Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы каратэчылары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләр яулады. ФОТО

Киокусинкай каратэ буенча Идел буе Федераль округы чемпионаты һәм беренчелегендә республика данын яклап безнең район спортчылары да чыгыш ясады.

Әлеге бәйгеләр узган якшәмбедә Кама Аланында үтте. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, әлеге ярышлар Россия Спорт министрлыгының календарь планына кертелгән, һәм аның нәтиҗәләре буенча катнашучыларга спорт разряды бирелә. Шактый зур старт взносы түләү зарур булган коммерция турнирларыннан аермалы буларак, министрлык оештырган ярышлар бушлай уза, ди җитәкче.

Бәйгеләрдә республика данын яклап чыгыш ясаган әлкилеләрнең барысы да бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Икенче ел рәттән инде Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 А сыйныф укучысы Андрей Зиньков бу беренчелектә беренче урын яулый. Быел ул, дүрт очрашуда җиңеп, спорт мастерлыгына кандидат исемен раслады. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Кристина Бухарова һәм Алмаз Шәйхетдинов - икенче, Екатерина Зинькова өченче урынга лаек булдылар. Югары Әлкидән Зилә Әсәтова һәм Югары Матактан Милана Варламова шулай ук өченче урыннарда. Ярышларда Идел буеның алты өлкәсеннән 300 дән артык каратэчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев