Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы яңа 2017 елны нинди уңышлар белән каршылый

Быел район икътисадын һәм җәмгыяви тармакларны үстерүгә предприятиеләр һәм оешмалар төп капиталга 1 млрд. 166 млн. сум инвестицияләр кертелде. Районда яшәүче һәр кешегә күчереп исәпләгәндә 59,9 мең дигән сүз бу. Инвестицияләр нигездә торак төзелешенә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, юл-транспорт объектларын төзү һәм ремонтлауга җәлеп ителде. Авыл хуҗалыгы тармакларына инвесторлар 300...

Быел район икътисадын һәм җәмгыяви тармакларны үстерүгә предприятиеләр һәм оешмалар төп капиталга 1 млрд.

166 млн. сум инвестицияләр кертелде. Районда яшәүче һәр кешегә күчереп исәпләгәндә 59,9 мең дигән сүз бу. Инвестицияләр нигездә торак төзелешенә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, юл-транспорт объектларын төзү һәм ремонтлауга җәлеп ителде. Авыл хуҗалыгы тармакларына инвесторлар 300 миллион сумнан күбрәк акча тотканнар.

* * *

2016 елда район халкы куллануга йөзү бассейны, ике фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария пункты, күпфункцияле үзәк, өч универсаль спорт мәйданчыгы тапшырылды.

* * *

Якынча мәгълүматларга караганда 1 декабрьдә районда 19439 кеше яши. 11 айда 4185 сабый туып, әти-әнисен сөендерде. Демографик вәзгыятьнең төп проблемасы - балаларның аз тууы безнең районга да кагыла. Нәтиҗәдә халык саны кими, әлкилеләр картая.

* * *

Районның икътисадый тармакларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20739,8 сум тәшкил итте (алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 6,7 %). Эшсезләр саны кимү күзәтелде: рәсми төстә теркәлгән эшсезләр бездә 42 кеше. Районның төп тармагы - авыл хуҗалыгында 1,3 мең кеше эшли.

* * *

Гыйнвар-октябрь айларында оешмалар, предприятиеләр, әлкилеләр үзләре 5273 кв.метр торак төзеп куллануга тапшырдылар.

* * *

Елның 11 аенда авыл хуҗалыгы уңганнары 444 мең центнер сөт, 4687 центнер ит җитештерделәр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 132,7 мең тонна уңыш җыеп алынды. Әлки басуларының һәр гектары уртача 32 центнер уңыш бирде. Район авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеге гаять югары: бу тармакта эшләүче һәр кешегә исәпләгәндә 2,7 млн. сумлык продукция реализацияләнгән.

* * *

Район үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә саллы гына өлеш кертә. Бездә хәзерге вакытта 84 кече предприятие һәм 294 эшмәкәр төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә. Кече бизнес 1,5 мең эш урыны булдырды! Район бюджетының үз керемнәренең 10 процентын кече бизнестан кергән салымнар тәшкил итә. Алар 10 айда 180 млн. сумлык товар җитештерде, хезмәт күрсәтте.

* * *

Быел 21 млн. 255 мең сумга ике мәктәп, 24,57 млн. сумга "Каенкай" балалар бакчасы, 4,975 млн. сумга "Яшь имәннәр" лагере төзекләндерелде. 24 августта "Ләйсән" йөзү стадионының куллануга тапшырылуы һәрберебез өчен зур шатлык.

* * *

Район халкының сәламәтлеген кайгыртып, 3302 кешегә диспансер каравы үткәрелде. Үзәк хастаханәнең поликлиника бүлегенә капиталь ремонт ясалды, аңа кушып балалар консультациясе бинасы төзелде. Шулай ук өч ФАП, Юхмачы участок хастаханәсе ремонтланды.

* * *

Авылларыбызда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә әлкилеләр үзара йөкләнгән салым түләү юлы белән зур өлеш керттеләр. Быел халыктан 4,9 миллион сум акча җыелды, бу суммага Татарстан хөкүмәте 13,4 миллион сум өстәде. Шулай итеп, авыллар проблемаларының иң теңкәгә тигәннәрен - юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итүне яхшырту, төнлә урамнарны яктырту, зират тирәләрен яңарту кебек эшләрне башкарырга мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев