Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы мәдәният йортында авыр чир белән көрәшүче 16 яшьлек Фазыл Гыйниятуллинны дәвалауга ярдәмгә хәйрия концерты үткәрелде

Үткән атнада район мәдәният йортында хәйрия концерты булды. Анда җыелган акчалар авыр чир белән көрәшүче 16 яшьлек райондашыбыз Фазыл Гыйниятуллинны дәвалауга ярдәмгә юлланды. Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Иртәгә аның кем ишеге шакыйсын берәү дә белми. Әгәр ул иң газиз кешеңнең гомеренә янаучы авыр чир булып килсә…...

Үткән атнада район мәдәният йортында хәйрия концерты булды. Анда җыелган акчалар авыр чир белән көрәшүче 16 яшьлек райондашыбыз Фазыл Гыйниятуллинны дәвалауга ярдәмгә юлланды.

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Иртәгә аның кем ишеге шакыйсын берәү дә белми. Әгәр ул иң газиз кешеңнең гомеренә янаучы авыр чир булып килсә… Мондый хәсрәттән берүк Ходай сакласын. Әмма язмышыңа язылганны күрми булмый. Шундый авыр сынауга дучар булганнарның кайгы белән ялгызы калмавы, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен, таянычын тоюы да бик мөһим.

Иске Әнҗерә авылында туып-үскән Фазылның авырып китүенә инде дүрт елга якын икән. Хәзер ул Казанда хосписта дәвалана. Әнисе Сания дә гел улы янында. Әтисе Равил дә әледән-әле алар янына барып тора. Ата-ананың бердәнбер уллары өчен ничек өзгәләнүләрен аңларга була. Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән әтисе Равил Гыйниятуллинның үзенең дә саулыгы әйбәт түгел. Берничә ел элек ул инсульт кичергән.

Фазылны дәвалау өчен кыйммәтле дарулар алырга ярдәм булыр дип, хәйрия концертын Югары Әлки авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева оештырды. Фәниянең игелекле гамәлләре турында моңа кадәр дә күп ишеткәнебез дә, газетада язганыбыз да бар. Ул туганнары белән бергә Яңа Салмандагы балалар приютына, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалилдар интернат-йортына күчтәнәчләр илтсенме, концертлар әзерләп барсынмы, авылындагы, якын-тирәдәге инвалидларга ярдәм күрсәтсенме…

-Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага рәхмәт, концертны аның белән киңәшләшеп, аның ярдәме белән оештырдык,-ди Фәния. -Ә авылыбыз үзешчәннәре, Казандагы артист дусларым мондый хәйрия чараларында һәрчак бик теләп катнашалар, кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торалар.

Район мәдәният йортында үткән концерт бик бай программалы, матур булды. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итте, һәр номерны алкышларга күмде. Югары Әлки клубы каршында оештырылган "Тургай" ансамбле чыгышы, Фәния Минһаҗева, Альбина Апанаева, Фаил Нигъмәтҗанов, Вилдамир Багау җырлары, Софья Җамал, Рәзит Минһаҗев биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Концертны оста итеп Айзирәк Мисалова һәм Гүзәлия Вафина алып барды.

Фазылга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен район мәдәният йортында махсус әрҗә дә урнаштырылган иде. "Әти-әни, туганнарыбыз концертка килә алмады. Әмма үзләренең ярдәмнәрен тапшыруыбызны сорадылар",-дип анда акча салучылар байтак булды. Ә гомумән хәйрия концертында 50 мең сумга якын акча җыелды. Аны Фәния Фазылның залда утыручы әтисенә тапшырды. Равил Гыйниятуллин концертка килгән, гаиләгә ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде. Фазылның авылдашлары да күп килгән иде. Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова Фазылның бик тырыш, тәртипле укучы булуы, әйбәт укуы турында сөйләде, "бөтен авылыбыз белән аның терелеп аякка басуын телибез", диде.

Без барыбыз да шушы теләктә. Авыр җиңү җиңел булмаса да, өметләнергә, ышанырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев