Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы советының бүген булган утырышында районның 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына бюджеты кабул ителде

Бүген өченче чакырылыш муниципаль район советының унынчы утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Беренче итеп утырышта 2016 елның 11 аенда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды. Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев чыгыш ясады. Муниципаль район советының 17 ноябрьдә булган тугызынчы утырышында 2017...

Бүген өченче чакырылыш муниципаль район советының унынчы утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Беренче итеп утырышта 2016 елның 11 аенда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды. Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев чыгыш ясады.

Муниципаль район советының 17 ноябрьдә булган тугызынчы утырышында 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта тикшерелгән иде. Проект районның рәсми сайтында урнаштырылды, халык тыңлаулары үткәрелде. Бу вакыт эчендә районда яшәүчеләрнең һәм оешма-учреждениеләр җитәкчеләренең бюджет проектына үз тәкъдимнәрен һәм төзәтмәләрен кертергә мөмкинлекләре булды.

Ә бүгенге утырышта район бюджеты проекты депутатларга икенче укылышта карарга тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин доклад белән чыкты.

Проектка кертелгән үзгәрешләр һәм төзәтмәләрне исәпкә алып, депутатлар бюджет проектын хуплап тавыш бирделәр. Шулай итеп, 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты расланды.

Утырышта төрле оештыру мәсьәләләре дә каралды. Алар буенча муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы Лия Мәрдегалләмова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев