Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Карамалы яңа клублы булырлырмы?

Иске Камка җирлек советының киңәйтелгән утырышы айдан артык дәвам иткән авыл җыеннарының соңгысы булды.

Башта Карамалыда, аннары Иске Камканың үзендә җыелышлар "җирлек советы менә шулай эшләргә тиеш!" дигән девиз астында үткәрелде диярсең: 2016 елда нинди бурычлар билгеләнгән булса, барысы да үтәлгән, халыкның көнкүрешен уңайлырак итүдә камкалылар тагын бер баскычка югарырак күтәрелгәннәр.
Ике авылда да җирлек башлыгы Фәргать Акберовның чыгышын берничә тапкыр алкышлар бүлде. Сораулар түгел, күбрәк рәхмәт сүзләре ишеттек халыктан. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе сөенерлек (эшләгән, иренмәгәннәрнең, билгеле): авылларда 48 җиңел машина бар. Йортларда 337 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 139 ы - сыерлар. Былтыр аларның хуҗалары 7,1 миллион сумлык сөт саткан (һәр сыер, үз бәясен чыгарып, 51 мең сумга баеткан хуҗасын). Унтугыз гаиләдә сыерлар саны өчтән артык. Быел әле менә Рамил Гарипов кече ферма төзеп куймакчы икән.
-Куркып тормыйк, иптәшләр, тәвәккәллик, кирәкле кәгазьләрен үзебез тутырышырбыз. Әлегә дәүләт ярдәм итеп торганда хуҗалыкларыбызны ныгытып калыйк,-диде чыгышын бүлеп Фәргать Акберов.
Авылларда эш урыннары да юк түгел: "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең, Мәүләшәдә эшмәкәр Гатауллиннарның терлекчелек фермаларына бүгеннән кеше алырга торалар, тик менә эшлим диючесе генә юк икән.
Су белән дә яхшылап тәэмин ителгән авыллар: Карамалыда яңа система, гомумән проблема юк; Камкада 4 су башнясы эшләп тора. Әле менә 14 миллион сумлык эш башкару өчен документлар әзерләгәннәр. Дөрес, акчасы өлешләп кенә киләсе икән, шулай да быел 60 метрлап яңа суүткәргечләр салырга исәплиләр.
-Үзара йөкләнгән салым буенча референдумда 359 кеше катнаша, аларның 13 е генә каршы тавыш бирде. Иптәшләр, ул 600 сумны берьюлы кертсәгез, коры, җылы вакытта күбрәк эш эшләп калыр идек,-диде җирлек башлыгы. Халыктан җыелган акчаның күпмесен кая тотулары турында тәфсилләп сөйләп бирде ул. Урамнарны яктырту, су системасын, юлларны карап тору, зират тирәсен тоту кебек эшләрдән кала шушы акчаларга ял паркы да ясарга булганнар - 136840 сумга материаллар әзерләп куйганнар.
Карамалыда фельд-шер-акушер пункты өр-яңа, Иске Камкадагысы ремонтланган. Фельдшерларына да бик рәхмәтлеләр биредә яшәүчеләр, үзләренең участок терапевты Эльвина Латыйпова белән шәфкать туташлары Фәридә Шакировага да кат-кат килеп карап-дәвалап торганнары өчен рәхмәт әйттеләр. Сания апа Әхмәтҗанованың:
-Безнең фельдшерыбыз Резидә Вәлиева яңгыр дими, кар дими, җәен-кышын өйдән-өйгә йөреп дәвалый үзебезне,-дигәнен җыенга килүчеләр шаулашып хупладылар.
Иске Камкада ПМК "Мелиорация" һәм "Әлки коммуналь челтәрләре" белән күлләрен чистартканнар, инде Карамалы белән Мәүләшәдә дә шуны эшләмәкчеләр. Җирлек советына бик тә трактор кирәксенәләр, Акберов, район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп:
-Грантка трактор отып аласы иде. Булышыгыз әле,-дип гозерен дә җиткерде.
Үз чыгышын ул болайрак дип йомгаклады:
-Эш күп, билгеле. Тик шунысы яхшы: авылларыбызда яшәүче кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, һәр эштә булышасыз, бергәләп җиңәбез авырлыкларны. Рәхмәт үзегезгә!
Хезмәт белән генә яшәмиләр, бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәләр камкалылар, үзешчәннәре дә актив, үзләрендә дә, күрше авылларга барып та концертлар куялар. Бу турыда ике авылның клуб мөдирләре сөйләде. Карамалы клубы мөдире Рамил Хәсәншинның үз борчуы борчу - клублары бик иске, яңасы кирәк. Әмма 50 тамашачы урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты Иске Камкада салына шул! Өметсез шайтан, ди бит, көтәргә инде Карамалы халкына. Чөнки район җитәкчелеге дә проблеманы белә, хәл итү юлларын эзли.
Тагын бер "күгәрек кадак" бар җирлектә: берничә ел элек балалар юк бит дип ябып куелган бакчаны һич киредән ача алмыйлар. Инде бинасы да табылган, ремонтланган, шәп ишекләр дә куелган. Иң мөһиме - аңлау-яклавы бар. Тик балалар һаман тиешле мәктәпкәчә тәрбия һәм белем алмыйча өйдә утыра…
Район башлыгы Александр Никошин да сүз алды җыенда.
-Авыл җирлегендә яшәүчеләр бик активлар, Акберов үзе дә шундый, безгә һич тынгы бирми. Тормыш дәрәҗәсен яхшырту мөмкинлекләрен эзләп табып кына тора. Тик менә шунысы начар, балалар аз туа, алга китеш юк (былтыр биредә туган дип теркәлгән 6 баланың бишесе читтә яши шул. Ред). Дәүләт уңайлы программалар аша авылларны яшәтүне кайгырта. Яшьләрегезне биредә төпләндерегез, рәхәтләнеп яшәсеннәр,-диде ул.
Җыеннар ахырында район җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хатлары, җирлек башлыгының котлау кәгазьләрен алучылар аеруча күп булды биредә. Беркемне онытмадылар, авылларны тәртиптә тотучылар, ирекле халык дружиначылары, иң күп сөт тапшыручылар, үзешчән сәнгатьтә, спортта катнашучылар. Хәтта иң кечкенә кешеләрен - былтыр туган Нургаяз Вахитовны да онытмадылар, күчтәнәчкә уенчык машина бирделәр.
Күмәк, бердәм халыкның җыелып үткән елга нәтиҗә чыгаруын тыңлап тору да күңелле шул. Билгеле, бер йодрыкка туплаучы кеше булуы да мөһим. Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Акберов әнә шундый лидер. Ә җирлек советы хезмәткәрләре, авыллар активлары аңа һәр башлангычта ышанычлы ярдәмчеләр дә, кушканны җиренә җиткереп үтәүчеләр дә. Шуңа да җирлектә эшләр җайлы бара, шуңа да халык үз депутатларыннан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев