Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы юлларында аварияләр саны арткан

Елның 4 аенда район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 9 кеше зыян күргән. Үткән елның шул чорында бу саннар кимрәк булган - 3 авария һәм 5 зыян күрүче теркәлгән. Аварияләрнең берсендә исерек йөртүче гаепле, икесе маневр ясау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Шулай ук бер очракта машина әйләнеп капланган,...

Елның 4 аенда район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 9 кеше зыян күргән. Үткән елның шул чорында бу саннар кимрәк булган - 3 авария һәм 5 зыян күрүче теркәлгән.

Аварияләрнең берсендә исерек йөртүче гаепле, икесе маневр ясау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Шулай ук бер очракта машина әйләнеп капланган, тагын берсендә берелешү теркәлгән.

Билгеле, район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәтен куркынычсыз итү өчен тырышып, кисәтү чаралары күрәләр. Шул ук 4 айда алар 1051 кагыйдә бозу очрагын ачыклаганнар. Алар арасында 26 очрак исерек килеш машина йөртү белән бәйле.

Кагыйдә бозган өчен салынган административ штрафны түләмәүчеләргә карата 45 беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта 33 кешенең 10 мең сумнан артыграк штрафы капланмаган. Ике кешенең автомобиленә арест салынган, 4 машина хуҗасын тоткарлау өчен мәгълүматлар ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгән. Тагын 7 кешенең түләү мөмкинлеге юк, алар белән адреслы эш алып барыла.

Юл хәрәкәте инспекторлары урам-юл челтәрен тиешенчә карап тормаган өчен ике вазыйфалы затны җавапка тартканнар. Район учреждение-оешмаларында, предприятиеләрдә планлы 3 тикшерү үткән. Машиналарны юлга чыгару алдыннан автопредприятиеләрдә тагын 19 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә ике вазыйфалы һәм бер юридик зат җавапка тартылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев