясады. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Карамалы авылына 17 нче гасырда нигез салынган (авыл тарихы турындагы язмалар газетабызның июль ае саннарында басылды). Соңрак мин сөйләшкән кешеләр, авылга кайчан нигез салыну турында элмә такта ясап куелса яхшы булыр иде, дигән теләкләрен әйттеләр. Авыл җанлы якташлар һичшиксез анысын да кайгыртырлар әле.
Карамалы авылы көненә кайткан күп санлы кунаклар арасында республиканың күренекле, мәртәбәле шәхесләре дә бар иде. Шуларның берсе - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, күп шамаилләр авторы Нәҗип Нәккаш.
-Исәнбай абый нигез салган авыл җирендә сезнең белән күрешүемә бик шатмын, - диде әдип, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Минем хатыным Илсөянең нәсел тамырлары шушы авылдан. Гасырлар кичкән Карамалының гомере озын, киләчәге якты булсын.
Шундый изге теләкләр белән Нәҗип Нәккаш үзе иҗат иткән шамаилне авыл мәчетенә бүләк итте.
Карамалыда үсеп канат чыгарган булдыклы, күренекле шәхесләр арасында Казандагы "Спартак" аяк киемнәре фабрикасының элекке директоры Габдулла ага Кыямов та бар. Ул фабрика белән 1980-1996 елларда җитәкчелек иткән. Ул чорда "Спартак"та алты мең кеше эшләгән, көн саен 40 мең пар аяк киеме җитештерелгән. Габдулла аганың якташларына да игелеге күп тигән. Бу очрашуда да "Сез миңа күннән тегелгән унтый бүләк иткән идегез" дип искә төшерүчеләр булды. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын, ачлык-мохтаҗлыкны да татыган, тормышта карьера-дәрәҗәләргә бары үз белеме, көче, тырышлыгы белән ирешкән Габдулла Кыямов, инде 90 яшькә якынлашса да, егетләрдәй җитез, көр күңелле, хәрәкәтчән әле.
Чыгышлар, истәлек-хатирәләр, бүләкләүләр җыр-музыка белән үрелеп барды. Монда район мәдәният йорты артистлары да, Казаннан кайткан биючеләр дә, җыр-моңга һәвәс авылдашлар, якташлар да көне буе чыгыш ясап халыкның күңелен күтәрделәр. Балык Бистәсеннән кунакка кайткан, тамырлары белән шушы авылдан булган Гөлия Мөхәрләмованың ире Рәсим уйнаган баян тавышына кушылып җырлавын халык бигрәк тә ошатты. Аларны кабат-кабат сорап җырлаттылар.
Аннан мәйданда төрле уеннар, ярышлар башланып китте. Келәмдә көрәшчеләр бил алышты, читтәрәк көчле беләклеләр потлы герләрне югары чөйде. Бала-чага исә күз бәйләп чүлмәк ватып, йомырка салынган кашыкны авызга кабып, капчык киеп узышып мәш килде. Бүрәнә өстендә капчык белән "тукмашучылар" да тамаша кылучыларны байтак көлдерде. Гомумән, халык барлык ярышларда, уеннарда, рәхәтләнеп катнашты. Бүләкләрне дә мулдан әзерләгәннәр иде оештыручылар. Кунаклар арасыннан бер җитезе биек колгага менеп әтәчне дә "коткарды". Ул Карамалы кияве Илнар Сафиуллин булып чыкты. Әле аннан соң да Карамалының үз улы, студент Инсаф Шакиров шома колгага үрмәләп менеп осталыгын күрсәтте. Алай гына түгел, бу егет көрәштә дә катнашып, икенче урын алды.
Төп мәйданнан читтәрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар кул көрәштерде. Аларны гадел итеп, бөтен шартына туры китереп Әнвәр абый Галимов ярыштырды. Соңрак бәйрәмне алып баручы Илфат Кыямов ярышларда җиңүчеләрнең исемнәрен тавыш көчәйткеч аша бар халыкка җиткерде.
Карамалы авылы көнендәге спорт бәйгеләре җиңүчеләренең тулы исемлеген без газетабызның сайтына урнаштырыбыз. Ә биредә иң-иңнәрне атап үтәбез.
Татарча көрәштә батыр калдылар: Дамир Гыймаев (40 килограммга кадәр), Данил Зәйнуллин (50кг), Илфат Сәйфуллин (60 кг), Рамис Миндубаев (70кг), Алмаз Абдуллин (80кг). Баш батыр -Раил Хәмитов.
Гер күтәрүдә беренчелекне Айнур Маннанов яулады. Кул көрәштерүдә хатын-кызлар арсында Лилия Мөхәммәдиева, ирләр арасында Фердинант Фәхриев җиңүче булдылар.
Бәйрәм бик күңелле, шаулап-гөрләп үтте. Аның матур җылы хатирәләре күңелләрдә озак сакланыр әле. Илгә-көнгә акыллы, булдыклы уллар-кызлар үстергән бай тарихлы Карамалы авылының киләчәге дә өметле, дәвамлы булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев