Әлки районы “Карга” мегафермасының азык утарына яшел массаны 2-3 километрдагы кырдан ташыйлар
Әледән-әле килеп явып киткән яңгырлар терлек азыгы хәзерләүчеләр эшендә комачаулык тудырса да,
хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне чабып сенаж салу дәвам итә. Үзәк Әлки филиалының "Карга" отрядына барып, без механизаторларның ничек эшләгәнен карап кайттык.
"Карга" мегафермасының азык утарына яшел массаны шуннан 2-3 километрдагы кырдан ташыйлар. Аның мәйданы 120 гектар тирәсе. Отряд җитәкчесе Нияз Хәбибуллин белән сөйләшәбез:
-Сенаж салуга керешүебезгә атнадан узды инде. Күпьеллык үләннәрне ике кырдан җыеп бетердек. Менә бу кырда Сәгыйть Мәрдиев "Ягуар" комбайны белән үлән чаптыра. Аның алмашчысы Азат Гатауллин. Егетләр чапканны алты "КамАЗ" автомобиле белән азык утарына ташыйбыз. Биредә эшне төгәлләгәч Хлебодаровка янындагы кырга күчеп, 92 гектарлы мәйданнан ут үләнен чабуга керешәчәкбез,-ди ул.
Авыл җирендә эшләрнең шундый кызу чагы ки, җитәкчеләрне басуларда очратсаң гына. Азык хәзерләүчеләр белән сөйләшеп торган арада яныбызга филиал җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов һәм баш агроном Виктор Лешин килеп җиттеләр.
-Эшләр әлегә яхшы гына бара. Ике сменага күчеп эшли башладык. Безгә тизрәк 550 гектардан ут үләнен чабып бетереп, люцернага төшәргә кирәк. Бу үлән дә өлгереп килә бит, ди,-Рафаэль Имам улы. Аның сүзенә кушылып Виктор Лешин да өстәп куйды:
-Үләннәрне беренче кат чабып алгач, басуларга гектарына 100 килограмм исәбеннән ашлама кертеп, тырмалап чыгабыз. Шулай иткәч, икенче кат чабу вакытына үләннәр уңышы әйбәт булыр. Яшел масса тутырган "КамАЗ"лар бер-бер артлы азык утарына юл тота. Мин дә шул якка таба кузгалам. Менә йөк машинасы үлчәүгә кереп басты. Шофер Владимир Бойков әрҗә бортларын биек итеп тактадан күтәрткән, моны үлән массасы күбрәк сыйсын өчен эшлиләр. Учетчы Зөлфия Әхмәтҗанова үлчәүгә карап:
-Барысы 8,5 тонна булган,-дип өстәлдәге журналга теркәп куйды. Комплексның азык базасы җитәксесе Ильмир Хисамов та шунда, кирәк чакта ярдәм итеп тора.
-Бүген-иртәгә өч мең тонна сыешлы бер сенаж базын тутырабыз. Ваклатылган үлән массасы югары сыйфатлы, дымлылык нәкъ тиешенчә - артык юеш тә түгел, кибеп тә китмәгән,-ди ул.
Үлчәүдән чыккан Владимир Бойков азык утарындагы сенаж базына юнәлде. Баз дип әйтү дөресме икән? Элек кенә бит ул силос-сенажны җиргдә казылган базга сала иделәр. Хәзер исә җир өслегендә тимер бетоннан махсус бортлар ясыйлар. Мондый базларда азык әрәм булмый. Үлән массасын бушату да ансат, машиналар тиз арада йөкләреннән "котылып" кырга юнәлделәр.
Яшел масса кышка кадәр терлекләр өчен сыйфатлы азыкка әйләнсен өчен аны әйбәтләп тыгызлап торырга кирәк. Бу эшне биредә Илдар Вазыйхов башкара. Үргәгарныкы ул үзе, 31 ел инде К-701 тракторында эшли. Исең китәр, тракторына да инде 30 ел икән.
-Көне буе эшләп ардырмыймы?-дип сорыйм Илдардан.
-Бу тракторда җәен кызу, кышын салкын. Анысына өйрәнгән инде. Ә менә көне буе артка каерылып, яшел массаның тиешенчә тыгызлануын карап эшли-эшли муен арый. Хәер, азык хәзерләү озакка сузыла торган эш түгел, бер-ике атнага түзәргә була. Көннәр генә аяз торсын иде,-дип җавап бирде ул.
Илдар - Үзәк Әлки филиалының мактаулы, абруйлы механизаторы. Аңа чит илдә эшләнгән, кабинасында уңайлы шартлар тудырылган тракторны әллә ничә тапкыр тәкъдим иткәннәр. Әмма шул К-701 еннән аерыла алмаган. Үзе бик тыйнак кеше ул, район газетасында басып чыгару эчен фотога төшәргә дә авырлык белән күндердем.
-Яратмыйм мин мактаганнарын. Эшкә килгәндә, бөтен күңелемне биреп башкарам, эленке-салынкы йөрүчеләрне җенем сөйми,-дип карышты ул.
Без Илдар белән шактый вакыт сөйләшеп тордык. Күңеле бөек шул егетнең: узган ел ахырында хатыны Рузалия үлеп киткән. Яшьнәп торган кеше иде ул - уңган да, актив та… Инде балалар үсеп җиткән, тормышлы булган. Алар өчен шатланып, рәхәтләнеп яши торган вакытта Илдар сыңар канатлы булып кала. Ярый әле кече улы әтисенең халәтен аңлап гаиләсе белән төп йортка кайтып яши башлаган.
Без сөйләшеп торган арада үлән массасы төягән тагын бер "КамАЗ" кайтып җитте. Илдар тизрәк тракторына менеп утырырга ашыкты. "КамАЗ"дан бушатылган массаны тигез итеп җәеп, тыгызлап өлгертергә кирәк бит аңа.
Ә шофер егетләр Илнар Саматов, Антон Кузнецов, Зөлфәт Гайфуллин, Шамил Нургалиев, Исмәгыйль Гатин басу белән азык утары арасын күз ачып йомганчы үтеп бертуктаусыз тапаткан үлән ташыйлар. Булдыклы, тырыш егетләр алар. Күиәк хезмәт белән терлек азыгын мулдан хәзерләргә омтылалар. Җәйге чор бит аларга акча эшләп алу өчен кулай вакыт та. Егетләргә эшләрендә уңышлар теләргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев